Илдус хәзрәт Фәиз: Казан мөселман кинофестивале – ислам традицияләренең күпгасырлык һәм дөньякүләм рухи-әхлакый потенциалын ачарга ярдәм итә

06.09.2012 11:01

Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү! Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар, сезне сәламләвемә бик шатмын. Заманча кинематография, аерым алганда, Казан мөселман кинофестивале – ислам традицияләренең күпгасырлык һәм дөньякүләм рухи-әхлакый потенциалын ачарга ярдәм итүче, дәвам итүче мәдәни зур чара. Фестивальнең әһәмияте кешеләр өчен мөһим мәсьәләләргә тиз арада игътибар юнәлтүче динамик сәнгать - киноны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүендә дә чагылыш таба. Шуңа да, Казан мөселман кинофестивале мөселман өммәтен борчыган темаларны кино сәнгате аша күрсәтеп, дөньякүләм иҗтимагый диалог коруына өметләнәбез.

Шулай ук, иҗади эшләрен бу фестивальдә тәкъдим иткән сәнгатькарләргә рәхмәтемне белдерәсем килә. Ислам – дөнья мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше, Җир йөзендә яшәүче миллиард ярымнан артык кеше өчен төп юнәлеш булып тора. Бу кешеләр тормышы турында сөйләргә кирәк, алар хакында эндәшми калырга ярамый. Аллага шөкер, бүгенге көндә иҗатларын мөселманнарга багышлаган талантлар бар. Һәм шушы талантлар катнашкан  фестивальнең милләтара һәм динара дуслык - татулык белән аерылып торган  Татарстан башкаласында үткәрелүе безне аеруча шатландыра.

Ислам дине интеллектуаль һәм мәдәни үсешне хуплый. Бүген дә бу үзенчәлекне дәвам итеп, Казан мөселман кинофестивалендә катнашучыларга яхшы, уңай бәяләмәләр алуларын, ә тамашачыларга яңа кино сәнгате казанышларын күрүләрен һәм күңелләре рухи кыйммәтләр белән тагын да баюын телим. 

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

 
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана