Мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең Шәгъбан ае башлану уңаеннан мөрәҗәгатеМөфти Илдус хәзрәт Фәизнең Шәгъбан ае башлану уңаеннан мөрәҗәгате

20.06.2012 11:16

Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! 

2012 елның 20 июнендә Шәгъбан ае башлана. Шәгъбан - ай календаре буенча сигезенчесе, мөселманнар өчен мөбарәк булган өч айның берсе. Ул Рәҗәб аеннан соң килеп, изге Рамазан аена якынлашуны кисәтә һәм аңа рухи яктан безне әзерли. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) бу мөбарәк айны аеруча кадерләгән.

Ул (сгв): Шәгъбан турында: “Рәҗәб аеның башка айлардан өстенлеге - башка кешеләр сөйләменнән Коръән сүзләре өстенлеге кебек үк. Шәгъбан аеның башка айлардан өстенлеге – минем башка пәйгамбәрләрдән өстенлегем кебек. Ә Рамазан өстенлеге - Аллаһның Үзе барлыкка китергән адәм балаларыннан өстенлеге кебек”, - дигән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) Шәгъбан ае рухи ныклыкка ирешү юлында, тормышыбызны изге гамәлләр белән баетып һәм Рамазан Шәриф ае алдыннан үзебезнең көчебезне арттырып үткәрергә безнең өчен зур этәргеч булып торуын искәртә.  

Бу айда иң яхшы гамәлләрнең берсе булып ураза тоту санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әлеге айда һәрвакытта да ураза тоткан. Госман ибн Зәит җиткергәнчә: “Аллаһының Илчесе Мөхәммәд Пәйгамбәрдән (сгв) сорадым: “Йа, Расүлулаһ, синең Шәгъбан аеннан да күбрәк ураза тотканыңны күргәнем юк? Пәйгамбәребез (сгв) җавап бирде: “Бу ай Рәҗәп һәм Рамазан арасында, еш кына бу хакта кешеләр оныта. Бу айда бөтен гамәлләр дә Аллаһы Тәгаләгә күтәрелә. Гамәлләрем күккә ашканда мин уразада булырга телим”. Шуңа да әлеге айны ураза тотып һәм гыйбадәттә үткәрүебез Аллаһыга һәм аның Илчесенә (сгв) булган мәхәббәтебезне күрсәтә. Шәгъбән аенда изге гамәлләр кылып, ураза тотып, сөннәтебезгә тугрылыклы булуыбызны күрсәтәбез, шуның белән исә ахирәт көненә үзебезгә зур бүләкләү әзерлибез. “Шәгъбән ае, ди сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв), тәмуг утыннан саклый. Минем белән очрашырга теләге булган һәркем кимендә өч көн булса да ураза тотсын”. Шулай да Рамазан уразасы алдыннан ял итү, Рамазанның фарыз уразасы нәфел уразалардан аерылсын өчен, Шәгъбән аеның икенче яртысында ураза тотмаска киңәш ителә.

Шәгъбан аеның исеме гарәпчә “тәшәгабә” дигән сүздән килеп чыккан, ул “тарала” дигән мәгънәне белдерә, ягъни бу айда тыелганнардан тыелып, Аллаһы ризалыгы өчен кылган изгелекләребез арта һәм дөньяга тарала. Сәхәбәләр әлеге айда, ураза тоту һәм төнге намазлардан кала, сәдака бирергә һәм ифтарлар үткәрүгә ярдәм итәргә ашыкканнар. Аларның гамәлләре бүгенге көндә дә һәрберебез өчен үрнәк гамәл булып торса иде.

Шәгъбан аенда бер изге кичә бар – Бәраәт кичәсе,  ягъни "ләйләтул-Бәраәт". Бу айның 15 нче кичәсе – гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек, төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган кич. Җәбраил фәрештә пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (сгв) әлеге кич турында болай дип җиткерә: “Әлеге кичтә Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә өч йөз рәхим-шәфкать ишеген ача һәм барлык кешеләрнең – имансыз, көнче, гайбәтче, спиртлы эчемлекләр эчүче, туганнары белән араларын өзүче, ата-аналарының сүзләреннән чыккан, зина кылучылар, тәккәбер, фетнә чыгаручылардан кала -  гөнаһларын ярлыкый. Үзләре тәүбәгә килеп, хәрам эшләрдән тыелмый торып, алар Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавына ирешә алмаячаклар”.

Шәгъбан ае Аллаһының рәхим-шәфкатенә ирешү һәм рухи ныклыгыбызны ныгыту өчен янә бер мөмкинлек булып тора, пәйгамбәребез Мөхәмммәднең (сгв) сөннәте буенча, әлеге изге айдагы гыйбадәтнең әһәмиятлелеген аңларга һәм барыбыз да мөмкинлектән файдаланып калырга ашыгыйк. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

Мөфти                                                                                                                                                       Илдус хәзрәт Фәиз

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана