МӘҮЛА КОЛЫЙ ХИКМӘТЛӘРЕНЕҢ КЫЙММӘТЕ

30 ноябрь 2012 ел 14:45

Белгәнебезчә, Казан ханлыгы яулап алынгач килеп чыккан иҗтимагый-сәяси вазгыятьтә халкыбыз чукындыру, эзәрлекләү сәясәтенә дучар була. Моңа каршы тору өчен татарлар рухи корал итеп ислам динен ала, шул рәвешле генә милләт булып сакланып кала. Чөнки ислам дине төрле авырлыклардан чыгу юлларын күрсәткән, кешене рухи яктан тынычландыручы, көч бирүче фактор булып торган. Моны татар язучылары һәм шагыйрьләре бик яхшы аңлап алганнар һәм халыкка да аңлатуны үзләренә бурыч итеп куйганнар. Шул исәптән, Мәүла Колый исемле татар шагыйре дә шундыйлар рәтендә була. Ул шушы бурычын җиренә җиткереп үтәү һәм татар халкының милләт буларак сакланып калуына зур өлеш кертү өчен “Хикмәтләр” дип аталган шигырьләр җыелмасын иҗат итеп, халыкка тәкъдим итә. Исеменнән үк күренгәнчә, аның һәр шигырендә ниндидер бер хикмәт яшеренгән, фәкать шуны ача белү зарур.

Мәүла Колый әсәрләренең язылу урыны: «Әйтелде Шәһре Болгар кәндләрендә», – дип күрсәтелә. Бу сүзләрдән аның хикмәтләре Шәһре Болгар тирәсендәге авылларның берсендә язылуы аңлашыла. Шагыйрьнең чын исеме – Бәйрәмгали Колыев. Татар галиме Марсель Әхмәтҗанов язганча, ул 1678 елда үз иптәшләре белән Биләр шәһәренә күчеп нигез кора. Алар мөселман мәдәнияте үзәкләрен саклап калу нияте белән күченәләр. Нәтиҗәдә, Биләрдә мөселманнар яши торган торак пункт барлыкка килә. Монда татарларның ныгый баруы патша хөкүмәтенә ошамый. Моның ише урта гасыр мөселман мәдәни мәркәзенең татарларны оештыру үзәге булып китүендә христиан дәүләте үзенә куркыныч күргән. Шунлыктан, бу төбәктән татарларны куып таратып, анда рус хәрби үзәге оештыру планына керешәләр.

Билгеле, XVII гасырда Идел буенда суфичылык идеяләре аеруча көчәеп киткән. Дин эшеннән һәм хөкүмәт идарәсеннән читләштерелгән руханилар, галим-укымышлылар арасында суфичылык идеологиясе шактый кулай җирлек таба, аларның күңел халәтенә аваздаш булып чыга. «Кеше авыр тормыштан ярдәм сорап Аллаһка мөрәҗәгать иткән. Иске Болгар хәрабәләрендәге «изге» каберлекләргә, гыйбадәтханәләргә суфи-дәрвишләр, догачы габидлар килеп тулуы моңа бер мисал», – дип яза әдәбиятчы галим К.Дәүләтшин.

Шулай итеп, Мәүла Колый үзенең халкына шундый тынгысыз заманда кирәкле киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен бирүне үзенең бурычы итеп саный. Чөнки тормышта җәбер-золымның соңгы чиккә җитүен күреп торган нинди әдипнең йөрәге әрнемәсен дә, ничек бу турыда уйланмасын?

Мәүла Колый иман саклау мәсьәләсенә бик киң туктала. Үзенең хикмәтләренең күп җирләрендә ул иман белән дөньядан үтү өстенлекләрен санап үтә:

«Иман берлә үлсәм диү өмидем вар,

Иман әйтү – үлгән колга рәхмәт дуслар».

Шулай ук:

«Бу дөньядин иман берлә үтәр булса,

Гүрдә юлдаш гүр эчрә ятар, имеш.

Оҗмахка илтер, кыямәт көн йитәр булса

Оҗмах өмид идеп, иман әйгем килер».

Мәүла Колый бик тынгысыз бер чорда яши. Бу елларда илдә җәбер-золым түзә алмаслык дәрәҗәгә җитә. Гаделсезлектән котылу, динен һәм милләтен саклап калу өчен татар халкы актив көрәшкә күтәрелә. Халык арасында азатлык идеяләре тарала башлый, әмма бу кузгалышлар рәхимсез рәвештә бастырылып килә. К.С. Дәүләтшин язганча, крестьян кузгалышларын бастыру царизмга колониаль сәясәтне тагын да шәфкатьсезрәк үткәрү өчен нигез бирә. Шушы сәбәпләр нәтиҗәсендә йортсыз-җирсез калган хәерче-гарипләрнең саны хисапсыз арта. Өстәвенә, бу елларда таралган төрле эпидемияләр, ачлык һәм хәерчелек халык өстенә күтәрә алмаслык афәт булып төшә. Мондый бәхетсез адәмнәр, әлбәттә, дөньядан туя, бу авырлыклардан котылу юлын күрә алмаганлыктан яшәүнең мәгънәсен югалта. Менә шушы өметсезлеккә баткан, язмышына рәнҗегән бәндәләрнең күңелен юатуны Мәүла Колый үзенең бурычы итеп саный».

Мәүла Колый гарипләр турында язганда тәннәре зәгыйфь яки имгәнгән кешеләрне генә күздә тотмый, бәлки, җаннары, күңелләре имгәнгән, рәнҗетелгән, кыерсытылган кешеләрне күздә тота. Бу исә чукындыру сәясәте белән дә бәйле булган. Автор татар халкының тормышлары искиткеч авыр булуы, хәтта аларның тыныч кына ятып үләрлек урыннары да юклыгын җан тетрәткеч юллар белән тасвирлый:

«Гарипләргә тормага йорт-мәкян каны?

Баш агырса, әҗәл йитәр, куркар җаны, –

Олуг-кардәш кыла алмас сәне гани,

Гариплектә үлем килсә, дөшвар иркән.

Башында ултырмага ятасы юк,

Өстендә хәсрәт йияр анасы юк.

Уңлы-суллы, хәлен сорар иясе юк, –

Бер үлмәке мең үлмәкдин яман иркән,

Гарипләргә үлем килсә, моңлыг башы,

Юк аның гүргә куяр карендәше.

Аш кылмагай, гарип өчен тикмә кеше, –

Гариплектә килгән үлем шул тик иркән».

«Мәүла Колыйның гарипләр турындагы хикмәтенә таянып, шуны әйтергә була: шагыйрь бу әсәрендә кыерсытылган ярлы халык вәкилләренең канлы яшь түгүен чагылдыра алган. Чөнки шагыйрь үзе дә, тормыштан аерылган ниндидер дәрвиш-аскет булмыйча, ватандашларының аһ-зарын күреп, тоеп яшәрлек актив шәхес булган. Авыр хәлләргә дучар ителгән «бичара»ларга теләктәшлек күрсәтеп, аларга ярдәм кулы сузарга теләгән һәм башкаларны да шуңа чакырган», – дип яза филология фәннәре кандидаты К.С. Дәүләтшин.

«Мәүла Колыйның йөзгә якын хикмәтләренең ким дигәндә яртысында авторны бик уйландыра торган глобаль тема – үлем темасы ята. Моның сәбәбе беренче чиратта, әлбәттә, автор яшәгән авыр тормыш шартларында, идеологик торгынлык һәм халыктагы рухи пессимизмда. Мәүла Колыйның үлем турында уйланулары, нигездә, ислам дине өйрәтмәләреннән читкә чыкмый», – дип билгеләп үтә филология фәннәре докторы Ә.Т. Сибгатуллина.

Мәүла Колый татар халкына бу коточкыч авыр хәлдән чыгу юлын күрсәтергә омтыла. Бу юл – Аллаһы Тәгаләгә таянып һәм сабыр итеп, дошманнар алдында ныклык күрсәтү. Мәүла Колый нык тору дигәндә дошманнарны корал белән түгел, ә иман ныклыгы һәм сабырлык белән җиңүне күздә тота. Чөнки татар халкы инде бик күп мәртәбә корал белән каршы чыгу аркасында бик күп кеше кырылды, һәлак булды. Бу сынауны кеше беркайчан да берүзе генә үтеп чыга алмавын белгәнгә, таянырга ниндидер бер терәк кирәк булганга, шагыйрь бу терәк итеп Аллаһы Тәгаләне күрсәтә. Сынаулар никадәр авыррак, күбрәк булса, кешенең Аллаһы Тәгаләгә таянуы да шулкадәр арта. Мәүла Колый халык үзе үч ала алмаганлыктан, бу үчне Аллаһка калдырырга үгетли, чөнки Аллаһ залимнәрне Кыямәт көнендә, һичшиксез, җәзага тартачак икәнлеген әйтә. Мондый төр сынауларны хәтта пәйгамбәрләр, әүлиялар да күрә. Мисал итеп әдип Ибраһим пәйгамбәрне китерә. Аны Нәмруд исемле патша утка ата. Әмма Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән таянганга күрә, Аллаһ аны коткара. Шулай ук хикмәтләрендә Җирҗис кыйссасы да китерелә. Ул дине өчен дүрт тапкыр җанын биреп, ахыр чиктә җиңүгә ирешә:

«Бу дөнья газапларын Җирҗис күрде,

Ул, газапта, дүрт кат Хакка җанын бирде.

Ул хәлдә икән, Хак күзенә күренү торды, –

Шул вакытта Хак дидарын күрмештер ул».

Шулай ук Йосыф, Әюб пәйгамбәрләрне телгә алып, аларны үрнәк итеп күрсәтә. Бу пәйгамбәрләр, әүлиялар Аллаһка таянып һәм сабыр итеп, ахыр чиктә уңышка, җиңүгә ирешәләр. Мәүла Колый аларны үрнәк итеп биреп, халыкка бу авырлыклардан чыгу юлын күрсәтә. Ул хәтта үлем белән янасалар да, гомереңә куркыныч янаса да, барыбер иманны саклауда нык торырга, кирәк икән җаныңны корбан итәргә кирәк икәнлекне белдертә:

«Ихлас илә һәркем кылса Хакның эшен,

Тәгать кылып Хакга еглап түкәр яшен;

Хакка бирер корбан өчен җанын-башын,

Хакны эстәгән баш җандин кичмәй булмас».

Мәүла Колый динне саклауда бик нык сабыр итәргә куша. Сабыр иткәндә генә Аллаһ уңыш һәм җиңү бирәчәк икән. Чөнки пәйгамбәрләр дә сабырлык аркасында гына җиңүгә ирешкәннәр:

«Сабыр берлә Әюп тапты сиххәт үзен

Сабыр берлә Ягкуп ачты күрмәс күзен.

Сабыр берлә Йосыф тапты дәүләт йөзен,

Сабыр сүзен телдин җөда итсә булмас».

Мәүла Колый Аллаһка һәрвакыт сыена һәм Аннан һәрвакыт саклавын һәм рәхмәтен сорый, аның бөеклеген, кодрәтен кат-кат искәртеп тора һәм Аллаһ мөэминнәрне үз яклавы астына ала, дип мөрәҗәгать итә. Мөэмин кеше һәрвакыт Аллаһның саклавын тойсын өчен Хозыр Ильясны искә ала:

«Туннары илә, мәңге суына чумды анлар,

Ул сәбәбтин тузмас анлар кигән туннар.

Кемдин хушнуд булып, кыйлса дога монлар,

Дөнья-ахирәт дәүләтен бирер булгай.

Яланда азсаң, йә суда булса хәтәр,

Анларга иткел нияз, мәдәд итәр,

Азмыш улырсың, юл түндерер ярдәм итәр,

Һәм дәрьяда йеп салып тартар булгай».

Шулай итеп, Мәүла Колый иманны саклауда нык торырга, сабыр итәргә, Аллаһы Тәгаләгә таянырга, Аннан яклау көтәргә чакыра. Берүк Аллаһтан башка бүтән затка табынудан катгый рәвештә тыя:

«Билең игеп, куя күрмә башың потка,

Баш бирде Изем сәҗдә кыйлгаймы дип».

Мәүла Колый кешенең үз иманын саклап калу өчен үлүендә дә бернинди куркыныч нәрсә күрми, чөнки, аның фикеренчә, иманлы кеше генә ахирәттә чын тормыш белән яши башлый, ә бу дөньяда хайваннар кебек динсез яшәүнең әһәмиятен күрми.

Беркемгә дә сер түгел, иман кешенең тормышында мөһим роль уйный һәм зур урын алып тора. Кешенең бу дөньядагы һәм ахирәттәге бәхете нәкъ менә аның иманына, дөреслегенә, чисталыгына бәйле. Мәүла Колый да укымышлы кеше булганга, бу турыда яхшы белгән, аңлаган һәм үз халкы өчен кайгырган. Ул заманда дин тотуы бик авыр булган: М.Колый яшәгән заман көчләп чукындыру, дин өчен эзәрлекләнү вакытына туры килә. Кешеләрне төрле ысуллар белән христиан диненә кертү юллары уйлап табыла: көч белән, төрле льготалар, матди ярдәм итү юлы белән һ. б.

Шулай итеп, Мәүла Колыйның хикмәтләр китабы татар халкына динен саклап калырга ярдәм итү, киңәшләр бирү, килгән бәлаләрдән котылу юлларын күрсәтүдән гыйбарәт. Мәүла Колый әсәрен шигырь белән биреп, үзенең киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен үтемлерәк кабул ителүенә ирешә. Ул татарларның үзе яшәгән чорда килеп чыккан проблемаларын күрә белгән һәм милләттәшләре өчен психолог функциясен дә үтәгән.

Айдар ГАЙНЕТДИНОВ,

филология фәннәре кандидаты

“Дин вә мәгыйшәт” газетасыннан

Башка журналлар

Зирәклек патшалыгы

09 апрель 2012 ел 10:45

Кышкар авылы мәчете

30 март 2012 ел 14:00
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы