Идел буенда ислам сәнгатенең башлангыч чоры үзенчәлекләре

26 октябрь 2012 ел 11:35

Аллаһның Берлеген һәм Бердәнберлеген аңлаткан тәүхид мөселман сәнгатендә бердәмлектәге күптөрлелек буларак чагылыш таба. Географик, тарихи һәм этник яктан күптөрле ислам дөньясындагы мөселман сәнгатенең берлеге – тулысынча анык, шул ук вакытта, аңа хас булган стильләрнең, сәнгать образларының, формаларының да. Гомуми (универсаль) сыйфатлар ислам эстетикасы, шәригать һәм гореф-гадәтләр нормаларына нигезләнгән аерым бер тип буларак характерлана.

Мөселман сәнгатенең уртак сәнгать булып барлыкка килүе, теге яки бу халыкның исламга, ислам мәдәниятенә кушылу процессы белән бергә бара: сәнгатьнең яңа төрләре барлыкка килә, сәнгатьтә яңа эстетика, эчтәлек һәм форма концепцияләре, образлар һәм стильләр раслана. Алар  җирле сәнгать традицияләре белән классик ислам сәнгате үрнәкләре кушылмасы (синтезы) булып төзеләләр, һәм нәтиҗәдә, аның милли һәм җирле формалары барлыкка килә. Бу кушылма сәнгать телендә, орнаменталь-декоратив принципларында, сурәтләүгә куелган таләпләрдә һәм стиль чагылышында ачыла.

Бабаларыбызның Ислам кабул итүләре, аларның мөселман сәнгатенең камиллеген үзләштерүенә юл ача. Татар сәнгате, башка мөселман халыклары сәнгате кебек үк, X гасырдан башлана, орнаменталь декоратив-гамәли һәм монументаль-декоратив иҗат формаларында үсеш ала. Сәнгать әсәрләренең стиль юнәлеше – ислам эстетикасының (аны “нәфасәт” дип тә атап йөртәләр) чикләрендә үсеш ала һәм аларны чагылдыра торган татар этник традицияләре җирлегендә милли үзенчәлеген барлыкка китерә. Татар сәнгате үсешенең күпгасырлык тарихы, аның гарәп, фарсы, төрки-мөселман дөньялары белән үзара йогынтылылык барышын чагылдыра. Шул ук вакытта, сәнгатьнең күп кенә нигезләре: материалларны эшкәртү үрнәкләре, технологияләре, иҗат принциплары һ. б.; бабаларыбыз булган борынгы төркиләр, урта гасыр болгарлары, кыпчаклар һәм Алтын Урда татарларының күчмә дала һәм утрак-игенчелек культураларына барып тоташа.

Мөселман сәнгате һәм татар мәдәниятенең этник традицияләре йогынтысында булган сәнгати һөнәрләрнең, һөнәрчелек житештерүнең үсешкә ирешкән булуын безнең көннәргә килеп җиткән декоратив-гамәли сәнгать төрләре дәлилли: каюлы күн (күн мозаикасы) һәм басма белән бизәкләнгән күн эшләмәләрен җитештерү, тукымаларны ука (алтын җеп) белән бизәү, чигү сәнгате, тукучылык һәм чәмчә (аппликация), җепкыр һәм күперткән җепкыр (филигрань), зәркән бизәү әйберләрен ташлар белән корлау (“полихром стиле”), агач йортларның бизәген уеп ясау һәм төсләр белән бизәү сәнгате һ. б.

Мөселман сәнгате барлыкка килүдә гарәп язма графикасы таралу да шактый зур роль уйный. Аның нигезендә хаттатчылык (каллиграфия) сәнгате – кулъязма китапта, татар шәмаилләрендә, каберташ язмаларында, биналар бизәүдә, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләрендә зур үсешкә ирешә.

Идел буендагы ислам сәнгатенең чыганаклары борынгы шәрык  тамырларына таянган мөселман гарәп мәдәниятенең казанышларын кабул иткән югары болгар мәдәниятенә нигезләнә. Яңача нәфис сәнгать хәзинәләрен үзләштерү халык мәдәнияте җирлегенә таяна. Ләкин бу процесс эзлекле рәвештә бара: X-XII гасырларда элеккеге чорда барлыкка килгән сәнгать традицияләре дәвам итә. Бер үк вакытта, эчтәлеге ислам дине булган иҗади юнәлеш барлыкка килә. Шул уңайдан, кеше һәм тере җан ияләрен сурәтләү чиге канунлаштырылган хәдисләрдә һәм эстетик-философик концепцияләрдә (Әбу Насыйр әл-Фараби, Әбу Гали ибн Сина, Әбу Хәмид әл-Газзәли һ. б.) болгарларның Исламга кадәр мәдәниятендә кеше сурәтләрен төшерүгә тотнаклы мөнәсәбәте бер дә ят булмаган. (Кеше сурәтен ясау мәҗүсилек чорында да киң таралмаган, кеше рәсемнәрен төшерү идолларны ясаганда яисә кабилә башлыкларын күрсәткәндә файдаланылган.) Ислам кабул ителү белән кеше сурәте төшерү, сирәк булган искәрмәләрне исәпкә алмаганда, сәнгать әсәрләрендә очрамый, ә җанварлар һәм кошлар рәсемнәрен ясау – бары тик шартлы формаларда һәм бизәккә охшату рәвешендә (стилизация) генә була.

Ислам кабул иткәннән соң болгар сәнгатенең үзенчәлеге Урта гасырлар мөселман эстетикасының борынгы культлар, магик һәм мифологик күзаллаулар белән бәйле сурәтләү принципларында ачыла. Ләкин соңгысын, болгарларда мәҗүси традицияләрнең сакланып калуы белән түгел, ә урта гасырлар декоратив-гамәли иҗаты өчен закончалыклы сәнгать традицияләренең үсеше белән бәйләргә кирәк. Нәкъ менә традицияләр саклану сәбәпле, мотивлар һәм образлар, башкару техникасы, һәм еш кына бизәү композициясе үрнәкләре дә, халык осталары тарафыннан бер буыннан икенче буынга тапшырыла, шул рәвештә бүгенге вакытка кадәр сакланып килә. Шуңа да, исламга кадәр чорларда ук барлыкка килгән бизәү мотивлары, образлар һәм сюжетлардан чыгып, кайбер болгар сәнгатен өйрәнүче белгечләрнең,  алар Көнчыгыш Европа мәҗүси мәдәнияте үрнәкләре булып торалар дип  раслаулары – ялгыш дип исәпләргә кирәк. Киресенчә, Идел болгарлары сәнгать әсәрләрендә шул чорның иҗат теле сакланып калган археологик материаллары, бу дәүләтнең монотеистик идеологиясен бик ачык чагылдыралар.

Бу сәнгатьтә, үзендә сәнгати-эстетик критерийларның мөселман сәнгате белән уртаклыгын, һәм шул ук вакытта, халык традицияләре үсешен тәшкил иткән үзенчәлекле стиль барлыкка килә.

Идел буенда мөселман сәнгатенең барлыкка килүе чорында иске һәм яңа карашлар белән үзара тәэсирләшүе, политеистик ышанулар белән бәйле мифологик (риваяти) традицияләрнең әкренләп бетеп баруы, аларга алмашка ислам монотеизмының эстетик принципларын чагылдырган символик һәм шартлы-декоратив образлылыкның килүе күзәтелә. Шуның нәтиҗәсендә, тарихи үсеш белән бәйле һәм бары тик болгар сәнгате системасына  хас  булган  сәнгать күренешләре барлыкка килә. Аның иҗади үзенчәлеге халыкның мәдәни һәм дини эстетик факторларның катнашмасы булып формалаша. Болгар сәнгатендә дәүләтне үзәкләштерүгә омтылучы тенденцияләр йөртүче, һәм, шуның нәтиҗәсендә, сәнгатьтә монотеистик юнәлеш булдырырга тырышучы хакимлек итүче болгар югары катламының сәнгать зәвыгы, һәм, төрки ыру-кабилә мохитендә барлыкка килгән этник мәдәният традицияләрне йөртүче халык массаларының зәвыгы гәүдәләнә.

X-XII гасырларда сәнгать шактый завыклы шәһәр һөнәрчелеге һәм, шәһәр һәм авылларның массакүләм сәнгатенең үзара тәэсирләшүе белән үскән. Шәһәрнең сәнгати һөнәрчелегендә мөселман эстетикасы өчен хас булган бизәкле стиль һәм декор принциплары барлыкка килә. Ә халыкның архаиклашкан сәнгатендә фольклор традицияләре өчен хас булган образлы карашлар гәүдәләнгән. Мөселман сәнгате үсешендә төп роль хакимлек иткән югары катлам һәм дәүләтнең ислам кабул иткән халкы  зәвыгын чагылдырган шәһәр сәнгати һөнәрчелегенә туры килгән. Шәһәр һөнәрчеләре эшләрендә орнаменталь стилизация һәм сәнгать теленең шартлылыгына юнәлтелгән гомуммөселман мәдәнияте үсешен чагылдырган стиль тенденцияләренең йогынтысы сизелә.

Сәнгатьтә декоративлык принцибы, мөселман  дәвере рәссамнарның   дөньяга яңача карашы барлыкка килә. Болгар сәнгате әсәрләрендә әкренләп яңа образлылык барлыкка килү процессы күзәтелә. Шуның нәтиҗәсендә мәҗүси фикер йөртүләрнең иске мифологемалары кире кагыла һәм ислам эстетикасы белән бәйле дөньяга яңа караш кабул ителә. Архаиклашып баручы  мотив һәм сюжетлар тагын да стильләшеп һәм гомумиләшеп, мөселман сәнгатенең шартлы декоратив иҗат формасына кушылып китәләр. Бу аларның, дөньяга мәҗүсилек күзлегеннән карау өчен хас булган элеккеге эчтәлекләрен югалтуны дәлилли.

Сәнгатьнең мөселман эстетикасы кысаларында Урта гасырлар символизмына таба эволюция ясавы Идел болгарларының  декоратив-гамәли сәнгатенең образлы системасын ачып бирә. Бу сәнгать әсәрләре өчен борынгы төрки сюжетларны кабатлау – җанварлар, кошлар, фантастик  җан ияләре, һәм бик сирәк кенә очракларда, кеше образлары хас. Алар барысы да мөселман сәнгатенең сурәтләү шартларына хас булган чагылышта ясалган һәм төшерелгән бизәкнең бер өлеше булып торалар. Әгәр дә башлангыч  болгар чорында (VIII-IX гасырларда) орнамент бары тик корал, ат кирәк-яраклары, киемдәге һәм баш киемнәрендәге төрле куелмаларны гына бизәгән булса, X-XI гасырлар сәнгатендә ул Идел болгарларының бар матди мәдәниятендә дә диярлек урын ала. Орнамент зооморф, үсемлек һәм геометрик мотивлардан тора. Аның өчен сурәтләрдә бизәклелек, яссылык, кәкре сызыклылык, формаларның түгәрәклеге, контурлылык (силуэтлылык) принципларын куллану хас. Ә XI гасыр азагыннан башлап чәчәк-үсемлек орнаменты өстенлек итә, гарәп хәрефләре кулланылган һәм арабеска (үрелгән геометрик һәм үсемлек) тибындагы бизәкләр дә барлыкка килә.

Болгар осталарының сәнгать теле үзенчәлеге өс киемен бизәү белән бәйле (төрле куелмалар, аеллар, җыелма билбауларга элмә каешлар, хатын-кызлар киемнәрендәге бизәкләр, каптырмалар) һәм көнкүреш (йозаклар,  көзгеләр, товарларга сугыла торган мөһерләр), эш һәм сугыш коралларында (балталар, камчылар, чукмар саплары һ. б.) ачыла. Аларда еш кына бизәү рәсеме итеп Исламга кадәрге чорларга хас булган хайван сурәтләре урнаштырыла. Алар төшерелә торган предметларның контурларына кулай урнашалар,  яссы, график формада, ә кайчак күләмле, скульптур рәвештә дә сурәтләнәләр. Ләкин, һәр очракта да, аларда бизәү элементлары стильләштерү, шартлылык, схема рәвешендә саклана.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шартлылык күп урында борынгы төрки күчмә сәнгатенең стиль үзенчәлекләре белән билгеләнә. Зооморф образлары реалистик үзләштерү йөртүче (әлбәттә, аларда булган кайбер декоратив стильләшү элементларын исәпкә алып) Көнбатышның игенчелек цивилизацияләренең антик һәм эллин сәнгатеннән аермалы буларак, болгарларның күчмә бабаларындагы “җанвар стиле”, гомумән, зооморф образлар, һәрвакыт яссы һәм график формада, шартлы, схематик рәвештә сурәтләнгәннәр. Мондый сурәт ясау күчмә дала мәдәнияте өчен хас булган һәм ул болгар осталары сәнгатендәге сурәтләү принципларында да сакланган.

Шунысы игътибарга лаек, болгар гамәли сәнгатенең  орнамент  мотивлары, аларны үзләштерү характеры, сәнгать теленең вариантлылыгы  белән композициянең ирекле  чишелешенә караганда, Шәрыкның классик илләрендәге мөселман осталары үтәргә мәҗбүр булган профессиональ таләпләр һәм иҗат итү кануннарының катгый  рамкалары белән артык кысылган булмаганнар. Бу болгар сәнгатенең һәм орнамент теленең, сурәт төшерү, колористик мәгънәдә генә дә түгел, ә иҗат итү мәгънәсендә дә, стиль үзенчәлекләре турында әйтергә мөмкинлек  бирә. Бизәкләрне һәм сурәтләрне куллануда иҗат иреклеге халык сәнгате системасына хас.  Бу – болгар сәнгать осталыгының тере халык традицияләре белән булган тирән бәйлелеген күрсәтә, аның X-XI гасырларда “җанвар стиле”нә алмашка килгән зооморф бизәкләрне үзләштерүдә һәм мөселман сәнгатендә өстенлек алган чәчәк-үсемлек орнаментын саклануда күзәтелә. Шәрык орнаменты белән булган бик күп кенә уртаклык күренешләренә дә карамастан, болгар бизәк төшерү орнаменты үзенең оригинальлеген саклап кала. Ул чыгышын борынгы төрки мәдәният чорларына барып тоташкан архаик  мотивлардан ала. Борынгы төрки мәдәният Көньяк Себер һәм Үзәк Азия сәнгатеннән башланып киткән һәм б. э. кадәрге Таулы Алтай кабиләләренең сәнгате белән ныклы бәйләнештә булган (Пазырык  курганнары), тарихта урынын алган орнаменталь комплексны тәшкил итә. Болгарларның металлны сәнгатьчә бизәү, сөяк ую сәнгатьләрендә булган лотос, йөрәксыман, көнчыгыш Азия характерындагы пальметта һәм таҗлар, интеграль спиральләр, лалә бизәү мотивлары шуларга карый. Орнаментның бу мотивлары Казан татарларының декоратив сәнгатендә: зәркан бизәкләү әйберләрендә, чигүләрдә, каюлы күн аяк киемнәрендә,  агач һәм таш ую осталыкларында – аннан соңгы вакытларда да сакланалар.

Болгар металл һәм зәркан сәнгатенең (аның чәчәк аткан вакытындагы  эшләрен) чәчәк-үсемлек бизәкләренең үрелгән спираль бөтермәләре, яфрак үсентеләре, лалә чәчәкләре, лотос һәм башка бизәк мотивларыннан торган зиннәтле катлаулы композицияләр бизи. Шул бизәкләр кою,  уеп (гравировка), төеп (чеканка), басма һәм җепкыр (филигрань) техникаларын кулланып төшерелгәннәр, соляр (кояш, ай, йолдызлар) һәм зооморф мотивлар белән бергә кушылганнар. Мәсәлән, болгар зиннәтле балта сапларының берсендә, медальон астында стильләштерелгән ат сурәте астында кояш дискы һәм ярымай урнаштырылган. Шул ук балтаның йөзе исә, тармакланган “тормыш агачы” яки “дала” чәчәк бәйләме мотивлары белән бизәлгән. Бу сюжетның яхшы теләк белдерү эчтәлеге бик җиңел укыла. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, анда, Исламга кадәрге болгар сәнгатендә булган “тормыш агачы” һәм “кояш” җанвары булып исәпләнгән ат мотивларының семантикасы сакланган. Яңалык булып бәрәкәт һәм чәчәк ату (уңышка ирешүне) белдергән ярымай семантикасы тора. Моның һәм башка әйберләрне бизәүдә яңа эчтәлекле символлар күренә башлаудан тыш, мөселман сангатенә хас булган келәм (тулысынча бизәү) орнаменталь системасы урын алган. Бизәкләр, арабескаларга  охшатып, бизәү әйберенең өслеген тулысынча каплаганнар.

Мөселман сәнгате өчен характерлы булган тоташ орнаментлаштыру принцибы XI гасыр азагы – XII гасыр башы болгар сәнгать предметларында киң таралыш алган. Моны металл  матрицалар – рельефлы итеп бизәк төшереп коелган бакыр һәм җиз пластиналар калдыклары дәлилли. Алар белән юка бакыр, көмеш һәм алтын такталарга-пластиналарга күп тапкырлы басма белән бизәкләр тешергәннәр.

Алар аел, куелмалар, Коръән савытлары,  савыт-саба һ. б. шуның кебек массакүләм эшләнә торган көнкүреш әйберләренә орнамент төшерү өчен кулланылганнар. Бизәкләр арасында борынгыдан килгән херсонес үрнәкләрен үзләштерүче соңгы эллин традицияләренә карый торган һәм мөселман сәнгате стиленә хас булган арабескалар тибындагы геометрик һәм чәчәк-үсемлек мотивлары кертелгән. Матрицалардагы бизәүнең образлы системасы X-XI гасырлардагы саф зооморф композицияләрдән (мәсәлән, Биләр шәһәре калдыкларын казу эшләре вакытында табылган эт сурәте төшерелгән җиз матрица), XII гасыр  ахыры – XIII гасыр башындагы шартлы орнаменталь, абстракт “чәчәк стиленә” кадәр үсә. Болгар металл сәнгатендәге сурәтләү алымнары мондый эволюцияне мөселман сәнгате принципларына органик күчеп баруын чагылдыра.

Мөселман сәнгате эстетикасында Аллаһ яраткан җан ияләрен сурәттә кабатлау – мөмкин эш түгел, дип исәпләнгән. Шуңа да, мөселман остасы хезмәтләрендә натураль рәвештә төшерелгән сурәтләр юк, дөнья Исламда шартлы рәвештә таныла, чынбарлык дөньяны субьектив кабул итүдә һәм абстракт формаларда аңлана. Сурәт төшерү һәм чынбарлыкны чагылдыру Урта гасырлар сәнгать аңы кысаларында бара, аның тасвирлау теленең аермалы үзенчәлеге булып мөселман сәнгатенең төп принциплары – орнаментальлек һәм шартлы декоративлык тора.

Идел буе болгарлары сәнгатендә зооморф мотивларны сурәтләү  реалистик булмаган; ул шартлылык, билгеле бер схемалаштыру һәм форманың бизәү стилизациясе белән аерылып торган. Тере затларны сурәтләгән вакытта кулланылган, болгар мәҗүси мәдәнияте чорларында ук барлыкка килгән бу принциплар мөселман сәнгате чәчәк аткан вакытта, аның  сюжетларында мифологик образлылыктан символик, шартлы декоратив образлылыкка әкренләп күчкән вакытта – тагын да зуррак үсешкә ирешкәннәр. Мөселман сәнгате метафорик  образлылык та китерә. Мәсәлән, кош мотивы эволюциясен карап чыгу бик кызыклы.  Аның сурәте реальлелектән әкренләп кенә китеп, символикка әйләнеп бара. Аннан соң инде кош сурәтләре төр аермалыкларын югалта, ул орнамент бизәкләре бәйләнмәләрендәге абстракт “бәхет кошына” әйләнә. Кош, шулай итеп, бәхет һәм мәхәббәт метафорасына әверелә. Шунысын да күрсәтеп китәргә кирәк, сәнгать теле үсеше процессында мөселман сәнгатендә җанварлар һәм кош мотивлары әкренләп чәчәк-үсемлек һәм геометрик мотивлар белән алмашына. Болгар сәнгате спецификасына хас булган “чәчәк стиле”, үзенең тәэсирле бизәү системасы белән, болгар халык осталары иҗатында эзлекле рәвештә сакланып калып, күп йөз елларга алга татар декоратив-гамәли сәнгатенең юнәлешен билгеләгән.

Шулай итеп, Идел буенда мөселман сәнгатенең барлыкка килүе, аның бу төбәктә урнашкан сәнгать традицияләренә җайлашуы процессын билгели. Үзәкләштерелгән дәүләтнең монотеистик идеологиясенең бер  өлеше булган сәнгать, аның сүрәтләү телендә чагылыш тапкан  яңа, күпкә югарырак үсеш дәрәҗәсенәгә ирешә. Исламның  идея-эстетик тамырлары Идел буе сәнгатенә, аның халык иҗат спецификасын формалаштыруга, яңа күренешләргә үсеш биргән. Алар, соңыннан, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы сәнгатьләре үсешенә нигез салган һәм татар гомуммилли мәдәниятенең үзәк өлешенә әйләнгән.

 Гүзәл ВӘЛИЕВА-СӨЛӘЙМАНОВА,

сәнгать фәннәре докторы,

Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Күчтәнәч тә гошер сәдакасы?

28 сентябрь 2012 ел 13:05

Уттан да кала икән

24 сентябрь 2012 ел 09:33

Хаҗ сәфәре

21 сентябрь 2012 ел 10:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы