Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фаизнең Республика һәм шәһәр көне белән котлавы

29.08.2012 11:08

Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү! Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да 30 август – Республика һәм шәһәр көне белән тәбрик итәм! Республикабызның яңа чор тарихы ике дистә елдан артык вакытны үз эченә ала. Бу рухи һәм мәдәни яңарыш елларында, без ныклы ышаныч казана алдык, һәм хәзер кыю рәвештә уңышка ирешүләребез белән горурлана алабыз.

Бүген безнең күңелләребез шатлык белән тулы: татар халкы бердәмлеккә омтылып һәм үз диненең мирасын өйрәнеп-барлап, хәзерге чынбарлыкның катлаулы күренешләрен җиңеп чыгарга өмет-ышаныч  бирүче Ислам тәгълиматларына таянып яши ала. Исламның әхлакый кыйммәтләре безгә дуслык-татулык һәм динара, милләтара толерантлык мохитен барлыкка китерергә ярдәм итте. Иншә Аллаһ, уңышларыбыз киләчәк буыннарга да горурланырлык бер үрнәк күрсәткеч булып барып ирешер, алга таба да республикабызның алгарышына ярдәм итәр.   

Аллаһы Тәгалә татарстанлыларга авырлыкларны җиңеп чыгуда рухи ныклык, бердәмлек, сабырлык әйләсен, дини-милли байлыгыбызны саклауда һәм үстерүдә ярдәменнән ташламаса иде.

Хак Тәгаләнең сезгә чиксез сәламе, рәхмәте вә бәрәкәте бу дөньяда да һәм ахирәттә дә булса иде!

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана