Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең ТР Дәүләт Советының чираттан тыш утырышында ясаган чыгышы

03.08.2012 11:11

Хөрмәтле Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов! Мөхтәрәм кардәшләр!

Бүген биредә сезнең белән бергә булуыма бик шатмын. Җәмгыятебезгә бәйле булган актуаль мәсьәләләр күтәрелә, һәм бу мәсьәләләрне ил башы, халык вәкилләре, хәзрәтләрнең бергәләшеп чишәргә тырышулары куандыра.

 

Аллаһының рәхмәте, бик тә кызык һәм кызганыч вакытта яшибез. Кызык, чөнки көн саен фәнни-техник прогрессның ашыгыч адымнарын күреп, тоеп, кулланып яшәргә мөмкинлегебез җитәрлек, ә кызганыч – шул фәнни-техник үсеш заманында кеше көннән-көн кырыслана, бәгыре таш булып ката. Моның ачык мисалы булып соңгы вакыйгалар тора: кеше үтерү, кешенең гомеренә һөҗүм итү. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Вә ләә тәкътулү нәфсә иллә бил хаккый”, ди. Бу үтерү, гомергә һөҗүм итү гади кешеләргә түгел, Аллаһының тынычлык, иминлек, бер-береңне хөрмәт итү сүзләрен җиткерүчеләргә юнәлде. Инде безгә, дин әһелләренә карата, шушындый яманлык булганда, гади кешегә, гади халыкка нишләргә?

Ни өчен, нинди зыян тиде? Берәүләр ислам динен үзләренең пычрак сәяси фикерләрен үткәрер өчен куллана, ә аларга "динне үзегезнең сәяси мәнфәгатьләрегез өчен кулланмагыз, халыкка хакыйки динне җиткерергә кирәк. Адәм баласына күңел тынычлыгы мөһим. Җәмгыятьтә әдәп, кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләргә кирәк", - дигән өчен генә кеше үтерергә, һөҗүм  итәргә кирәк булдымы?!

Аллаһы Тәгалә Вәлиулла хәзрәтнең рухын шат кылсын. Шәһитләр җөмләсеннән кабул кылсын.

Сәбәпләре нидә? Ни өчен болай килеп чыкты?

Ил көнебездә тынычлыкны бетереп, тотрыклылыкны какшатырга тырышучы кайбер кешеләрнең икеле стандартлар белән яшәп, ялган юл алып барырга теләүләре бер сәбәп булса, икенчесе - аерым сәяси көчләрнең динне кулланып, Россия Федерациясендә – Ливия, Миср, Сүрия һ.б. шәһәрләрдәге кебек - илне утка, канга батыру теләге тора.

Ихлас күңелемнән Президентыбызга Аллаһының рәхмәте яусын дип әйтәсе килә! Мондый авыр вакытта курыкмыйча, җиң сызганып, җәмгыятебез, илебездә тынычлык булдырыр өчен, милләтебез чәчәк атсын дип, әби-бабайлардан килгән Ислам диненең юлын саклап калу юнәлешендә бик зур көч куя! Бу мәсьәләдә үзенең принципиаль булуы Татарстан халкына һәм шулай ук безгә, дин әһелләренә, бергәләшеп, бердәм булып эшләргә көч-дәрт бирә.

Менә биредә утырган хәзрәтләр дә, депутатлар кебек үк, халык вәкилләре. Минемчә, шушы залда булган бердәмлек – ул урыннардагы бердәмлекнең олы бер күренеше. Чөнки Татарстан халкы гомер-гомердән – авырлыклар килгәндә дә, шатлыкта да – бердәм булып, мәсьәләне уртага салып, бергәләп фикерләшеп чишә килде.

Әлбәттә, бу вакыйгалар ил-көнебезнең тынычлыгын алды. Иминлек, татулык яклап, кеше сөючәнлекләре белән дөньяга танылган татар мөселманнарына карата, бандитлык ысулларын куллануның беренче очрагы пәйда булды. Әлбәттә, бу вакыйгага күптәннән әзерлек барды. Тамырлары бик тирәндә ята. Чөнки мулланы түбәнсетү, кимсетү моңа чаклы җәмгыятьтә аерым бер ысуллар белән тәрбияләнеп килде. Дин әһелен, руханины гел пычрату барды (кызганычка әле бүген дә ул дәвам итә). Бигрәк тә моңа кайбер массакүләм мәгълүмәт чаралары үзенең көчен куя. Аларга кызык, сенсация, җәнҗал кирәк. Шулай ук, бераз бисмилланы өйрәнеп, диндә үзенең өлешен кертергә, динне үзе аңлаганча үзгәртергә, үзенең амбицияләренә яраклаштырырга тырышучылар да барлыкка килде. Шулай ук диннең асылын юкка чыгарып, аны сәяси бер идеологик юнәлеш итеп кабул итүчеләр дә юк түгел. Динне бизнес итеп кулланучы адәмнәр дә пәйда булды. Экзотик бер хобби итеп тотучылар да бар. Боларның һәрберсе үзен диндә маһир, белгеч итеп тоя. Бу – бик тә куркыныч күренеш. Әле андый кешеләр ниндидер бер административ постларда да тора торган булсалар, бөтенләй эш харап. Бу хәл исламга җитди карамаганга һәм динне төгәл аңлап бетермәү аркасында килеп чыга. Һәр эшнең үз белгече бар. Диннең белгече – муллалар, мөфтиләр. Аллаһы Тәгалә белмәгән нәрсәгезне белгечләрдән сорагыз, ди.

Бүген Исламның традицион юнәлешен тотучы имамнарны Татарстандагы тотрыклыкны җимерүдә гаепләмәкче булалар. Муллалар үзара сугыша, акча-урын өчен көрәшәләр дип гаеп такмакчы булалар.

Традицион юнәлештә булган мөселманнарның, шәхсән Диния Нәзарәте һәм аңа бәйле булган мәчетләрнең бер генә "гаебе" бар: без җәмгыятьне Ислам динен Аллаһы Тәгалә кушканча, шәригать кысаларында, тәрбияләү юнәлешендә кулланырга чакырабыз. Халыктан аерылмаска, дәүләттән аерылмаска өндибез. Ватанны сөяргә, мәрхәмәтле булырга, киләчәк буыннарга хәерле тормыш булсын өчен тырышырга чакырабыз. Мөселманнар надан булмасын өчен җирле дини уку-укыту системасын да яхшыртуны телибез. Чөнки бүгенге көндәге хәлләр наданлыктан килеп чыкты. Белемсезлектән. Бүгенге көндә мәчеттәге имамнарыбыз халыкка Аллаһының нурын, мәгърифәтне җиткерә алырга тиешләр. Халыкны бердәмлеккә чакыру, профессионал кадрлар әзерләү – төп бурычыбыз. Ә инде кадрларны караганда, беренчел итеп җирле дини уку-укыту оешмаларын тәмамлаучыларга өмет баглыйбыз. Читтән укып кайткан шәкертләрне, җирле реалияләргә күнегер өчен, биредәге дини уку йортларында, яки РИУ каршындагы квалификация күтәрү үзәгендә переподготовка үтәргә тиеш дип табабыз.

Бүгенге көндәге кайбер кардәшләребез кебек, дин дигән булып, чит ил гореф-гадәтләрен, алай гына да түгел, чит ил канун-законнары буенча яшәргә өнди торган булсак, анархия барлыкка киләчәк. Моның мисаллары бик күп - якын көнчыгыш һәм Африка, Азия илләренә күз салу да җитә бу очракта.

Мөхтәрәм кардәшләр, шуңа да безгә, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, бердәм булырга кирәк. Үзебезнең җирле халыкка хас булган, борынгыдан, бабаларыбыз тарафыннан, күз нуры кебек сакланып килгән ислам диненең хәнәфи мәзһәбе юнәлешен дәвам итәргә кирәк. Чөнки бу юнәлеш гасырлар буенча яшәп килеп, халкыбыз өчен иң әһәмиятле булганын исбатлады. Әлбәттә, без беркемне дә аерып кимсетергә теләмибез һәм кимсеткәнебез дә, кырый какканыбыз да юк. Башка мәзһәбләрнең, юнәлешләрнең дә яшәргә хокукы бар. Ләкин бу җирлектә тарихи рәвештә хәнәфи мәзһәбе киң кулланыш тапкан.

Татарстан Республикасы Диния нәзарәте шул юнәлеш өстендә эшли – бердәмлек һәм югары профессиональ имам һәм укытучыларны тәрбияләү өчен тырыша. Корылтайда яңгыраткан программабыз шушы югарыда әйтелгән юнәлешне билгеләгән иде һәм корылтай делегатлары шуңа риза булдылар. Без, иншәАллаһ, Татарстандагы барлык имамнар бердәм булып, шул юлны алып барачакбыз.

Мөхтәрәм кардәшләрем! Бүген дини ихтыяҗларыбызны үтәр өчен, бөтен мөмкинлекләребез дә бар. Шул мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк. Барлык кылган эш-гамәлләребез, ниятләребез өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотачагыбыз бар. Шуны онытмасак иде.

 

Татарстан Мөфтие                                                                                                                                    Илдус хәзрәт Фәиз

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана