Татарстан Мөфтиенең изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате

10.03.2024 18:13

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Күптән көтеп алынган изге Рамазан ае бөтен дөньяга олы бәхет булып керте. Мин Рамазан сәбәпле сезнең эчкерсез һәм тыеп булмаслык шатлыкларыгызны уртаклашам һәм ихластан сезне елның иң бәрәкәтле һәм сәгадәтле көннәре җитүе белән тәбриклим!

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ, Рамазан ае кергәч, сәхабәләренә болай дигән:

« قَدْ جَاءَكُمْ رَمَضَانُ، شَهْرٌ مُبَارَكٌ، افترَضَ اللهُ عَلَيْكُمْ صِيَامَهُ، تُفتَحُ فِيهِ أَبْوَابُ الْجَنَّةِ، وَتُغْلَقُ فِيهِ أَبْوَابُ الْجَحيمِ، وَتُغَلُّ فِيهِ الشَّيَاطِينُ، فِيهِ لَيْلَةٌ خَيْرٌ مِنْ أَلْفِ شَهْرٍ، مَنْ حُرِمَ خَيْرَهَا فَقَدَ حُرِمَ».
 

«Сезгә Рамазан – мөбәрак ай килде. Рамазанда күкләрнең капкалары ачыла, җәһәннәмнең капкалары исә ябыла, ә шайтан богаулана. Анда мең айдан да олугърак булган бер төн бар. Һәм кем шул төннең әҗерләрен ычкындырса, шул (хәерләрдән) мәхрүм кала» (имам ән-Нәсаиның «Сунан» китабы, №2106; имам Әхмәднең «Сунан» китабы, №9497). Ягъни Рамазан – шундый вакыт, ул кергәч, күкләр һәм Җир йөзе Аллаһ Раббыбызның бөек Рәхмәтләре һәм мәгъфирәте белән тула, өммәтебездә игелек һәм мәрхәмәт, кардәшлек, дингә хезмәт кылу һәм Яралтучының ризалыгына ирешү омтылышлары хөкем сөрә, бар тирә-якта Коръән уку һәм дога ишетелә, ә тәрәзәләрдә таң беленә башлаганчы ук сәхәргә утлар кабына… Хактыр ки, йортларыбыздагы бу утлар иманыбызның нуры шикелле булыр.

Әбү Сәламә ибне Габдуррәхман ибне Гауф үзенең атасыннан Рәсүлебез ﷺ әйткән сүзләрен җиткерә:

 "إِنَّ اللهَ عَزَّ وَجَلَّ افْتَرَضَ صَوْمَ رَمَضَانَ وَسَنَنْتُ قِيَامَهُ، فَمَنْ صَامَهُ إِيمَانًا وَاحْتِسَابًا وَيَقِينًا، كَانَ كَفَّارَةً لِمَا مَضَى أَوْ لِمَا سَلَفَ".
 

«Хактыр, Аллаһ сезгә Рамазанда ураза тотарга кушкан, ә мин (Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ) бу айда төнге намаз укуны сөннәт кылдым. Һәм иман, өмет һәм ихласлык белән ураза тоткан кешенең гөнаһлары (Аллаһ тарафыннан) гафу ителер» (имам әл-Бәйхакыйның «Шугаиб әл-иман» китабы, №3342). Күрәсез: Рамазан – ул ураза һәм тәравих намазлары ае. Раббыбыз аларны кылган өчен безгә Үзенә генә мәгълүм булган бөек күләмнәрдә саваплар вәгъдә итә. Ураза тотучы нәфес һәм фани рәхәтлекләрдән бушаган һәм чистарынган, көчле иман, тәкъвалык белән тулып бара торган савытка тиң. Шуңа күрә шушы изге айны намус һәм ихласлык белән – гыйбадәтләрне башкарып, ураза тотып, Коръән укып һәм игелекле гамәлләр кылып үткәргән кеше, һичшиксез, Яралтучыбызның рәхмәтләренә, әҗерләре һәм бәрәкәтләренә күмеләчәк. Һәм киресенчә: кем нәфсенә иярсә һәм гыйбадәтләрдә ялкаулык күрсәтсә, шул үзенә зыян салачак.

Рамазанда Рәсүлебезнең ﷺ күпләп Коръән укыганы билгеле. Ул бу изге көн-төннәрне әнә шул рәвешле олылаган, чөнки бу айда Аллаһ Үзенең Китабын иңдергән. Чыннан да кешеләргә хак юлның ачык дәлилләре һәм бәхетле гомердә яшәү өчен кулланма бүләк ителгән бу ай изге һәм мәртәбәле булып саналырга хаклы! Шуңа күрә Коръәнне көн саен уку, аны хәтем кылу  Рамазанның тагын бер олы һәм мөһим гыйбадәте булып тора.

Газиз милләттәшләр! Татарстанда Рамазан ае, Аллаһ боерса, бик эчтәлекле итеп узар: мәчетләрдә ифтарлар һәм тәравихлар оештырылачак, беренче көннән үк күркәм гадәткә әйләнгән “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны игълан ителәчәк, урамнарда изге ай мохитен тудыру өчен үткәрелә торган “Нурлы Рамазан” бәйгесе катнашучылары арасында хаҗга юллама уйнатылачак, 12нче Республикакүләм ифтар узачак һ.б. Шушы чараларга рәхим итегез!

ИншәАллаһ, Раббыбызның барлык әмерләрен һәм сөекле пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәтен үтәгән дин кардәшләребез Ахирәттә дә иң югары әҗерләргә ирешер, бу дөньяда да эшләрендә бәрәкәтләргә лаек булыр һәм иң мөһиме – гөнаһларыннан арыныр. Аллаһы Тәгалә безгә Рамазан аена ниятләгән барлык гыйбадәтләребезне һәм игелекле гамәлләребезне башкарырга насыйп итсен һәм алар өчен, ихлас һәм сабыр мөселманнар итеп күреп, Җәннәтләре белән бүләкләсен. Амин.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана