Татарстан мөфтиенең Туган тел көне уңаеннан мөрәҗәгате

21.02.2024 09:54

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле дин кардәшләрем!

Газиз милләттәшләрем!

Бүген – Халыкара туган тел көне. Бу дата барлык халыкларның игътибарын үз телләрен һәм рухи мирасын саклау белән бәйле мәсьәләләргә җәлеп итү өчен сәбәп булып тора.

Һичшиксез, тел халыкның мәдәни мирасын, милли үзенчәлеген, аның кыйммәтләрен саклау һәм үстерүнең иң көчле коралы булып тора. Ә аерым милләт вәкиле өчен туган тел – аның шәхесен, менталитетын, холкын, дөньяга карашын һәм танып белүен формалаштыручы төшенчә.

Кызганычка каршы, татар халкы өчен туган телне саклау әле һаман көнүзәк мәсьәлә булып кала бирә. Гасырлардан килгән асыл телебезне җуеп, аның белән бергә без үзебезнең мәдәни кодны һәм ата-бабаларыбыз хәтерен дә югалта барабыз. Ә Коръәндә болай дип әйтелә:

إِنَّ اللَّهَ لَا يُغَيِّرُ مَا بِقَوْمٍ حَتَّى يُغَيِّرُوا مَا بِأَنفُسِهِمْ

Мәгънәсе: “Һичшиксез, алар (кешеләр) үз нәфесләрендә булганны алмаштырмый торып, Аллаһ кешеләрдә булганны алмаштырмый” (“Әр-Рад”, 11 аять). Ягъни Аллаһы Тәгалә тырышлык куйган һәм үз-үзе өстендә эшләгән кешеләргә ярдәм итә икән. Димәк ки, татар телен саклап калу – һәр татарның бурычы дигән сүз. Бүгенге көндә өйдә, эштә, укуда туган телдә сөйләшү, уку һәм язу, балаларда аңа карата мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү, туган телне фәндә һәм сәясәттә үстерү, мөмкин кадәр киңрәк тарату һәм куллану, чын мәгънәсендә икетеллелек принцибына таяну өчен бернинди киртәләр юк... Кадерле милләттәшләр, мин сезне шуларны башкарырга чакырам! Бу – ата-бабаларыбыз һәм киләчәк буыннар алдындагы бурычыбыз.

Аллаһы Тәгалә барлык халыкларны да үзенчәлекле итеп яралткан: һәркайсының үз мәдәнияте һәм туган теле бар. Әгәр дә без бу дөньяга татарлар булып туганбыз икән, димәк, бу – Аллаһ ихтыяры. Ул безгә бөек халкыбызның дәвамчылары булырга кушкан. Шуңа күрә тәкъдиребезне Аңа рәхмәтле булып, яшәешебезнең мәгънәсенә төшенеп һәм Аның ризалыгына ирешү нияте белән үтәргә кирәк. Коръәндә болай дип әйтелә:

وَمِنْ آيَاتِهِ خَلْقُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَاخْتِلَافُ أَلْسِنَتِكُمْ وَأَلْوَانِكُمْ إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَاتٍ لِّلْعَالِمِينَ

Мәгънәсе: “Аллаһы Тәгаләнең олуглыгының һәм кодрәтенең билгеләреннән күкләрне һәм җирне яралтуы, һәм телләрегезнең һәм үзегезнең (тән тиресенең төсе) төрле булуы. Хакыйкатьтә, боларда белүчеләр өчен билгеләр бардыр”. Икенче сүз белән әйткәндә, телләрнең күптөрлелегендә Аллаһның Хикмәте һәм Бөеклеге бардыр. Ә әгәр Яралтучыбыз кешелекне шулай яралткан икән, безнең үз туган телебезне югалтырга хакыбыз бармы?! Юк, әлбәттә. Әмма аны Аллаһның әманәте итеп саклауда изге  бурычыбыз бар.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Сезне Аллаһ, ата-аналарыбыз һәм ата-бабаларыбыз әманәт итеп тапшырган туган телне яратырга, сакларга, өйрәнергә,  балаларга һәм оныкларга тапшырырга чакырам!

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана