Туйлар котлы булсын!

16 март 2012 ел 13:20

Никах йоласы байтак кына төбәкләрдә туйдан алда була. Һәм, урынына карап, мәсәлән, Оренбург, Пермь, Самара, Чиләбе якларында һәм Башкортстанның аерым районнарында ул күбесенчә әлеге бәйрәмгә кадәр бер атна яки кайчакта бер-ике ай элегрәк үткәрелә. Ә инде Арча, Саба, Апас, Түбән Кама, Кайбыч, Кукмара һәм башка кайбер районнарда никах төп мәҗлескә чаклы бер-ике көн алдан яисә туй буласы көнне укыла.

Никах күпчелек очракта кыз ягында уза һәм хәзерге вакытта никах мәҗлесендә егет һәм кәләшнең әти-әниләре, якын туганнары гына түгел, ә яшьләр үзләре дә катнаша. Кәләш һәм хатын-кызларның башында бәйләнгән ак яулык, кияү һәм ир-атлар башында түбәтәй була. Мулла шаһитләр алдында яшьләрнең никахлашырга ризалыгын алгач, Коръәндәге “ән-Ниса” һәм “ән-Нур” сүрәләреннән ир белән хатын никахына, шулай ук аларның хокук һәм вазифаларына бәйләнешле аятьләр укый. Ахыр килеп, мулла сорауларына ике яктан да “бирдем”-“алдым” дип җаваплар алынгач, “Амин!” сүзе белән расланып һәм хупланып, никах үз көченә керә.

Никах уку тәмамлангач, никах ашына чират җитә. Алдан ук әзерләнгән табынга йола ашларыннан бал-май, чәкчәк яки бавырсак, баллы су – ширбәт куела. Шулай ук, ягына карап, итле ризыклардан токмачлы аш, бәлеш тә бирелә. Исерткеч эчемлекләр исә өстәлгә бөтенләй куелмый. Баллы суны, догалар укылып беткәч, изге теләкләр тели-тели, башта килен белән кияүгә эчертәләр. Җае чыкканда, яшьләргә хаҗдан алып кайтылган зәмзәм суын эчерү гадәте дә бар.

Никахтан соң яшь кияүгә кыз өенә берничә көн куна калырга рөхсәт ителә. Һәм кайбер төбәкләрдә бу йола (“кияү мунчасы”н да бергә кушып) үтәлә дә. Әмма күпчелек очракта егет һәм аның белән килүчеләр никах мәҗлесеннән соң кайтып китәләр. Егет белән кыз, билгеләнгән көнне язылышкач һәм туй үткәч кенә, кавышалар. Казан татарларында һәм Башкортстанның Ык буе районнарында исә никах укыту һәм никах чәе (ашы) уздыру, традицион гадәт буенча, еш кына туй белән бер көнгә туры килә һәм туй әлеге җыйнама вариантта үткәрелгәндә, кагыйдә буларак, башта хәзерге көнгә яраклаштырылган кияү каршылау йоласы башкарыла. Шуннан соң гына, мулланы алып килеп, никах укыталар һәм җиңелчә генә никах мәҗлесе ясап алалар.

Аннары инде – язылышу тантанасы. Һәм шул кичне шаулап үткән туй мәҗлесеннән соң, яшьләр кыз йортында кавышалар. Йола буенча, кияү мунчасы да кыз ягында була. Яшь кияү шуннан соң кәләше белән берничә көн бабасы йортында кала ала.

 

Кияү каршылау, сынау-каршылыклар аша үткәрү

Кияү кешенең кәләше янына килүе яңа горефләр белән үрелгән ике төрле традицион йола белән бәйле: 1) кызны язылышырга алып бару, кичен аның ягында үткәреләчәк туй мәҗлесендә катнашу һәм, бабасы йортында калып, кыз куенына керү өчен; яки 2) кызны язылышырга (кайчакта никах та укытырга) алып китү, үз йортына килен итеп төшерү өчен. Соңгы очракта, димәк, туй да, кияү куенына керү дә егет ягында була. Хәзерге вакытта туй мәҗлесен өченче бер нейтраль урында – кафеда яки ашханәдә уздырылуы да гадәти күренеш. Монысы инде күбрәк шәһәр җире өчен хас.

Яшь кияү сөйгәне янына яки кыз алырга дус-ишләре, туганнары белән машиналарга, яисә, сирәк булса да, җигүле атларга төялеп килә. Капка яки ишек-подъезд төбендә аларны махсус рәвештә тудырылган төрле каршылыклар, берсеннән-берсе хәйләкәррәк итеп корылган тозак-киртәләр каршы ала.

 

Язылышу, таныклык алу

Язылышырга, рәсми рәвештә никахлашырга яшьләр кияү каршылау мәҗлесеннән соң яисә никах мәҗлесе үткәч киләләр. Язылышу урыны – шәһәр җирендә ЗАГС, авыл җирендә (хәзерге вакытта) – авыл җирлеге башкарма комитеты. Кайчакта язылышу тантанасын матур итеп бизәлгән, туй плакатлары һәм котлау сүзләре, изге теләкләр язып эленгән мәдәният йортында үткәрәләр.

 

Кодаларны каршы алу

Туйга килүче кода-кодагыйларны зурлап, элеккечә җыр белән каршы алу гадәте аерым төбәкләрдә хәзер дә яшәп килә. Бу йола-гадәт бигрәк тә керәшеннәр һәм мишәр татарлары, аларның да өлкәнрәк һәм урта яшьтәге буыннары өчен характерлы.

Әлеге этник төркемнәрдә яшь кияүнең яки кәләшнең әти-әниләре (төп кодалар һәм кодагыйлар) туй буласы якка күбесенчә балалары язылышып кайткач киләләр яисә, әгәр туй мәҗлесе (варианты: өлкәннәр туе) икенче көнне үткәреләсе булса, икенче көнне киләләр. Кыз йортында (кияү ягында) машиналарга яки атларга төялеп килүче кунакларны (алар арасында иярчен яки канат дип йөртелә торган кода-кодачалар да була) капка яки подъезд төбендә каршы алалар. Кайбер якларда туй кодаларын урам башына чыгып, ягъни бераз алга барып каршылау гадәте дә бар.

Каршылаучылар һәм кунаклар җылы итеп күрешәләр. Туйга чакырылганнар әле килеп бетмәгән булса, ишегалдында гәпләшеп, уен-бию оештырып алырга да була. Соңыннан барысы да җыелып, табын әзерләнгән йорт эченә үтәләр.

Марсель БАКИРОВ,

филология фәннәре докторы

“Дин вә мәгыйшәт” газетасыннан

Башка журналлар

Миллилекме, динилекме?

27 гыйнвар 2012 ел 15:38

Мин кем?

27 гыйнвар 2012 ел 15:35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы