Барлык гамәлләребезне Аллаһы Тәгаләгә генә багышлыйк

14.02.2013 11:04

Безнең һәрбер адымыбыз тирә-ягыбызны әйләндереп алган мохиткә юнәлтелгән. Бу даими процесс – һәр кеше дөньяга ниндидер йогынты ясый. Без башкалардан изгелек, киң күңеллелек һәм ачык йөз көтәбез, өмет итәбез. Ләкин үзебез дә башкаларга карата шундый була алабызмы соң? Кешеләрдән  әхлак, иҗтимагый активлык, шәхси мөнфәгатьләрен онытып, башкаларга файда китерүне таләп иткәндә без үзебездән тагын да күбрәк таләп итәргә тиешбез.

Мәһабәт һәм матур йорт төзү нигез салудан түгел, ә ниндидер бер матур, якты, мөһим бина кору ниятеннән башлана. Һәм инде шуннан соң гына һәрбер гамәлебез ниятебезгә туры киләчәк. Барлык эшләребез дә Аллаһы Тәгаләгә багышланган булырга тиеш, моның шулай икәнен бары тик үзебез һәм Раббыбыз гына белә. Башка кешене тикшерү, бәяләү, аның гамәлләренең асылын чамаларга тырышу Аллаһы Тәгаләгә багышлаган үз эшебезне ташлауга тиң. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллалаһу гәләйһи вәсәлләмнең сөннәтендә болай диелгән: яхшы мөселман үз кимчелекләрен эзләгәндә, башкаларда кимчелекләр күрү өчен вакыт тапмас. Барыбыз да бу сүзләргә колак салсак, ыгы-зыгылардан, талашлардан һәм сугышлардан котылып калу белән бергә, һәрберебез үз эшен башкарып, бер бөтен ныгытма төзи алачакбыз.

Шуның белән беррәттән, барлык өметләребезне үзебезгә багларга тиешбез. Еш кына без кылган яхшылыкларыбыз өчен башкалардан изгелек көтәбез. Ләкин әйләнә-тирәдәгеләр ниятләребезне, гамәлләребезне ничек аңлаганны белә алабызмы соң?! Шуңа күрә дә башкачарак уйлау  дөресрәк булыр: һәрвакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәт саллалаһу гәләйһи вәсәлләм кебек кешеләр үрнәген ист тотып, игелекле гамәлләрне үзебездән көтик. Һәм бары тик Аллаһы Тәгаләнең генә рәхим-шәфкатенә өметләник.

Гомеребезнең һәрбер минуты – хезмәт, аның җимешләрен без ахирәттә татыячакбыз. Ялкаулыкны, эгоизмны, ачуны, кешеләргә карата битарафлылыкны, белемсезлекне һәм рухи көчсезлекне җиңү  - тормышыбыздагы төп хезмәт. Шуңа күрә башкаларның сүзләрен һәм гамәлләрен тикшергәнче, безгә үз-үзебезне тәрбияләргә, кылган гамәлләребез турында уйланырга кирәк. Үз-үзеңне аңлау, тану, өйрәнү – Аллаһы Тәгаләне аңларга тырышуның бер юлы ул.

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана