«…Иман берлә Коръән тулган садремә!»

27 апрель 2012 ел 11:48

(Тукай иҗатында дини мотивлар һәм борынгы әдәбият традицияләре)

Габдулла Тукай әсәрләре үз заманында ук зур уңыш казана. Кыска гына вакыт эчендә ул татар милләтенең сөеклесенә әверелә. Моның сәбәбе – шагыйрьнең күп гасырлык бай әдәби традицияләребезгә таянуында. Тукай урта гасырчылыктан яңа реалистик юнәлешкә борылыш чорында иҗат итте. Әдәбиятыбызга яңалыклар алып килүче реалист буларак танылса да, ул иҗатының бөтен тамырлары белән борынгы татар әдәбиятына, Көнчыгыш әдәбиятларына һәм тулаем Ислам мәдәниятенә, аның олы казанышларына – тарихи сюжетларына, мотивларына һәм форма-шәкелләренә тоташа, шулардан үсеп чыга. Кече яшьтән үк гади халыкның иң самими ышануларын, мәҗүсилек чорыннан ук килгән мифологиясен, соңрак мәдрәсәләрдә Ислам динен һәм аның риваятьләрен күңеленә сеңдереп, борынгы тарихы булган Ислам әдәбиятын укып үскән Тукай, иҗатында шуларны шигъри таланты, кодрәтле каләме аша үткәреп, элекке җирлектә, әмма яңа, югарырак дәрәҗәдә, үз заманына ярашлы һәм үзеннән соң да яшәячәк гүзәл әсәрләр тудыра алды.

Тукай иҗатында борынгы әдәбият мотивлары дигәндә, иң элек күз алдына Ислам мәдәниятенең бөек китабы Коръән күз алдына килә. Аллаһны бер вә бар дип белгән Тукайның Коръәнгә ихтирамы, мәхәббәте чиксез зур, ул Коръәнне укып әсәрләнә, юана, аннан үзенә чиксез илһам ала:

Гомернең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,

Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗәип сүрә Коръәндин,

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җандин.

Оча дилдән бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин җылый башлыйм:

Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә энҗели башлыйм...

Заманында, XX йөзнең утызынчы елларында, социалистик реализм идеологлары “вак буржуаз шагыйрь” дип тамга салынган Тукайны, заманга яраштыру өчен, бөтенләй атеист ясарга көчәнеп караганнар иде. Ләкин аларның бармактан суырылган бу “атеистлыгы” Тукайның берничә шигъри юллары янында, комнан ясалган манара шикелле, ишелә дә төшә. Менә 1909 елда язылган “Васыятем” исемле шигыреннән түбәндәге юлларны укып китик:

Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем:

Күр, нә рәсмә тулган Иман берлә Коръән садремә!

         Садренә, ягъни күңеленә Коръән урнашкан шагыйрь андагы илаһи аятьләрне шигъри юллар белән чын татарча әйтеп бирергә омтыла. Коръәннән кергән сюжетлар, мотивлар, персонажлар аның иҗатында зур урын алган. Ә инде аерым шигырьләре тулаем Коръән аятьләренә багышланган.

Ярты төн булган чагында, китте Мәккә ялтырап:

Нур тоташты җиргә күктән, иңде нурдан бер Пырак.

Хазрәти Җибрил бәшарәт әйләде, дип: “Йа Рәсүл!

Хак Тәгалә хазрәте тәгъйинләде бу кич вөсул.

Мөнтәзыйрлар, лә мөкәнләр, бар мәләикләр сиңа,

Гарше әгълә килде, атлансаң, аягың астына”, –

дип башланган “Мигъраҗ” шигыре Коръәни-Кәримдәге 17 нче сүрә нигезендә язылган һәм башка китаплардагы риваятьләрне кабатлаган. Татар әдәбиятында Мигъраҗ, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәдән Иерусалимга сәфәре, әл-Әкъса мәчете гөмбәзеннән күккә ашуы турындагы бу популяр сюжет Рабгузыйның “Кыйссасел әнбия”сеннән (1311), Мәхмүд Болгариның “Нәһҗел фәрадис”еннән (1358) башлап, XX йөз башына кадәр дистәләрчә әсәрләрдә кабатланган. Кечкенәдән үк пәйгамбәрләр тарихын укып үскән Тукайны бу сюжет юкка гына илһамландырмаган, билгеле.

Шагыйрьнең “Кадер кич” дип исемләнгән әсәре дә турыдан-туры Коръәнгә барып тоташа. Ул андагы “Кадер” дип аталган 97 нче сүрәне шагыйранә тасвирлап биргән. Шагыйрь күңел күтәренкелеге, тирән ышаныч, пафос, матур, җиңел тел белән бу кичәне бер монументаль картина итеп сурәтли. Шигырьнең язылу тарихын композитор Мансур Мозаффаров түбәндәгечә аңлата: “Бервакыт әнием Тукайдан: “Менә Кадер киче җитә, балаларга җырлар өчен бер шигырь булмасмы икән синдә, Габдулла?” – дип сорады. Тукай берничә көннән безгә “Бу Кадер кич – елда бер кич...” дип башлана торган шигырен, үз кулы белән язып, чәчәк ябыштырылган открытка алып килде”.

Гомеренең соңгы көннәрендә, Клячкин хастаханәсендә ятканда да шагыйрьнең күңеленнән Коръән сүзләре туктап тормый. Менә аның иң соңгы әсәрләреннән булган “Тәфсирме? Тәрҗемәме?” дип аталган шигыре:

Һәр заман, кем насры берлән фәтхе килсә, Алланың –

Һич тә бер көч туктаталмый, манигы булмый аның.

Син күререң тугры юл тотканны күп төркем халык,

Хәмд-ү-тәсбих өннәре берлән гөрелдәр урталык.

Мәккәдә ачты бүген якты иманга баб Ходай,

Ярлыкау эстә, шөкер ит, тәүбә кыл, тәүваб Ходай!

Бу – Коръәни-Кәримнең “Насыр (Ярдәм)” дип аталган 110 нчы сүрәсе. Аның гарәпчәдән татарчага сүзгә-сүз тәрҗемәсе болай: “Аллаһның ярдәме һәм җиңүе ирешкәндә, син кешеләрнең ничек төркем-төркем булып Аллаһның диненә керүләрен күрдең; шулай булгач, үзеңнең Раббыңны макта, данла һәм аннан тәүбә сора. Дөрестән дә, Ул – ярлыкаучы!” Күргәнебезчә, Тукайның бу шигыре шушы атаклы сүрәнең шактый ук төгәл тәрҗемәсе. Шул ук вакытта, бу – тәрҗемә генә түгел, чөнки анда шагыйрьнең өстәмәләре, аңлатмалары да кереп киткән. Мәсәлән: “Һич тә бер көч туктаталмый, манигы (киртәсе) булмый аның”, һәм “Мәккәдә ачты бүген якты иманга баб (ишек) Ходай” дигән юллар Тукайның үз сүзләре, үз тәфсире. Шуңа күрәдер дә, ул бераз шикләнептер, ахры, шигыренең өстенә “Тәфсирме? Тәрҗемәме?” дип язып куйган. Шагыйрь исән булса, бәлки, бу әсәрен яңадан карап чыгып, китап итеп бастырганда башка исем куйган булыр иде. Әмма инде бу – үлеме алдыннан язган соңгы шигырьләренең берсен җыентыкта басылып чыгуын күрергә Тукайга насыйп булмаган. Ул “Аң” журналының 1913 ел, 7 март санында чыккан нөсхәсен генә күрсә күреп калгандыр...

Коръәндә телгә алынган пәйгамбәрләр, алар белән бәйле риваятьләр, ул вакыйгаларда катнашкан төрле персонажлар Тукай шигырьләренә бик табигый кереп, тыгыз үрелеп баралар, шагыйрьнең әйтәсе килгән фикерен үтемлерәк итеп бирергә ярдәм итәләр. Чөнки ул заманның дин тоткан, аның тиешле кагыйдәләрен үтәп барган, Коръәнне, әдәбиятны яхшы белгән кешесенә болар барысы да бик якын, аңлаешлы булган.

Пәйгамбәрнең вафатыннан соң аслан могҗиза булмас:

Ярылмас ай икегә, һәм кара таштан дөя тугмас, –

Диләр безнең гыйлем әһле. – Ышанмагыз, бу ялгандыр;

Үзем күрдем бүген, безнең заманда могҗиза бардыр:

Бүген иртүк миңа шактый бурычлы иптәшем килде,

Ялындырмый, талашмый, вәгъдәсендә акчасын бирде.

                                                                                  (“Могҗиза”)

Хәзерге заман укучысы бу юмористик шигырьдәге “ярылмас ай икегә”, “кара таштан дөя тугмас” дигән сүзләргә артык әһәмият бирмичә генә узып китә. Ә Коръәнне һәм дини мифологияне белгән кешегә бу гыйбарәләр күп нәрсә аңлата. Риваять буенча, кяферләр Мөхәммәд пәйгамбәрне җирдәге могҗизаларына ышанмыйча, аны “сихерче” дип атап, аннан күктә могҗиза күрсәтүен, мәсәлән, үз кодрәте белән айны икегә ярып, ике кисәген ике якка җибәрүен, аннары аларны ике җиң очыннан чыгарып, үзенә сәҗдә иттерүен сорыйлар. Мөхәммәд исә моны үтәп чыга. Тукай менә шуңа ишарәли.

Тәэсир көчен арттыру, күренешләрне җанландырып, көчәйтеп җибәрү өчен Тукай еш кына мифологик мотивларны да куллана. Табигать күренешләрен тасвир иткәндә дә бу мотивлар бик табигый рәвештә әсәр тукымасына үрелеп китәләр.

Кисәктән җанланып, бозлар агалар;

Чабалар, берсене берсе кагалар.

Белерсең син боларның мәхшәре дип,

Бу бозларны – үлекләр гаскәре дип;

Өрелмеш дип белерсең, санки, мөгез

Вә яки мөгезен селкеткән үгез.

Болар әллә бара дәһшәтле судка,

Беленми: кайсы – җәннәт, кайсы – утка.

                                                                       (“Яз”)

“Бәдәвам”, “Ахырзаман”, “Нәһҗел фәрадис” китапларында сурәтләнгән, һәр татар укучысында балачактан таныш булган, күңелләрдә курку хисе уяткан Кыямәт көне, бар мәрхүмнәрнең терелеп, бер урынга җыйналулары, ягъни мәхшәр, Исрафил фәрештә быргысының бөтен дөньяны тетрәткән авазы, җәннәт һәм тәмуг картиналарын күз алдына китереп, Тукай гади генә бер табигать күренешен дә кешене әсәрләндерерлек итеп тасвирлап бирә.

Шагыйрь татарның элек-электән укылган, балачактан ук хәтеренә сеңгән борынгы классик әдәбиятына, урта гасырларның дини әсәрләренә еш мөрәҗәгать итә. “Кыйссаи Йосыф”, Рабгузыйның “Кыйссасел-әнбия”се, Хуҗа Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Суфи Аллаһияр шигырьләре һәм бигрәк тә “Мөхәммәдия”, “Бакырган”нан алынган мотивлар Тукайда еш очрый. Шагыйрь һәммә татарга таныш, сөеп укылган шигырьләрнең үлчәмен, көен, рифмаларын алып, аерым сүзләрен кабатлап, бөтенләй яңа әсәрләр – Тукайның үз чоры кешеләрен, тормыш картиналарын, заман проблемаларын сурәтли торган, бөтенләй көтелмәгәнчә яңгырашлы әсәрләр иҗат итә.

Тукайның борынгы әдәбиятыбыздан зур бер язма дастан алып, андагы сюжетны, шигырь үлчәмен, тәгъбирләрне тулысынча үз максатында кулланып иҗат иткән зур әсәре бар. Бу – “Печән базары яхуд яңа Кисекбаш” поэмасы. Шагыйрь бу очракта XIV йөзнең героик дастаны “Кисекбаш”ны бөтенләй икенче характердагы, сатирик пландагы әсәре өчен бик уңышлы куллана. Борынгы җитди, героик “Кисекбаш” фонында Тукай заманының татар тормышы үтә вак, кызганыч һәм көлке тоела. Иске “Кисекбаш”ны яхшы белгән шул заман татар укучысында Тукайның “Кисекбаш”ы гаҗәеп тәэсирләр уята, һушын ала, шаккатыра, заманның бөтен борчулы проблемаларын татар аңына тагын да калкытыбрак, үтемлерәк итеп җиткерә.

Менә шулай борынгы әдәбиятыбыз традицияләренә нык таянып иҗат иткәнгә күрәдер инде, Тукайның замандашлары Зәки Вәлиди һәм Галимҗан Ибраһимов, аның иҗатына бәя биргәндә, әсәрдә әлләни яңалык күрмиләр. Тукайга караганда югарырак белем алган, рус һәм Европа әдәбиятын, мәдәниятен яхшы белгән, күп укыган бу зыялыларның, бәлки, Тукайның шул замандагы рус, француз, алман шагыйрьләре кебек язуын күрәселәре килгәндер. Ләкин Тукай алар теләгәнчә – Көнбатыш әдәбиятчыларына ияреп язган булса, аның иҗаты күпчелек халык тарафыннан яратып, якын итеп һәм аңлап кабул ителмәс иде, минемчә. Бигрәк тә татар дөньясы ничәмә еллар буе килгән уртагасырчылык традицияләреннән яңалыкка, реализмга әле яңа гына борылган чакта андый әсәрләр халыкка ят тоелыр иде, чөнки һәрбер яңалыкны кабул итү өчен мәгълүм бер әзерлек кирәк. Тукайның реализмы – үзе зур бер яңалык. Замандашларының шигырьнең яңалыгын күреп бетермәүләре дә гаҗәп түгел, чөнки зур вакыйга ерактанрак, еллар үткәч яхшырак күренә. Тукайның иҗаты борынгы әдәби мирастан һич аерылгысыз, аның шигырьләре шуңа күрә дә бик халыкчан, вакыт сынауларын җиңеп үтә торган үлемсез әсәрләр. Шагыйрьнең бөеклеге дә шунда.

Нәҗип НӘККАШ (ИСМӘГЫЙЛЕВ),

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре,

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Каш ясыйм дип күз чыгармыйк!

05 гыйнвар 2012 ел 13:53

Мөселманча Яңа ел

05 гыйнвар 2012 ел 13:47

Бәхет ачкычлары

26 декабрь 2011 ел 11:04
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы