Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Өлкәннәр көне белән котлавы

30.09.2016 16:40

Бисмилләхир-рахманир рахим!

Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

1 октябрьдә дөньяның барлык илләрендә Халыкара өлкәннәр көне уздырыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән өлкән яшьтәгеләрне әлеге бәйрәм белән котлыйм. Өлкәннәр көне күп тормыш сынауларын узган, Ватаныбыз үсеше өчен  хезмәт куйган өлкән буын вәкилләренә игътибар итәргә чакыра.    

Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Кечеләребезгә мәрхәмәт итмәгәннәр, картларыбызның кадер-хөрмәтен белмәгәннәр безнең җәмгыятьтән түгел”, - дигән.  Мөселманнар картларга һәрвакыт тирән хөрмәт белән карыйлар. Гасырлар дәвамында өлкән кешегә кайсы милләттән һәм диннән булуына карамыйча ихтирам күрсәтү зурланып килә. Өлкән буынга мәрхәмәтле караш татар халкының милли-рухи билгеләмәсе.

Бу бәйрәм күптән түгел барлыкка килде, әмма моңа карап кына аның мәгънәсе кимеми: безнең илдә пенсия яшендәгеләр 30 млн нан артык.   

Бүгенге көндә Россиядә өлкән буын вәкилләре дәүләт тарафыннан аеруча игътибар үзәгендә тора. Диния нәзарәте дә үз чиратында бу юнәлештә эш алып бара, өлкән буынга рухи гыйлем бирүдә зур тырышлык куя.

Өлкәннәргә илебез үсешенә өлеш керткәннәре, балаларга һәм оныкларгы үрнәк булганнары, җәмгыятебездә үзләренең  тәҗрибәләре һәм зирәклекләре белән зур роль уйнаулары өчен рәхмәтемне белдерәм.

Барчабызга да Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын!

Ихтирам һәм изге догалар белән,

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан Республикасы

мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти

 Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана