Намаз вакытлары турында

04.05.2014 22:47

Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2014 нче ел республикабызда Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы дип игълан ителде. Бүген безнең бурычыбыз – үткән дәверләрдә җуелган, онытылган, югалганнарны торгызу, төгәллек, аныклык сорый торган мәсьәләләр буенча эшебезне дәвам итү. Әлбәттә, нинди дә булса Ел игълан ителү – югарыда әйтелгән мәсьәләләргә күбрәк игътибар биреләчәген генә аңлата.

Татарстанда төрле чыганакларда күрсәтелгән намаз вакытларының бер-берсе белән чагышмавы дин кардәшләребездә күптән ризасызлык уятып килде. Бу мәсьәләне өйрәнүне без 2013 елның җәендә мөфтиятебезнең Голәмалар шурасына йөкләдек. Алар халкыбыз тарафыннан басылып, киң кулланылышта йөргән календарьларны, рухый ядкәрләребез саналган борынгы китапларны һәм бу турыда хәнәфи мәзһәбе галимнәре әйткән фикерләрне барлап, фәнни-тикшеренү эше алып барды. Әйтик, Голәмалар шурасы рәисе Габдулла хәзрәт Әдһәмов, моннан берничә еллар элек үк күренекле галимебез Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) хезмәтләрендә ястү намазы вакыты мәсьәләсе ни рәвешле каралуын фәнни яктан карап, мәкаләсен бастырган иде инде. Шура әгъзалары ярты ел эчендә төрле мөселман илләрендә намаз вакытларының сәгать-минутлар белән ничек билгеләнүе белән танышты.

Шактый озакка сузылган сөйләшүләрдән соң, дин әһелләре намаз вакытларын төбәкнең географик үзенчәлекләрен исәпкә алып, астрономик хисаплар буенча билгеләргә дигән карарга килде һәм шуларны истә тотып төзелгән намаз вакытлары эшләнде. Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 12 нче гыйнварда узган IV Пленумында кабул ителде.

Билгеле булганча, ислам динен кабул итүләренә рәсми статус бирер өчен болгар бабаларыбызга килгән Багдад илчелеге сәркатибе Әхмәд ибне Фазлан 922 нче елның 21 нче маенда, ахшам намазын укыганнан соң, азан ишетеп, ястү намазына чакыралар дип уйлый. Ләкин бу иртәнге намазга чакыру булып чыга. Ястү намазына азан яңгырамавына: “Ә ахыргы намаз – ястү намазы?” – дип гаҗәпләнә кунак. Аңа: “Без ястү намазын кояш баеганда укыйбыз”, – дип җавап бирәләр.

Башкача әйткәндә, бабаларыбыз, ислам динен кабул иткәч, безнең җирлектә кайбер мәсьәләләрдә дин күрсәтмәләрен үтәү мөмкин түгеллеген тоемлап ала. Шәригать буенча, бишенче намаз җиргә төнге караңгылык иңгәч үтәлә. Ләкин бездә җәй көне кичке эңгер-меңгер акрын гына шәфәкъ алсулыгына күчә, төнлә кап-караңгы булмый. Инкыйлабка кадәр чыккан календарьларда ул вакытта иртәнге һәм ястү намазлары күрсәтелмәгән.

Хәнәфи мәзһәбенә караган мәшһүр «Хәшия ибн Габидин» китабында бу очракта шәфәкъ кызыллыгы бетә торган төбәккә карап билгеләргә диелгән. Әлеге фикер күренекле дин галимебез Галимҗан Барудиның (1857-1921) «Хөснел-гыйбадәт» китабында хуплау таба, шунлыктан тулысынча төн була торган төбәкләрнең намаз вакытлары да тикшерелде һәм аларда ул вакыт сәгать ярым чамасына туры килде. Шуңа таянып, җәйге көннәрдә (мисал өчен, мәркәзебез Казан вакыты белән 5 нче майдан 8 нче августка чаклы аралыкта) ястү намазын кояш баегач сәгать ярымнан соң укырга ярый, ә сәхәр ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала тәмамлау лазем (тиешле), дип расланды.

Милади исәп белән бүтән айлардагы көннәргә намаз вакытларын билгеләгәндә бабаларыбыз 1917 елгы инкыйлабка кадәр һәм барлык ислам дәүләтләрендә кулланыла торган астрономик исәп нигез итеп алынды.

Таблицада кояш чыгу вакыты «Кояш чыга» дигән баганада, ә кояш бату һәм ифтар (авыз ачу) вакыты «Ахшам намазы» дигән баганада язылган. Сәхәр вакытының тәмамлануы һәм иртәнге намаз вакытының керүе «Сәхәр тәмам (имсак)» дигән баганада күрсәтелгән. «Мәчетләрдә укыла» дигән баганада мәчетләрдә иртәнге намаз укыла торган вакыт билгеләнгән. Бу урында өстәмә бер аңлатма биреп узасым килә. Пәйгамбәребез (с. г. в.) төннең икенче яртысында укырга яраткан нәфел намазларыннан – тәһәҗҗетне, рамазан аенда үтәлә торган катгый сөннәт намазларыннан – тәравихны, хәнәфи мәзһәбе буенча ваҗиб хөкемендә булган витыр намазын “Сәхәр тәмам” дигән графада күрсәтелгән вакытка укып бетерергә кирәк. “Сәхәр тәмам” вакыты җиткәннән соң иртәнге намазны өйдәге кеше шул вакытта үти ала. Имам Мөслим риваять кылган хәдистә болай диелә: “Иртәнге намаз бу дөньядан һәм анда булган бар нәрсәләрдән дә яхшырак”. Безнең җирлектә иртәнге намазның керү вакыты, кыш айларыннан тыш, бик иртә булу һәм үтә сизелерлек дәрәҗәдә күчеп йөрүе сәбәпле, иртәнге намаз өчен шартлы рәвештә “Мәчетләрдә укыла” дигән графа булдырылды. Ул – республикабызның һәр мәхәлләсе өчен дә кояш чыгарга 1,5 сәгать кала башлана дип билгеләнгән.

Билгеле ки, кояш баегач, офыктан (горизонттан) ул югала. Кояш тирәнгәрәк бата барган саен, безгә күренгән шәфәкъ кызыллыгы да кими бара һәм бераздан офыкта әүвәл шәфәкъ кызыллыгы, аннары аклык бетә (ул Кояш үзәгеннән офыкка карата 15 яки 18 градус почмак тәшкил итә). Шуңа күрә, иртәнге якта кояш 18 градуска җиткәч таң беленә башлый, 15 градус чамасында кызыллык хасыйл була. Кич белән киресенчә: 15 градуска җиткәч – шәфәкъ кызыллыгы, 18 градуста шәфәкъ аклыгы бетә.

Аллаһы Тәгалә “Ниса” сүрәсенең 103 нче аятендә: “...Намаз мөселманнарга төгәл вакытларда укылырга фарыз ителгән гыйбадәттер”, – ди. Намаз вакытлары кояш йөрешенә бәйле һәм аның йөрешен астрономик хисап белән исәпләп була. Безнең галимнәребез инкыйлабка хәтле намаз вакытларын шулай хисаплаганнар. Һәм ул хисап ысулы намаз вакытларын төгәлрәк билгели. Таң атуны һәм шәфакъ кызыллыгы бетүен ел дәверендә күзәтеп килгән мәгълүматларга таянып, КФУ астрономнары намаз вакытларын исәпләп бирделәр.

Безгә, шунлыктан, намаз вакытларына игътибарлы булырга кирәк. Берәр сорау туганда, аңлатуны сорый торган мәсьәлә килеп чыкканда, аңа Голәмалар шурасы әгъзалары җавап бирергә әзер.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана