Рамазан ае уңаеннан Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәтнең мөрәҗәгате

28.07.2011 11:11

Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде!
Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте белән, 31 июльнең 1 августка каршы төнендә Изге Рамазан ае башлана. Әлеге айны без һәрвакытта да шатланып, күтәренке рух белән каршы алабыз һәм Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылабыз. Изге Коръәндә әйтелгән: “Бу зекер ителгән көннәр Рамазан аедыр, ул айда Коръән иңдерелде.

Ул Коръән адәмнәр өчен туры юлны күрсәткән һәм ачык дәлилләре булганы хәлдә, хәләл, хәрам һәм башка хөкемнәр белән, янә хак һәм батыйль арасын аеручы булып иңде. Һәркем сездән әзер булса, ягъни Рамазан аенда шәһәрдә торучы булучы, ул айда ураза тотсын, һәркем сырхау яисә сәфәрдә булса, андый кешеләргә ураза тотмаска рөхсәт ителә. Аларга тоткан уразаларының казасын шул көннәр кадәр башка көннәрдә тоту лязем. Аллаһы Тәгалә сезгә җиңеллек теләр, авырлык һәм читенлекне теләмәс. Янә сезне туры юлга күндергәне өчен сезнең Аллаһы Тәгаләне олуглык белән искә алуыгызны яки гает намазында аңа тәкбир әйтүегезне теләр. Шаять, сез Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләренә шөкрана калырсыз” (2:185).

Рамазан – барлык гөнаһлардан пакълану, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Ай дәвамында без үзебезнең калебебезне чистартабыз, иманыбызны ныгытабыз, энергия җыябыз, тулы бер еллык көч туплыйбыз.

Рамазан аенда ураза тоту һәрбер мөэмин мөселман өчен фарыз гамәл. Быелгы Рамазан ае шул ягы белән дә үзенчәлекле – уразаны эссе вакытта тотабыз. Җәен көннәр озын, ә төннәр кыска булса да, мөселманнарны берсе дә безне куркытырга тиеш түгел. Сабырлык белән Аллаһы тарафыннан җибәрелгән барлык сынауларны да үтәргә тырышыйк. Һәм шуны да онытмыйк: ураза ул ризыктан һәм судан гына тыелып тору түгел, ә иң беренче чиратта үзеңнең рухыңны чистарту, иман ныклыгына ирешү. Әлеге айның һәр минуты кыйммәтле, шуңа да Аллаһы алдында зур җаваплылык белән үткәрергә тиешбез, бары шул чакта гына Аның киң рәхим-шәфкатенә ирешербез.

Әлеге изге айны барыбызга гыйбадәттә үткәрергә язсын, төннәрне Аллаһыга зикер кылып, Коръән укып һәм якыннарыбызны сөендереп үткәрик. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен! Тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укылган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылса иде. Амин!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана