Ибраһим Дударовның фаҗигале үлеме сәбәпле Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз мөрәҗәгате

27.12.2012 11:05

Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү! Ибраһим Дударовның туганнары һәм якыннарының, шулай ук барлык Төньяк Осетия мөселманнарының тирән кайгысын уртаклашам. Өммәтебез өчен рухи юлбашчыларның берсе булган кардәшебез үлеме – зур фаҗига, Татарстан өммәте дә Алания мөселманнары белән бергә сыкрана.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) үзенең вәгазендә җиткерә: “Кешеләр олы гамәлләре өчен дә, кечкенә гамәлләре өчен дә җавап тотачаклар”, беркем дә гөнаһлары өчен җәзадан азат ителмәячәк, Аллаһ – иң гадел хаким. 

Татарстан мөселманнары күпләрнең рухи остазы булган Ибраһим Дударов өчен дога кыла.

Чынлыкта, барыбыз да Аллаһы Тәгаләдән һәм барыбыз да Аңа кайтачакбыз.

Изге догалар белән,

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

Мфти Илдус хәзрәт Фәиз

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана