Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте үткәрә торган "Рамазан - изге гамәлләр ае" акциясе кысаларында әзерләнгән социаль роликларны тәкъдим итәбез. Әлеге роликлар тирә-юнебездәге кешеләргә карата мәрхәмәтлерәк, игътибарлырак булырга чакыра, шулай ук туган җирне, гаиләңне яратырга, милли гореф-гадәтләрне сакларга өнди.




