1 сентябрь - Гыйлем көне уңаеннан Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның мөрәҗәгате

31.08.2011 11:10

Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мәктәп укучыларын, студентларны, ата-аналарны, укытучыларны, гомумән, һәркемне әлеге олуг бәйрәм – Гыйлем көне белән тәбрик итәм.

1 сентябрь – белем туплаудагы яңа этап. Әлеге көн, мәктәп һәм башка уку йортларында белем алучылар өчен генә түгел, яңа буын тәрбиясен кайгырткан һәркайсыбыз өчен дә мөһим вакыйга.

XXI  гасыр – җәмгыятебезнең гаять тә катлаулы чоры. Шуңа да бүгенге көндә бары тирән гыйлемгә ия булганнар гына тормышта үз юлларын таба ала, бары гыйлемле кешеләр генә уңышка ирешәләр, бары гыйлемле яшьләргә генә милләтнең, мөселман өммәтенең киләчәген ышанып тапшыра алабыз.   

Татар халкында юкка гына “Гыйлемне бишектән ләхеткәчә алыгыз” дип әйтмиләр. Мәгариф системасы халкыбыз, милләтебез, динебез тарихында элек-электән әһәмиятле өлкәләрнең берсе булып килде. Халкыбызның йөзен һәрвакытта та гыйлемле зыялылар билгеләде. Шул исәптән, дини һәм дөньяви гыйлемне бергә үреп алып бардылар. Мөхәммәд пәйгамбәребез (сгв) дә “Гыйлем алу мөэмин мөселманнар өчен фарыз гамәл” дигән.

Әлеге бәйрәм, әйтеп үткәнемчә, аерым бер катлам кешеләре өчен генә түгел, тулаем җәмгыятебезнең бәйрәме. Шуңа да милләтебезнең, динебезнең, халкыбызның йөзе, киләчәге, тарихы бары гыйлемле кешеләрдән генә тора. Әйдәгез, бергәләшеп үзебезнең киләчәк тарихыбызны язуга өлеш кертик, гыйлемле, инсафлы кавем тәрбиялик. Милләтебезнең тарихын югары гыйлемгә ия булган зыялы аксакаллар билгеләсә, киләчәгебез үз эшләренең белгечләре булган гыйлемле яңа буын көтә.

Хәерле елларда һәркайсыбызга да файдалы гыйлемнәр насыйп булсын!

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти                                                                                Илдус хәзрәт Фәйзов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана