Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның Мәүлид ае башлану уңаеннан мөрәҗәгате

25.01.2012 10:59

Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны да Рабигель-әүвәл ае башлануы белән ихластан котлыйм!

Бу ай – Аллаһы Тәгаләнең сөекле рәсүле, Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд (сгв) дөньяга килгән ай. Шуңа күрә Рабигель-әүвәл Исламда әһәмиятле айларның берсе санала. Коръән ашлары, дини мәҗлесләр үткәрү, бергә җыелып Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтү, дога кылу – бу айның күркәм гадәтләреннән. Татарстан мәчетләрендә, мөселман уку йортларында, мөселманнар яшәгән һәр йортта бу матур дини йолалар гасырлар буе сакланып килә.

Рабигель-әүвәл аеның могҗизасы –Пәйгамбәребезнең (сгв) туган көне. Аны исламда Мәүлид дип атыйлар. Әлеге көн мөселманнарны изге, игелекле гамәлләр кылырга чакыра. Пәйгамбәребезнең (сгв) тормыш-яшәеше һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора. Ул үзенең кылган гамәлләре белән мөселманнарны сабырлыкка, ихласлыкка, рухи кыйммәтләрне сакларга чакырды. Аның тормыш юлы, һәр гамәле – яшәешебезнең нигезе. Пәйгамбәребезнең (сгв) һәр сулышы, һәр сүзе мөселманнар өчен аерым мәгънәгә, зур кыйммәткә ия. Ул кушканнарны үтәп, без рухыбызны гына чистартып калмыйбыз, ә әхлак югарылыгына ирешәбез, игелекле гамәлләребезне арттырабыз.

Барчабызга да Кыямәт көнендә Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә һәм Пәйгамбәребезнең (сгв) шәфәгатенә ирешергә насыйп булса иде.

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә һәрбарчабызга да иман ныклыгы, ике дөнья бәхете насыйп әйләсен иде. Барлык изге эшләребез һәм башлангычларыбыз да Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате белән эшләнсә иде.

 

Ихтирам белән,

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

Мөфти                                                                                                                                                                                 Илдус хәзрәт Фәйзов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана