Мордва Республикасы Мөфтие Габделкәрим хәзрәт Габдрәшитовның үлеменә бәйле рәвештә Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзовның мөрәҗәгате

10.11.2011 11:05

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Габделкәрим хәзрәт Габдрәшитовның туганнарының, якыннарының, гомумән, Мордва республикасы мөселманнарының тирән кайгысын уртаклашам.

Якыныңны югалту – һәрберебез өчен дә иң авыр сынауларның берсе. Үлем ул котылгысыз һәм һәрберебезгә дә киләчәк. Шулай да дөньяның җилбегәсен тотып барырдай көчле, гайрәтле кешеләрнең кисәктән генә үлеме – олы кайгы ул. Сезнең тирән кайгыгызны һәм зур югалту ачысын бүлешәбез. Әлеге авыр минутларда Аллаһы Тәгалә Сезгә көч һәм сабырлык бирсен иде.

 

 Ихтирам һәм изге догалар белән,

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары

Диния нәзарәте рәис, Мөфти                                                                                            Илдус хәзрәт Фәйзов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана