Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең Истанбулдагы VIII Евразия ислам съездында ясаган чыгышы

23.11.2012 11:06

Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү!

Еллар үткән саен тарих та үзгәрә бара. Гасырлар арасында гына түгел, берничә дистә ел эчендә дә вакыйгаларның башка юнәлеш алуын күрә алабыз. Хәзерге россиялеләр билгеле бер дәүләттә тусалар да, үзләренең тормышларын башка мохиттә, ягъни элеккеге чикләр шартлылыкка әйләнгән, барысы да дөнья стандартлары белән үлчәнгән җәмгыятьтә корырга мәҗбүрләр. Глобальләшү тормышның һәр өлкәсенә дә, шул исәптән рухи дөньябызга да үзенең төзәтмәләрен кертеп килә.

Динебез һәм мәдәниятебез ярдәмендә оешкан рухи асылыбыз ата-бабаларыбыздан калган тарихи үзенчәлекне һәм татар халкының үзгә менталитетын билгеләп килде. Бүген исә ислам динен һәм татарларның милли мәдәниятен берләштергән идеалларга – бер мәдәнияткә генә кайтып калган мохиттә югалу куркынычы яный, ә бу үз чиратында милләтебезнең рухи нигезләрен какшатуга һәм адәм балаларының шәхси үзенчәлекләренең гоуммассада эреп югалуына китерә.

Ислам өчен этник чикләүләр юк, ул – дөньякүләм дин, шул ук вакытта ислам тәгълиматы кешенең милли үзаңына да тискәре йогынты ясамый. Аллаһы Тәгалә безне халыклар һәм кавемнәр итеп яралткан, һәр халыкны үзләренә генә хас булган сыйфатлар белән бүләкләгән. Тарихтан билгеле булганча, ислам дине еш кына милләтләрне берләштерүче бер көч буларак яшәп килде, мисалга, төрки милләтләрне генә алыйк. Инде ничә гасырлар дәвамында ислам дине татарларның аерылгысыз бер рухи кыйбласы ролен үтәде, шуңа да халкыбыз бер гасырга сузылган атеизм чорында да үзенең рухи кыйммәтләрен югалтмады. Хәнәфи мәзһәбе аркылы җиткерелгән  ата-бабаларыбыз һәм пәйгамбәрләребез (аларга Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) динен үстерү, ныгыту өстендә эшләү безнең төп максатыбыз булырга тиеш.

Бер караганда, бүгенге көндә дини һәм мәдәни гореф-гадәтләребезне иркен рәвештә үти алабыз кебек, шулай да безгә чит булган дини агым-юнәлешләрне көчләп тагу белән дә еш очрашырга туры килә. Бу күренеш демократик җәмгыять принципларына, гомумән, туры килми. Социологлар раславынча, XXI гасыр – хәвеф-хәтәрләр җәмгыяте, ләкин алар моның төп сәбәбен бары тик җәмгыятьтәге икътисади һәм сәяси үзгәрешләргә генә кайтарып калдыра. Безгә янаган иң зур куркыныч, минемчә, – рухи кыйммәтләребезнең җимерелүендә. Ислам – дини төшенчәләр белән аңлатылган гыйбарә генә түгел, ә, иң беренче чиратта, җәмгыятебездәге һәр кешенең шәхсән үсеше, үзара мөнәсәбәтләребезнең нигезе һәм дәүләтне оештыра алырдай көч. Шуңа да бүген безгә дини һәм мәдәни кыйммәтләребезне саклап калу юлында эшләргә кирәк, шул очракта киләсе буыннарның рухи үсеше өчен дә ныклы җирлек булачак.

Бүгенге көнебез, яшәешебез иртәгесе көндә тарих битләренә язылачак, шуңа аның ничек-нинди булуы өчен барыбыз да җаваплы. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә дә иң хәерлесен, файдалысын гына бирә. Аның биргәннәрен тиешенчә кабул итәбезме, дөрес кулланабызмы соң? Без булганны җимереп һәм көч кулланып тәртип урнаштырырга теләгәннәр кебек түгел, киресенчә, рухи үсеш юлында хезмәт итәргә тиешбез. Чөнки бары тик шул юл белән генә Аллаһы Тәгалә адәм балаларына кушып калдырган тынычлык һәм татулыкка ирешә алачакбыз. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана