string(48) "http://dumrt.ru/management/management-1_252.html"
25.04.2017 08:58

Бисмилләхир-рахманир рахим.
Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Рәҗәб аеның егерме алтысыннан егерме җиденче көненә каршы төндә бөтен дөнья мөселманнары ислам тарихындагы гаҗәеп вакыйганы – пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ төнге сәяхәтен һәм аның күккә ашуын билгеләп үтәчәк. 
Изге Коръән китабында болай диелә: «Үзенең колы Мөхәммәд ﷺ бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Хәрамнан Коддус шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөретеп кайтаручы Аллаһы Тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип белегез! Ул Коддус шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кылдык, Мөхәммәд галәйһиссәламне гаҗәп галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен кодрәтебез белән йөреттек, әлбәттә, Аллаһ һәр сүзне ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер» (“Бәни Исраил (Ягъкуб балалары)” сүрәсе, 1 нче аять).
Аллаһның киң рәхмәте белән безнең Пәйгамбәребез ﷺ Иерусалим шәһәрендәге Акса мәчетенә барып, пәйгамбәрләргә имам булып, ике рәкәгать намаз укыган. Аңа хәтле бер пәйгамбәргә дә бөтен пәйгамбәрләрнең имамы һәм рәсүле булырга насыйп булмады. Аннан соң 7 кат булган күккә ашып, Пәйгамбәребез ﷺ Аллаһ Тәгаләгә берәү дә артык якын була алмый торган дәрәҗәләргә күтәрелгән. Пәйгамбәребез ﷺ, Аллаһы Тәгаләнең хозурына килеп, Аның белән сөйләшә. Бу Раббыбызның Мөхәммәд ﷺ не башка пәйгамбәрләрдән өстен күрүен күрсәтә. 
Шушы Миграҗ кичәсендә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез ﷺ аша безгә намазны фарыз итте һәм Рәсүлебез соравы буенча аны илле тапкырдан биш вакытка гына калдырды. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә: “Бер бәндә бер изгелек кылса, ун изгелек кылган шикелле әҗерле булыр”, - дип фәрман бирә. Ягъни биш вакыт намазны вакытында укысак, илле вакыт намаз укыган кебек әҗерле булырбыз. Шулай итеп, Аллаһ Тәгалә безгә җәннәткә керә торган юл күрсәтте, җәннәт ачкычын кулыбызга тоттырды. Намаз гыйбадәтендә без Аллаһы Тәгаләнең, Пәйгамбәребезнең ﷺ һәм фәрештәләрнең әйткән сүзләрен кабатлыйбыз. Шуңа күрә хәдис-шәрифтә “Намаз – мөэминнәрнең миграҗы” дип әйтелгән. Димәк, намаз укыган һәр мөселман Аллаһ белән сөйләшә, Аңа мөрәҗәгать итә, Аннан ярдәм сорый, Аңа якыная. Шундый олуг бәхеткә көн саен биш тапкыр ирешә. Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Намаз – диннең бер терәгедер. Кем намазны калдырса, шул үз динен җимерә”. Намаз җанның һәм тәннең пакьләнүенә китерә. Мөселман намаз кылганда үз иманын ныгыта, гөнаһлардан саклана, Аллаһның Җәннәткә керүгә лаек булган саф колына әйләнә. 
Мигъраҗ вакыйгасыннан Рәсүлебезгә карата безнең сөюне, иманны ныгыту өчен әле тагын бик күп файда һәм гыйбрәтләр табып булыр иде. Моның өчен уйланырга, Аллаһ Китабын укырга, дөньядагы иң бөек кеше Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ тормыш юлын һәм гамәлләрен өйрәнергә, аның васыятьләрен үтәргә кирәк. 
Мин Раббыбыздан вакытны гыйбадәттә күбрәк уздыру өчен безгә мөмкинлекләр бирүне сорыйм һәм һәр мөселманга үзенең “рухи мигъраҗын” кылу бәхетенә ирешергә телим.

Ихтирам һәм изге догалар белән,

Үзәкләшкән дини оешма –

Татарстан Республикасы

мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти

 Камил хәзрәт Сәмигуллин