Болгар ислам академиясендә белем бирәчәк укытучылар составы – мөһим мәсьәлә. Биредә очраклы кешеләр булмаячак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия ислам институты ректоры, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, ТР мөфтие урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин белдерде.
“Болгар ислам академиясен төзү нияте тугач, аның, әлбәттә, мөселман югары уку йорты булачагы күздә тотылды, - дип, Рәфыйк Мөхәммәтшин Россиядә 10 нан артык ислам вузы булуын шәрехләде. – Тик, беренче чиратта, аның ислам фәннәренең магистрлары һәм докторларын әзерләячәк уку йорты буларак эшләвен нигезгә куйдык”. Ректор билгеләп узганча, академиянең Россия ислам белеме системасына лаеклы төстә керүе зарур. “Заманча дини белем дигәндә, иң беренче көндәшлеккә сәләтлелек әһәмияте килеп баса, юкса, мондый мәһабәт бина төзүнең мәгънәсе дә юк”, - диде Р.Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә караганда, бездә дини белем юнәлешендә әзерләнгән бакалаврлар хәзер күп кенә мөселман илләрендә гыйлем эсти.
Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, академиядә классик ислам юнәлешләре гамәлдә булачак – ислам хокукы, Коръәнне, хәдисләрне өйрәнү. Шуны да билгеләп узарга кирәк: белем бары тик дин кысаларында гына бирелмәячәк. “Белем бирү системасы бүгенге көн таләпләренә туры килергә тиеш, шуңа күрә чыгарылыш студентларының тел һәм дини тәгълиматчылар мирасы буенча бай белемле булуы мөһим. Менеджмент һәм ислам икътисады, татар теле һәм милли мәдәният кафедралары да булачак”, - диде ул.
"Әлбәттә, традицион ислам юнәлешендә хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес белем бирерлек укытучылар кирәк. Сүрия, Иордания, Мароккодан зур белгечләр, дин әһелләре, тәгълиматчылар көтелә. Алар белән берничә килешү инде төзелде. Республика Президенты тарафыннан да шундый фәрман бирелде – без беренче көннән үк югары әзерлек дәрәҗәсе турында уйларга тиеш, юкса, көндәшлеккә сәләтлелек бурычын хәл итеп булмаячак”, - дип ассызыклады Рәфыйк Мөхәммәтшин. Аның сүзләреннән аңлашылганча, төзелеш белән параллель рәвештә, белем бирү программаларын формалаштыру юнәлешендә эш алып барылачак. Агымдагы ел азагына кадәр Россия чынбарлыгына яраклаштырылган, әмма халыкара таләпләргә җавап биргән белем бирү программаларын әзерләү бурычы тора.
“Безнең төп бурыч - хәнәфи мәзһәбе буенча укыту өчен читтән мөгаллимнәр чакырсак та, эчтәлек ягыннан үзебез тулыландыру. Ни өчен дигәндә, халыктан “бу уку йортын монда төзүнең мәгънәсе нидә, чит илдә дә шулай ук укып булыр иде дигән сораулар” булу мөмкин. Без Россия мәнфәгатьләренә җавап биргән белгечләр әзерләргә тиешбез", - дип билгеләп үтте Рәфыйк Мөхәммәтшин.
ИА "Татар-информ"