string(27) "http://dumrt.ru/prayertime/"

ТР МДНнең Голәмәләр шурасы җыелышында һәм шулай ук ТР МДНнең 2014 елның 12 гыйнварында Болгарда узган пленум утырышында намаз вакытларын билгеләүгә кагылышлы сөйләшү булды. Дин әһелләре намаз вакытларын төбәкнең географик үзенчәлекләрен исәпкә алып, астрономик хисаплар буенча билгеләргә дигән карарга килделәр. 2014 елның февраль аеннан республикада менә шуларны күздә тотып әзерләнгән намаз вакытлары кертелде.

Намаз вакытларына кагылышлы сорауларны нәзарәтенең Голәмалар шурасы әгъзасы, башкалабызның Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт БИКБАЕВка бирергә мөмкин. Телефон номеры: 8 929 728 88 60 .

Таблицага аңлатма

1.      Иртәнге намаз. Иртәнге намаз вакыты таң беленү белән керә.

2.      Таң беленә. Ураза тотарга теләгән кешеләр таң беленгәнче сәхәрләрен тәмам кыларга тиеш булалар. Төнге һәм витыр намазларын укучылар таң беленгәнче укып бетерергә тиеш булалар.

*Җәйге вакытларда безнең җирлектә шәфәкъ белән таң кушылу сәбәпле сәхәр вакыты таң беленү белән түгел, ә исәпләү ярдәмендә билгеләнә, ягъни кояш чыкканчы 2 сәгать алдан тәмамлана.

3.      Мәчетләрдә укыла. Татарстан мәчетләрендә иртәнге намаз шушы вакытта укыла.

4.      Кояш чыга. Бу вакытта кояш чыга башлый һәм шушы вакытка хәтле иртәнге намазны укып бетерергә кирәк.

5.      Зәвәл. Зәвәл ул кояшның иң югары ноктадан авыша башлавы һәм өйлә намазының вакыты керүен белдерә.

6.      Өйлә намазы. Татарстан мәчетләрендә өйлә намазы шушы вакытта укыла.

7.      Икенде намазы. Хәнәфи мәзһәбе буенча икенде намазының вакыты һәр нәрсәнең шәүләсе зәвәл вакытындагы шәүләсеннән тыш үз озынлыгына караганда ике тапкыр озынырак булу белән керә.

8.      Ахшам намазы. Ахшам намазы кояш тулысынча батып бетү белән керә. Ураза тоткан кешеләргә бу вакытта авыз ачырга кирәк була.

*Әгәр берәр җирдә (мәсәлән, күп катлы йортларының өске катларында) кояшның дискы горизонтта югалып бетмәсә, югалып беткәнен көтәргә кирәк була. Аңарчы ахшам намазын укырга һәм авыз ачырга ярамый.

9.  Ястү намазы. Ястү намазының вакыты горизонтта шәфәкъ кызыллыгы югалу белән керә.

*Җәйге вакытларда безнең җирлектә шәфәкъ кызыллыгы бетмәү сәбәпле ястү намазының вакыты шәфәкъ кызыллыгына карап түгел, ә исәпләү ярдәмендә билгеләнә, ягъни кояш батканнан соң 1 сәгать 30 минут калдырып укыла.

10.  Кыйбла. Бу вакытта кояш нәкъ кыйбла юнәлешендә була.

Шулай ук намаз уку хакында биредәге сылтамага кереп танышырга мөмкин: НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ ТУРЫНДА

2017 ЕЛДА ДИНИ БӘЙРӘМНӘР ҺӘМ ИСТӘЛЕКЛЕ КӨННӘР

Алдагы 30 көнгә намаз вакытлары
Көн Иртәнге намаз Кояш
чыга
Зәвәл Өйлә
намазы
Икенде
намазы
Ахшам
намазы
Ястү
намазы
Кыйбла
Таң
беленә
Мәчетләр-дә
укыла
01.03.2017
02.03.2017
03.03.2017
04.03.2017
05.03.2017
06.03.2017
07.03.2017
08.03.2017
09.03.2017
10.03.2017
11.03.2017
12.03.2017
13.03.2017
14.03.2017
15.03.2017
16.03.2017
17.03.2017
18.03.2017
19.03.2017
20.03.2017
21.03.2017
22.03.2017
23.03.2017
24.03.2017
25.03.2017
26.03.2017
27.03.2017
28.03.2017
29.03.2017
30.03.2017
31.03.2017