Әхлаклы булу – заман таләбе

30 ноябрь 2012 ел 14:44

 Шөкер, безнең халкыбыз да сөенечле вакытларга, күңелле көннәргә килеп җитте. Ислам диненең ватаныбызда аякка басу, тернәкләнү, күтәрелү чоры бу. Үзебез теләгән дини китапларны уку, мәгънәсен халыкка аңлату, мәктәпләрдә ислам диненең асылын төшендереп, Аллаһ кушканнарны үтәп, ул тыйганнардан тыелып яшәргә инандыру мөмкинлегебез бар.

Балтач районы мәктәпләрендә ислам кануннарына нигезләнеп әхлак кагыйдәләрен укыта башлауга быел унбиш ел тулды (бездә 1997-1998 нче уку елыннан башлап алты мәктәптә әхлак дәресләре укытыла башлады). Бүгенге көндә районның барлык татар мәктәпләрендә һәм хәтта Югары Субаш, Чепья, Балтач кебек төрле милләт вәкилләре укыган мәктәпләрдә дә бу дәресләр укытыла. Дәресләргә укучылар үз теләкләре һәм әти-әниләр ризалыгы белән йөриләр. Хәзерге вакытта мондый дәресләр социаль-педагогик түгәрәк статусында алып барыла.

Балтач районында төрле милләт вәкилләре үзара аралашып, дус-тату яшиләр, милләтара һәм дини каршылыкларга бәйле низагларның булганы юк. Менә өченче уку елы инде Урта Көшкәт урта мәктәбендә православие дине һәм әдәби әсәрләр нигезендә әхлак кануннары өйрәтелә. Аны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Николаевна алып бара. Һәм ул һәр елны дүрт-биш мәктәптә үткәрелә торган ачык дәресләрдә һәм чараларда актив катнаша, чыгышлар ясый, фикерләрен уртаклаша. Быел үзе дә ачык дәрес күрсәтергә җыена. Ул әхлак мөгаллимнәре өчен бердәм программа төзүдә дә катнашты.

Әйткәнемчә, һәр уку елында без дүрт-биш мәктәптә ачык дәрес һәм дәрестән тыш чара карап, тәҗрибә уртаклашабыз, фикер алышабыз, яңа методик алымнарны дәресләрдә актив кулланырга өйрәнәбез.

Дөрес, җәй көне дә тик ятмыйбыз. Тирә-як районнардан да йөзләрчә баланы җыйган мөселман балалар Сабан туе үзе генә дә ни тора! Ул һәр елны Бөрбаш авылында үткәрелә, узган елны анда мөфти Илдус хәзрәт Фәиз дә катнашкан иде. Мәчетләр каршында оештырылган җәйге җыеннар да елдан-ел күбрәк баланы үзенә җәлеп итә, балалар ул лагерьларны көтеп алалар, теләп йөриләр. Бергәләп төрле дини бәйрәмнәр үткәрү дә халкыбызның асылына кайтуы өчен бер этәргеч булып тора. Еш кына балалар әти-әниләрен җитәкләп мәчетләргә алып килә. Хәер, болары аерым тема.

Бу язмам Алан гомуми урта белем бирү мәктәбендә «Заманча белем һәм тәрбия бирүдә әхлак укытуның актуаль мәсьәләләре» дип исемләнгән семинардан алган тәэсирләрем турында.

Алан – иң беренчеләрдән булып әхлак дәресләре укытыла башлаган мәктәп. Аның хәзерге директоры, филология фәннәре кандидаты Рәҗәп Фәтхетдин улы Бәдретдинов мәктәпнең элекке традицияләрен үстерү, ныгыту һәм алдынгы технологияләр белән баетуга күп көч куйган.

Күптән түгел генә узган семинарга ул үзенең остазы, фәнни җитәкчесе, филология фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловны да чакырган иде. Остаз белән шәкерт бергәләп «Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә әхлакый мотивлар» дигән тема буенча IX сыйныфта ачык дәрес бирделәр. Дәрестә укучылар «Йосыф хикмәтләре» китабы авторы, Балтач имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаевка да сорауларын бирә алдылар. Алар үзләрен кызыксындырган «Пәйгамбәрләр гөнаһлымы?» һәм «Стенага рәсем ясау Йосыф кыйссасы язылган заманда тыелганмы?» дигән сорауларына китап авторының кызыклы һәм дәлилле җавапларыннан канәгать калдылар.

Әлбәттә, директор абыйлары, профессор һәм китап авторы үткәргән кызыклы һәм мәгънәви дәрес укучылар хәтерендә мәңгегә уелып калыр.

Мин үзем тагын шуңа сокланып утырдым. Укучылар актив, мөстәкыйль фикер йөртәләр һәм фикерләрен ышандырырлык итеп дәлилли алалар. Бигрәк тә малайларның активлыгы гаҗәпләндерде. Шулай булмыйча, әхлак мөгаллимнәре арасында бердәнбер ир-егет Айрат абыйлары Гыйбадуллин укыта бит аларны! Ул VIII сыйныфта «Гамәл һәм гыйбадәт» дигән темага дәрес күрсәтте.

Киң карашлы, мөстәкыйль фикерле балалар тәрбияләү бурычын үтәрдәй тел-әдәбият дәресләрен Рәҗәп Бәдретдинов укыта икән. Бер семинарда ике ир-егетнең дәресен караган юк иде әле!

Башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе Т.М. Хәбибуллина быелгы уку елыннан мәктәпләргә кертелгән “Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре” (элегрәк ул “Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” дип атала иде. – ред.) фәненнән «Мөселманнар тормышының биш кагыйдәсе» дигән тема буенча үзенчәлекле һәм үрнәк булырдай дәрес күрсәтте.

Мөнәҗәтләр, моңлы, мәгънәви җыр-шигырьләр тыңлап ял итеп тә алдык. Алан мәктәбе укучыларының иҗади таланты белән таныштык.

Шуннан соң күңелдә кайнаган фикер-тойгыларны уртаклашу өчен кара-каршы сөйләшүгә җыйналдык. Аның темасы «Әхлаклы булу заман таләбеме?» дип билгеләнгән иде.  

Сөйләшүдә мәктәптә күп еллар эшләгән районның мәртәбәле мөгаллимнәре Нурия Вәлиева, Надирә Хаҗиева, Мәймүнә Нурмиева, Рәмзия Мөэминова, районның әхлак мөгаллимнәре, әти-әниләр, журналистлар, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов, район прокуроры Зөфәр Абитов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район мәгариф бүлеге методисты Гадения Гарипова катнашты.

Бик күңелле, мәгънәле сөйләшү узды. Кодрәтемнән килсә, мин бу тапшыруны республикабызның «Татарстан – Яңа гасыр» каналыннан күрсәтер идем, ул аңа һичшиксез лаек.

Менә шулай эшлиләр безнең мөгаллимнәребез. Һәр дәресне республика дәрәҗәсендә яңалык алырлык, тәҗрибә тупларлык итеп үткәрәләр. Моның өчен алар иң әүвәл Җәлил хәзрәткә рәхмәтле. Чөнки ул төпле, акыллы киңәшләре белән һәрдаим ярдәм итеп тора.

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Балтач районы Шубан төп мәктәбенең

югары категорияле әхлак мөгаллимәсе

«Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан

Башка журналлар

Яңа дәрес кертелә

09 май 2012 ел 11:45

Бәхет юлы

04 май 2012 ел 08:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы