Алтын Урдада ислам дине кабул ителү мәсьәләсе

22 август 2012 ел 10:55

Башлап шуны әйтергә кирәк: үз вакытында күренекле Шәрык тарихы буенча белгеч, Россия ватандашы В.В. Бартольд Җучи Олысында, ягъни, Алтын Урдада, ислам диненең җиңеп чыгуын «күбрәк Идел буе болгарлары йогынтысы» белән түгел, ә Харәзем һәм Урта Азия төркиләре белән бәйләүне кулайрак күргән иде. Һәм шушы фикерне дәлилләү өчен, ул Бәркә ханның (1257-1266) ислам динен кабул итүендә Урта Азия шәехләренең ролен дә күрсәткән иде. Инде бүген бу фикерне тирәнрәк тә нигезләргә була. Мәсәлән, Чыңгыз ханның улы Җучи – Алтын Урдага нигез салучы шәхес. Ул мөселманнар белән бик иртә бәйләнешкә керә һәм кайбер чыганаклар буенча үзенең улы Бәркәне мөселман хатынына тәрбиягә бирә, аңа «мөселман сөтен» имезергә боера (Җүҗани). Ә ул бераз үскәч, аңа белем бирү өчен, мөселман имамнары чакыртыла һәм Бәркәгә Коръән укытыла. Үсеп җиткән Бәркә мөселманга әйләнә һәм аның карамагына мөселманнардан торган 30 меңлек гаскәр бирелә. Исламны Бәркә генә түгел, аның хатыны Чәчәк хатын һәм туганнарының бер өлеше дә кабул итә. Бу вакыйгалар Кубравийа тарикате тарафдары Сәйф-ед-Дин әл-Бохарзи катнашында бара.

Гомумән, монголлар Урта Азияне яулап ала башлагач, андагы кайбер шәехләр һәм аларның тарафдарлары монгол-татарлар ягына чыгып, аларның ышанычларын бик тиз казана. Үз чиратында, аларның үз-үзләрен шушы рәвешчә тотуларының геосәяси сәбәпләре була: Багдад хәлифе белән Харәзем шаһлары арасында бу чорда бик нык дошманлык булу сәбәпле (көрәш Иран җирләре өчен барган), хәлиф кушуы буенча, шәехләрнең бер өлеше, монголлар ягына чыгып, гарәпләрнең көндәшләре – Харәзем шаһларының дәүләтләрен җимерергә ярдәм итәләр. Булган мәгълүматларга караганда, бу шәехләр арасында Әхмәт Ясәви тарафдарлары төп урынны тоткан. Шуңа күрә, болай да зур-зур төбәкләрендә мөселманнар яшәгән Алтын Урдада (Урта Азиядә, Болгар олысында, Төньяк Кавказның кайбер районнарында) Бәркә хан заманында ук ислам йогынтысы көчәя башлый.

Ләкин бу әле яңа дәүләттә ислам тарафдарлары XIII йөздә үк җиңеп чыкканнар дигән сүз түгел, чөнки монгол-татарлар арасында иске дин (мәҗүсилек белән бәйле шаманлык) белән бергә «уйгырлар дине», ягъни буддизм көчәя башлый. Шулай да ислам диненең йогынтысы ил эчендә көннән-көн арта бара. Әйтик, күп кенә гарәп чыганаклары Алтын Урда тәхетенә 1280 елны утырган Туда-Менгуның 1283-1284 елларны ислам динен кабул итүе турында язалар. Инде Бәркә хан дәвереннән үк ислам дине тарафдарлары белән башка дин тотучы татар-монгол аристократиясе арасында каршылыклар көчәя башлый – бу турыда Токта хан (1290-1312) белән атаклы Ногайның көрәше вакытында соңгысының ислам диненә таянырга тырышуы да сөйли. Әмма Токта хан да гел «потларга табынып, уйгырларны, ягъни ламаларны һәм сихерчеләрне яратып, аларга ихтирам күрсәтеп кенә» яшәмәгән, ахрысы. Эш шунда ки, күптән түгел табылган кайбер (һиҗри белән 706 һәм 707 нче елларда сугылган) тәңкәләр (1306-1307, 1307-1308) Токта ханның «гыйас ад-дин» (динне коткаручы) һәм «солтан ал-а´зам гыйас ад-дөнья» («дөньяны коткаручы иң бөек солтан») дигән мөселман ләкабләре бар! Ә гарәп елъязмачысы Әл-Мөфаддаль инде һиҗри белән 704 елны ук (1304-1305) бу хан турында: «Ул мөселман иде», – дип язган. Димәк, бу мәсьәлә әле тагын тикшерүне таләп итсә дә, Токта ханның XIV йөз башларында ислам динен кабул иткән булуын инкарь итеп булмый. Билгеле булганча, ул хан аннан соң тәхеткә утырган Үзбәк ханның агасы була һәм, күренә ки, инде XIV йөзнең башында ук Сарай әһелләре арасында ислам дине шактый киң таралган була. Ләкин татар-монгол элитасы әле тулаем ислам динендә булмаган, ул диннең дәүләт диненә әйләнүе Үзбәк хан (1312-1342) дәверенә туры килә. Менә шул турыда күбрәк мәгълүмат биреп китик.

Дөресен әйтик, Үзбәк ханның кайчан ислам динен кабул итүе турында анык кына бер хәбәр дә юк, ул вакыйганы төрле документаль чыганаклар 1312 елдан 1320 елга кадәр барган дип күрсәтә. Әмма аларга ныклы анализ ясап карасаң, бу тарихи датаны төгәлрәк итеп тә билгеләргә була. Түбәндә сүз шул юнәлештә барыр.

1312 елның 9 августында Токта хан, Идел елгасы буенча корабта йөзеп барганда (Сарай шәһәреннән ерак булмаган урында), кинәт кенә үлеп китә. Фарсы тарихчысы Кашани мәгълүматлары буенча, аксөякләр җыелып яңа ханны сайлау турында сөйләшү башлыйлар. Шул җыенда (корылтай булса кирәк) «Сарай әмире» дип аталган шәхес (аның исеме «Котлыг-Тимер» дип бирелә, дөресе «Бай-Тимер» булырга тиеш) тәхеткә Токта ханның Илбасмыш исемле улын күтәрергә тәкъдим итә. Ләкин моның өчен башта Үзбәкне юкка чыгарырга кирәген әйтә (ул вакытта Үзбәк гаскәр белән башка җирләрдә була). Үзбәк тиз арада дәүләтнең башкаласына килә, анда мәҗлескә кергәндә, үзенә куркыныч янау турында кисәтү ала һәм гаскәр урнашкан җирләргә качып китә. Чыганаклардан күренгәнчә, аны үтерергә теләүчеләр Үзбәкнең ислам динен кабул итүенә каршы чыгучылар була. Кашани хәбәренчә, Үзбәк, гаскәр белән кире кайтып, бик күп Чыңгызи солтаннарны үтереп (араларында Токта ханның уллары да була), үзе тәхеткә утыра. Икенче бер фарсы елъязмачысы Хафиз-и Абру күрсәтүенчә, Үзбәк хан «Токта ханның улы белән бергә Чыңгыз хан ыруыннан булган 120 солтанны үтерә». Башка бер гарәп елъязмачысы сөйләвенчә, Үзбәк хан аксөяк татарлар белән бергә «күпсанлы уйгырларны, ягъни, лама һәм сихерчеләрне үтертә, ислам динен тотуны игълан итә» (Шәех әл-Бирзали). Бу вакыйгаларны тасвирлаганда, әле Үзбәк ханның ислам динен кабул итүенең төгәл елы күренми, ләкин каршылыкларның дин тирәсендә барганлыгын ачык билгеләп була.

Әйтик, фарсы тарихчылары Кашани һәм Хафиз-и Абру тасвирлаганча, Үзбәк тәхеткә килгәч, бер өлеш әмирләр аңа болай диләр: «Әй падишаһ, син бит безнең буйсынуны телисең, синең безнең динебездә һәм ышануыбызда ни эшең бар? Һәм ни өчен без, Чыңгыз ханнан калган ясактан (ясадан) һәм тордан (ёсуннан) баш тартып, гарәпләрнең иске диннәрен кабул итәргә тиеш?» Димәк, Алтын Урдада барган ике төркем арасындагы көрәш идеология өлкәсендә булган. Бу көрәштә Үзбәк ханга үзенең ныклы позициясен белдерү кирәк була. Ул моны эшли дә. Ләкин чынбарлыкта Үзбәкнең ислам динен кабул итүе бераз башкачарак барганга охшый.

Гарәп тарихчысы ибне Дукмак күрсәткәнчә, «Токта хан дәверендә дәүләт эшләре белән идарә иткән Котлыг-Тимер (бәкләр бәге. – Автор) [хан үлгәннән соң] Үзбәкнең атасы, Тогрылҗаның хатыны булган (ягъни, Токта ханга кияүгә чыкканчы) өлкән хатынга (исеме – Баялун булган. – Автор) мөрәҗәгать итеп, тәхеткә аны күтәрү турында килешкән... Аннан алда ук тәхеткә утыргач, мөселманлык кабул итү һәм ислам дине юлы буенча бару турында вәгъдә ала». Күренә ки, Үзбәк тәхеткә утырганчы ук ислам дине тарафдарлары тарафыннан чорнап алынган була. Бу юкка гына түгел, кайбер бик ачык булмаган чыганаклардагы язмалардан күренгәнчә, Үзбәк солтанның тәхеткә килгәнче гаскәр белән Харәзем олысында яшәгән булуы мөмкин. Эш шунда ки, Кубравийа тарикате шәехе ´Ала ´ад-Дәүләһ Симани мәгълүматлары буенча, һиҗри белән 710 ел тирәсендә (1310-1311) ислам тарафдары булган, исеме билгесез «Харәзем әмире» белән бер солтан (Үзбәк түгел дип уйлыйбыз) арасында дошманлык булуы билгеле. Ә бу әмир Токта хан тарафыннан инде һиҗри белән 709 елны ук (1309-1310) армия белән җитәкчелек итәргә билгеләнгән Котлыг-Тимер булса кирәк. Кайбер башка чыганаклардан күренгәнчә, Токта ханның варисы итеп билгеләнгән Илбасмыш нәкъ менә Харәземдә үтерелә дә. Бу очракта фетнә коручыларны Котлыг-Тимер белән бәйләү дөрес булыр. Иң кызыгы шунда: бу Токта ханның варисын юк итүчеләр Харәземдәге мөселман шәехләре белән тыгыз бәйләнештә булганнар.

Үзбәк ханның ислам динен кабул итүе төгәл кайсы елны булган соң? Гомумиләштереп әйткәндә, бу вакыйга аның тәхеткә күтәрелүе белән бәйле булырга тиеш. Ләкин монда кайбер проблемалар бар.

Беренче чиратта, бу төрле чыганакларда күрсәтелгән вакыйганы төрле даталар белән бәйләү аркасында килеп чыга. Мәсәлән, «Шәҗәрәт әл-әтрәк» (XV гасыр уртасы) хезмәтендә Үзбәк ханның исламны кабул итүе һиҗри белән 720 елда (1320-1321) дип күрсәтелә. Әмма, безнең фикеребезчә, монда бирелгән дата дөрес түгел. Ни өчен? Беренчедән, рус елъязмаларындагы традиция буенча Үзбәк ханның мөселманга әйләнүе («обесерменился») 1313 елга карый. Икенчедән, көнчыгыш чыганакларында һәм нумизматик материалларда да без шушы елга якын даталарны очратабыз. Әйтик, Кашани елъязмасында Үзбәк ханның ислам динен кабул итүе турындагы мәгълүмат Алтын Урдадан 1313 елның 8 апрелендә (һиҗри белән 712 ел, 10 зөлхиҗҗә) аннан илчеләр килүе белән бәйле контекстта килеп чыга. Илхани елъязмачылары (фарсы тарихчылары) Банаканти һәм Кашани хезмәтләрендә дә бу хәбәр 1315-1315 еллардан да соң дип билгеләнми, ягъни «Шәҗәрәт әл-әтрәк»тә булган датага каршы килә.

Шушы бәхәсле очракта нумизматик мәгълүматлар беренче урынга чыга. Күптән түгел табылган Мухшы шәһәрендә һиҗри белән 713 елны (1313-1314) сугылган көмеш дирһәмдә Үзбәк ханның мондый титулы бар: «Аллаһы мәрхәмәте буенча гадел солтан». Ә шуңа өстәп тагын ханның ләкабе дә бирелә: «Гыйас ад-дөнья вә-д-дин» (“Дөньяны һәм динне коткаручы / яклаучы”). Бу Үзбәк ханның инде ислам динендә булуы турында сөйли түгелме соң?! Инде соңрак вакытларда сугылган тәңкәләр әлеге мәсьәләдә шөбһә калдырмый. Мәсәлән, һиҗри белән 717 елны (1317-1318) Сарай шәһәрендә сугылган Үзбәк хан исеме язылган тәңкәдә «Лә иләһә илләллаһү Мүхәммәдәр расүлүллаһ» дигән юллар бар. Аннан ике ел алдарак (һиҗри белән 715 елда) сугылган тәңкәдә дә Казанда XIX йөздә яшәгән галим М.Х. Френ язганча, ахрысы, «сөнни символикасы» китерелгән юллар язылган булган. Шулай ук Кырымда табылган мәчет порталына (ул сакланган) аның һиҗри белән 714 елны (1314-1315) «Бөек хан Үзбәк Мөхәммәд (соңгысы ханның мөселманча исеме. – Автор) дәверендә» куелганлыгы уелып язылган.

Шулай итеп, Үзбәк ханның ислам диненә күчүен аның Алтын Урда тәхетенә күтәрелүе белән бер үк вакытта булган дип карау тарихи яктан дөрес булыр. Тәхеткә менү вакыйгасы исә 1312 елның августы белән 1313 елның башы арасында булган дип әйтергә урын бар. Димәк, быелның икенче яртысында безнең милли дәүләтебез булган бөек империя – Җучи Олысында (аның төгәл исеме – Олуг Урда) ислам дине кабул ителүгә 700 ел тула.

Бу гаять зур вакыйга булган: кайбер төрки чыганаклардан күренгәнчә, «солтан Мөхәммәд Үзбәк хан үзенең иле һәм олысы белән Аллаһның мәрхәмәтенә ирешкәндә», хан белән бер үк вакытта ислам динен 70 мең кеше кабул иткән. Сүз, һичшиксез, дәүләтнең өстен катлавы, нәкъ менә татарлар турында бара. Шушы дәвердән башлап безнең бабаларыбыз – урта гасыр татар этносы вәкилләре, инде ислам дине кысаларыннан чыкмаганнар. Татар-нугайда сакланган “дин Үзбәктән калган” дигән сүзләр дә шул турыда сөйли. Сөйләнелгән вакыйгаларда суфи тарикатьләре әһелләре бик актив катнашкан һәм бу турыда аерым язма кирәк. Ләкин шуны әйтеп китик: бу суфилар Әхмәт Ясәви тарикате әһелләре булган һәм алар Харәзем якларыннан (Төркестан, Бакырган шәһәрләре тирәсеннән) килгәннәр. Казан ханлыгы дәверендә анда соңгы сәет булган Кол Шәриф тә Үзбәк ханны исламга күндергән Әхмәд сәет (аның кушаматы – Сәет-Ата) нәселеннән була. Ләкин кабатлап әйтәбез, бу турыда аерым зур мәкалә кирәк.

Инде Үзбәк хан ислам дине кабул итеп, ул динне дәүләт диненә әйләндергәч, Алтын Урда тирәләрендә 1330 елларда булып киткән гарәп сәяхәтчесе ибне Баттута илдә күпсанлы мәчетләр, суфи завияләре, алар каршындагы сансыз шәехләр һәм дәрвишләр турында язып калдырган. Шулай ук ул җәй айларында Биштау янында оештырылган бик зур бер бәйрәмне тасвирлаганда, Үзбәк ханның мәчеткә җомга намазына килүе турында да яза.

Билгеле, ислам динен кабул итү бер нәрсә, ә чын мөселманча яшәү – башкачарак. Шуңа күрә дә Үзбәк хан вакытында күп кенә дәүләт структураларын исламлаштыру эшләре башлана. Аның иң әһәмиятле элементларының берсе – һәрбер татар кабиләсенә аерым бер мөселман шәехен беркетеп кую була (үзенә күрә алар эчке “комиссарлар”га әйләнгәннәр). Бу адымнар исә дәүләтне үзәкләштерүгә дә хезмәт иткән. Юкка гына Үзбәк хан һәм аның улы Җанибәк (1342-1357) дәверләре Алтын Урда дәүләтенең иң югары ноктасы дип саналмый.

Дамир ИСХАКОВ,

тарих фәннәре докторы, профессор,

Россия Табигый фәннәр академиясе академигы

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Яңа дәрес кертелә

09 май 2012 ел 11:45

Бәхет юлы

04 май 2012 ел 08:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы