Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең Белем көне уңаеннан мөрәҗәгате

31.08.2012 11:05

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән республикабыз укучыларын, укытучыларын һәм студентларны Белем көне белән котлыйм!

Тормышта иң зур кыйммәтләрнең берсе – гыйлем. Аң-белем туплап кына без дөньядагы хәлләрне дөрес бәяләргә өйрәнәбез, шуның белән бергә игелекле, яхшы эшләр кылуыбызга ышаныч ныгый, арта. Менә шул сәбәпле дә ислам динендә гыйлем туплауга зур әһәмият бирелә. Рәсүлебез Мөхәммәд (сгв) Сөннәтендә болай диелгән: “Белемгә омтылу – һәр мөселманның бурычы”.

1 сентябрь – белем алучыларга да, укытучылар өчен дә аеруча әһәмиятле көн. Ничек һәм кем булып каршы алуыбызга да карамастан, бу бәйрәм барыбыз өчен дә өмет һәм багланышлар көне булып кала. Беренче сыйныфка кергән сабыймы, яки югары уку йортының бишенче курсында укучы студентмы, яисә күп еллар дәвамында балаларга белем биргән тәҗрибәле укытучымы – барысы да 1 сентябрьне яңа үрләр яулау, тәҗрибә туплый башларга этәргеч бирүче бәйрәм кебек кабул итә.

Галимнәр зирәклеге һәм мөгаллимнәрнең тәҗрибәләре аша дөньяны бөтен тулылыгы белән тану мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә балаларыбызны рухи-мәдәни кыйммәтләребез ярдәмендә тәрбияләргә шартлар җитәрлек. Республикабызда Исламның зур педагогик дәрәҗәсе, байлыгы, потенциалы һәм тарихи фәнни уңышлары тупланган, без бу мөмкинлекне югалтмаска тиеш. Чөнки балаларыбызның акыл һәм рухи үсешен кайгырту – ул киләчәккә салынган иң уңышлы инвестиция булып тора.

Гыйлем алу омтылышыбыз беркайчан да кимемәсен, чөнки Аллаһы Тәгалә дөньяга иңдергән хикмәт чиксез.

 

ҮДО – ТР МДН рәисе,

Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана