Мәчет ул – ахирәт сәүдәсе

16 декабрь 2013 ел 10:20

Түбән Камадагы Үзәк мәчет­нең гөрләп эшләгәнен күптән белә идем. Әмма барып кара­ганым булмады. Кайбер район мәчетләренең имамнары, намаз укырга кеше юк, халыкны җыеп булмый, дип зарланып утырса, биредә бө­тенләй башка вәзгыять, халыкны тарту өчен бөтен мөм­кинлекләр дә тудырылган.


Мәчет янәшәсендә хәләл кибет эшләп тора. Теләгән һәр кешегә хәләл казылык, ит, төрле тәм-томнарны сатып алырга мөмкинлек бар. Ә мәчет эче гөр килеп тора. Түбән Кама Үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшинның  биредә ге­нә түгел, тирә-як районнарда да, республикада да оста вә­газьче икәнен яхшы беләләр. Четерек­ле мәсьәлә килеп чыккан саен, күрше районнар аңа мөрәҗә­гать итә, гозерен җит­керә, ки­ңәш сорый.


– Йосыф хәзрәт, республикабыз авыллары буйлап йөр­гәндә, күп кенә мәчетләрдә имамнарга кытлык сизелә. Диния нәзарәте­нә бу хакта әйткәч: “Россия Ислам университетын, мәдрәсә­ләрне тәмамлыйлар, әмма яшь­ләр авылга кайтырга атлыгып тормый, без нишләтик?” – ди­гәннәр иде. Түбән Кама районында бу мәсьәләне ничек хәл итәсез?


– Мөфтияттә яки мәчеттә генә түгел, ә зур-зур заводлар, фабрикаларда да шундый ук вәзгыять хөкем сөрә. Хәтта алар да, саллы гына хезмәт хаклары тәкъдим итеп, үзләренә кирәкле белгечләрне таба алмый. Шундый хезмәт хакы белән эшләргә кеше таба алмагач, авылда 3 тиен сәдака акчасына шәһәрдән кемнедер кайтару – әлбәттә, авыр эш. Без авылларның барысында да диярлек мәчетләр торгыздык. Аллага шөкер, бүген республика буйлап 1 мең 500 мәчет салынган. Әмма Аллаһ йорт­ларының эчен җанланды­ру, гыйлемле имамнар белән тәэмин итү – иң әһәмиятлесе. Бу очракта мин мәчетне кибет бе­лән чагыштырасым килә. Аллаһ йортының аякка басып, эшләп китүе һәм кибет хуҗасына табыш кертүе кирәк. Киштәләр­дә ашам­лык­ларның төрле, шул ук вакытта сатучыларның тәмле телле булуы да шарт. Боларның барысын да кибет хуҗасы хәл итә. Әгәр бу эшләр хәл ителмичә торып, кибет салымын, коммуналь хезмәт­ләрен генә түли икән, аны тоту­ның бернинди дә файдасы юк. Мәчеттә дә шулай ук. Аллаһ йорты ул – ахирәт сәүдәсе, рухи табыш чыганагы булып тора. Шуңа күрә мәчет салганда ук аңа гыйлемле имам эзләү зарур. Авыл мулласы халык мәчеткә йөрми, кайчан килерләр икән, дип көтеп ятарга тиеш түгел. Өйдән-өйгә кереп, халыкны мә­четкә җәлеп итәргә, яшь буынга, балаларга дини гыйлем өйрә­тергә тиеш. Без мәчетләр салуны имам табудан башласак иде. Бүген мәчет салдыру 1 млн сум тирәсе дип уйлыйбыз икән – ялгышабыз. Мә­четле булу  3-4 млн сумга тө­шә. Мәчет салдыручы авылдагы бер йортны имам өчен сатып алса да ярый. Бе­ләсезме, бүген авыл има­мына 5 мең сум күлә­мендә хезмәт хакы түлисең икән, ул анда рәхәт­лә­неп эш­ләя­чәк. Елына 60 мең сум була инде бу. Мәчет салдыручы бай абзый өчен бер тапкыр диң­гезгә барып кайткан юллама бәясе. Әгәр бу хезмәт хакларын, имам яшәячәк йортны сметага кертсәк, безнең четерекле мәсьәләбез хәл ителер иде.


– Сез дә бирегә яшь имам буларак кайтып төпләнгәнсез ләбаса, Сезне дә ике куллап каршы алмаганнардыр, әйдә кайт, дип чакырып тормаганнардыр...


– Әйе, бирегә унөч ел элек кайткан студент егетләрне    бе­р­әү дә чакырмады, хезмәт хакы би­рәбез дип тә шатландырмады. Шул вакытта мин: “Беркем дә кирәк түгелме икәнни? Алай булмый бит инде”, – дип уйлый идем. Бүген Түбән Камада эшлим, шөкер, тирә-юньдәге районнарга һәрдаим вәгазь сөй­ләргә чакырып торалар. Мин һәрвакыт бер районга барганда, Татарстан картасына күз төшерәм. Әгәр вәгазь сөйләргә өч район аша үтәм икән, юл уңаеннан аларның хәлләрен дә белешергә тырышам. Кайбер хәл итә алмаслык мәсьәләләргә бергәләп ачыклык кертү хәер­лерәк бит. Аздан гына да күңел була лабаса. Синең биш минутка кереп чыкканыңа сөенеп, әлеге имам да: “Карале, мин кемгәдер кирәк икән әле”, – дип әйтеп куя. Бүген яшь имамнарга менә шул игътибарыбыз, илтифатыбыз җитми. Бер шәкертем­не (исемен әйтмим) бер районга имам итеп билгеләп куйдылар да: “Мин китәм. Авыр, түзем­легем җитми, ардым”, – дип шалтырата бу. “Ничек ардың, син бит әле эшли генә баш­ладың”, – дим аңарга. Бергә утырып сөйләшкәч, аңлаткач, калырга булды. Хезмәт хакы юк, мин ничек яшим, диюче имамнар да шактый иде. Мондый хәлләр белән еш очрашып торабыз. Авылларыбызда булган имамнарны да саклап калырга, кайгыртырга кирәк.


– Мәчет салдыручы бай абзыйлар арасында имамны йортлы итүчеләр, хезмәт хакы түләүчеләр дә бар. Шул ук вакытта күп кенә авылларыбызда хезмәт хакы алмаган яшь имамнарыбызга ниш­ләргә?


– Аллаһы Тәгалә ризыкландыра, дибез. Иганәчеләр кулына калырга язмасын, әлбәттә. Аларны да бит безгә Аллаһы Тәгалә җибәрә. Ләкин бер ка­гыйдәне онытмасак иде. Уңыш­ны җыяр өчен иң әүвәл чәчәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Эшләгез сез, эшләгән эшегезне Аллаһ, аның илчесе, иман ия­ләре күрер”, – ди. Җирлеккә килеп төшкән имамга ничек кенә авыр булмасын, нинди генә проблемалар килеп тумасын, әгәр ул ихлас күңел белән ке­шеләргә хезмәт итә икән, Ал­лаһы Тәгалә аның янына шул халык арасыннан хәерлесен җи­бәрәчәк. Мин шул юлларны уз­ган кеше буларак әйтәм моны. Аллаһы Тәгалә беркайчан да ташламый. Күп вакытта мәчетлә­ребез – бер мәгарә, имамнар бер монах булып кала. Халык белән эшләү җитенке­рә­ми. Ур­так тел табу җитеп бетми. Аннан инде халык имамны, ә имам халыкны сүгә. Укып кайткач, язучы Айдар Хәлимнең яшь имамнарга әйткән бер фикере истә калган: “Бүген авылга кайтып төш­тегез һәм сезне авыл башында чәкчәк тоткан кызлар каршы алачак, дип уйламагыз. Сезгә, иң беренче нәүбәттә, үзе­гезнең кирәклегегезне күрсәтә белергә кирәк. Мәчетнең, имам­ның авылда мөһим роль уйнаганына ышандыра белү зарур. Ме­нә шул вакытта сезгә чәкчәге дә, хөрмәте дә булыр”, – дигән иде.


– Меңнән артык мәчет салып куйдык, әмма олы юлдан узып барганда, йозак эленеп торган авыл мәчетләрен кү­реп, күңел әрни. Мосафирлар кайда намаз укырга белми аптырап йөри. Хәтта азан тавышы ишетелмәгән мәчет­ле авыллар да җитәрлек...


– Мин еш кына Үзәк мәчеттә эшләүче хәзрәтләрне авылга җибәрәм. Бервакыт шулай бер авылның имамы хаҗга киткән иде. Миннән гозерләп, имам җибәрүне сорадылар. Аның урынына бездәге хәзрәт җомга намазына барып кайтты. Һәм беләсезме, ул нәрсә диде: “Хәз­рәт, юньсез муллалар дип еш сүгәләр, ә халык үзе шундыйларга лаек икән”, – диде ул. Мә­четкә килеп кергәч, азан укылган һәм моңа: “Нәрсә, шуннан кадәр килеп, вәгазь сөйләмисең­мени?” – дип, тупас кына төрттер­гәннәр. Беләсезме, күп вакыт халыкка вәгазь дә, мәчет тә, имам да кирәкми. Монда мәсьәләне бөтен яклап карарга кирәк. Гаеп атта да, тәртәдә дә бар. 

Алсу Хәсәнова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 213, 13.12.2013/)

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы