Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең Ураза гаете белән котлавы

17.08.2012 11:09

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ!

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне якынлашып килүче Ураза гаете - Гайдел Фитыр белән ихлас күңелдән котлыйм.

Бер ай буена уразалар тотып, тәравих намазлары укып, нәфел гыйбадәтләрендә рухи чистарыну һәм ныклык җыеп, шушы мөбарәк булган Ураза гаетенә дә килү бәхетенә ирештек. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләгә тагын да якынаеп, изге гамәл-гыйбадәтләребезне арттырып, үзебезнең рухыбызга булган игътибарны үстердек, күңелләребезне иман нуры белән бизәдек. Аллаһы Тәгалә каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлелеккә ирешә алдык.

Шушы Рамазан шәриф аенда җыйган рухи көчебез ел дәвамында изге гамәлләрдә дәвам итәр, һәрбарчабызны изгелеккә, өммәтебез өчен файдалы булган эшләргә чакырып торыр, мөселман өммәтен тагы да ныгытуга алып килер.

Ураза бәйрәме һәрбер йортка бәрәкәт алып килсен, күңелләребезне рухи ныклыкка ирештереп, иман байлыгы, яңа шатлыклар һәм өметләр белән киләсе Рамазан шәриф айларын исәнлектә-саулыкта каршыларга язсын! Аллаһы Тәгалә кылган изге гамәлләребезне кабуллардан кылып, халкыбызга, динебезгә, ватаныбызга хезмәт итәргә яңа көч-куәтләр бирсә иде.

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне, биргән сәдакаләрабызны кабул итеп, үзенең рәхим-шәфкатенә ирештерсен. Амин!

 

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан Республикасы мөселманнары

Диния нәзарәте рәисе, мөфти                                                                                                                           Илдус хәзрәт Фәиз

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана