Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең Сәет әфәнде әл-Чиркәвинең үлеме уңаеннан белдерүе

29.08.2012 11:07

Янә зур югалту кичерәбез. Меңләгән мөселманнарның рухи остазы, мөселманнар арасында, гомумән, җәмгыятебездә зур дәрәҗәгә ия булган, экстремизмга каршы ачыктан-ачык көрәш алып барган дин әһеле Сәет әл-Чиркәви үтерелде. Сәет әл-Чиркәвинең үлеме мөселман өммәтебез өчен әйтеп бетергесез зур югалту. Татарстан мөселманнары да Дагыстан халкы белән бергә хәсрәт кичерә, сыкрана, сызлана. Сәет әфәнденең туганнарының, якыннарының һәм шәкертләренең тирән кайгысын уртаклашабыз.

Шактый катлаулы заманда яшибез. Һәр атнада диярлек безнең арадан иң күренекле дин белгечләре һәм дин әһелләре китә. Мөфтиләр, аларның урынбасарлары, имамнар, мәгърифәтчеләребезнең гомерләрен өзүдән дә курыкмыйлар. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә Үзенең динен үстереп, хакыйкать нурын таратучыларның гомерләренә кизәнгән кешеләрне тугры юлга күндерсә, иман бирсә иде.

Террорчыларның милләте дә, дине дә юк. Кеше гомерен өзү алар өчен берни дә тормый. Шуңа да илебезнең барлык гражданнарын да экстремизм һәм террорчылыкка каршы торырга чакырабыз.

ҮДО – ТР МДН рәисе,

Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана