Татарстан мөфтие

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Камил хәзрәт Сәмигуллин 1985 елның 22 мартында Марий Эл Республикасы Звенигово районы Красногорск бистәсендә туа.

Дини белеме:

2003 ел - Төньяк Кавказ ислам университеты (Махачкала шәһәре).

2004-2007 еллар - мәдрәсә (Төркия). Коръән-хафиз (Коръәнне тулысынча яттан белүче) дәрәҗәсенә ирешә. Фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән ﷺ башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәт (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ала.

2008 - 2013 еллар — Казан  ислам институтының шәригать  факультеты студенты.  Алты ышанычлы хәдисләр җыентыгы һәм башка төрле хәдисләр җыентыгы буенча иҗазәт ала.

2013- 2018 еллар — Россия  ислам институтының теология  факультеты студенты. 

2015 ел ‒ шәех Хәсән Хәдиядән Изге Коръән буенча иҗазәт ала. Шулай ук ислам фәннәре белгече шәех Габдрәхим Ләкримнән “Әт-Тахәвия гакыйдәсе”, “Җәүһәра әт-Тәүхид” китаплары һәм азан әйтү буенча иҗазәткә ия булды.

Моннан тыш, Мөхәммәд Захид әл-Кәүсәринең укучысы Мөхәммәд Әмин Сираҗдан әл-Кәүсәринең барлык китапларын укыту буенча, шулай ук азан буенча иҗазәт ала.

2019 ел ‒ Коръән-Кәримне Гасыйм кыйраәтенең Шүгъбә риваятенә нигезләнеп укырга өйрәтү буенча иҗазәткә ия була.

2022 ел ‒ гарәп телендә “Татар дин галимнәренең Коръән фәннәрен һәм Коръән расмын (язу кагыйдәләрен) өйрәнүгә керткән өлеше” темасына диссертация яклап, ислам фәннәре докторы исеменә лаек була. 

2023 ел ‒ профессор Хусамеддин ибн Мөхәммәд Салих Фарфур әл-Кадири әл-Хәсәнидән «Хәшият ибн Габидин» китабын укытуга иҗазәт алды.

2025 ел ‒ Коръәнне 10 кыйраәт буенча укуга иҗазәт ала һәм Курра-хафиз була.

Дини эшчәнлеге:

2007-2008 еллар. Төмән өлкәсе Нижневартовск районы Новоаганск бистәсендә имам.

2008 ел – Казандагы “Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана.

2011 ел – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеген җитәкли. Мөфтинең фәнни эшләр буеенча урынбасары, Нәзарәтнең Президиум әгъзасы, Голәмәләр шурасы әгъзасы, Баш казый киңәшчесе, экспертлар советы җитәкчесе булып эшли.

2013 елның 6 мартыннан – Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы.

2013 елның 17 апреленнән – Татарстан мөфтие булып сайлана.

2016 елның июленнән – "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директоры.

Гарәп һәм төрек телләрендә иркен аралаша. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Рәхмәт хаты, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм үстерүгә, динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен – Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале, Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын, милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектәге югары казанышлары  өчен – «ТАССР оешуның 100 еллыгы» дәүләт медале; Бөтендөнья татар конгрессының югары бүләге – “Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен” медале; ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлегенең «Җәмгыять алдындагы казанышлары өчен» 1 нче дәрәҗә медале; Россия Федерациясе мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтеннән “Әл-Игътисам” медаленең Әбу Бәкер (радыйАллаһу ганһү) дәрәҗәсе; “Ярдәм” хәйрия фондыннан “Меценатлык үсешенә өлеш керткәне өчен” медале; Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгыннан «Донорлык хәрәкәтенә ярдәм күрсәткәне өчен» медале; Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан әзерлек һәм башкарылган эшләр өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәте; җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан торгызу эшендәге күренекле казанышлары һәм илебезнең борынгы рухи мирасын саклауга, Россиядәге халыклар һәм традицион диннәр тарафдарлары арасында тынычлык һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең “Иман һәм намус” ордены һ.б. белән бүләкләнә.

Хобби: китап уку, татар дини мирасын өйрәнү, 2019 елда Казан марафонында катнашып, 42,2 км араны йөгереп уза.  Традицион джиу-джитсу буенча спорт мастеры һәм 1 дан кара билбау иясе, бразилияле джиу-джитсу буенча көрән билбау иясе.

Китаплар авторы:

“Һәркем Коръән-хафиз була ала” ("Каждый может стать Коран-хафизом"), “Мәңгелек мәхәббәт” ("Вечная любовь"), “Ислам турында сөйләшик" ("Расскажи мне об исламе"), "Ураза", "Хәнәфи фикъһына кереш" ("Введение в ханафитский фикх"), "Догаларым",  "Ислам в 75 уроках", “Каберләрне зиярат кылу", «Послание о жизни Хидра алейхиссалям и опровержение Ибн Таймии и его последователей», «Әһле сөннәт вәл җәмәгать гакыйдәсе», «Вероубеждение людей Сунны и Согласия», «Ошибки в намазе, связанные с чтением Куръана».

Бу китапларны тәрҗемә итте:

"Бәд-үл Әмәли", "Касыйдә Мөхәммәдия", "Зөбдәтел мәҗәллә", Әбу Хәнифәнең "Дүррүль мәкнүн" китабы.

Өйләнгән, 4 баласы бар.

Шәхси телеграм-каналы: @kamil_hazrat

Татарстан мөфтие фотолары

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы