Стрессмы, иман тынычлыгымы?

10 февраль 2012 ел 09:41

«Би-би-си»га һәм «Голос Америки»га ышансак, Европадагы 164 миллионнан артык кешенең психикасы чирле икән. Бу Европаның утыз илендә яшәүчеләрнең 38 проценты нервлар какшавыннан алып шизофрениягә кадәр диапазондагы чирләр белән интегә дигән сүз.

Мәгълүмат ташкыны астында калган хәзерге ашкын җәмгыятьтә күңел төшенкелегенең ни икәнлеген татып карамаган инсанны табуы кыен. Депрессия исә баш миен генә зарарлап калмый, иммунитетны җимерә, тәндәге барлык әгъзаларны сафтан чыгара. Бу – хәзерге медицина тарафыннан инде расланган факт. Әйтик, табиблык фәнендә психоиммунология тармагы иң яшь юнәлеш булып саналса да, нәтиҗәләре ышанычлы дәлилләнгән: күңел тынычсызлыгы организмны акрынлап тар-мар итә, бәндәне инвалидлыкка чыгара, кайбер аеруча кискен очракларда хәтта кабергә дә китереп тыга. Баш миен өйрәнүче Көнбатыш белгечләре исәпләп чыгарган: стресска бәйле чирләрне дәвалау өчен, Европа гына да ел саен бер триллион доллар акча сарыф итәргә мәҗбүр. Гигант сумма бу, әмма аңа әле стресс нәтиҗәсендә зарарланган ашказаны, бавыр, бөер, простата кебек әгъзаларны дәвалау чыгымнары кермәгән.

Рәсми медицина күңел төшенкелегеннән барлыкка килгән чирләрне соңгы утыз елда гына ныклап өйрәнә башласа, ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд (сгв) инде мең биш йөз елга якын элек үк: “Белегез: тәндә бер ит кисәге бар, әгәр ул ит кисәге төзәлсә, бөтен тән төзәлер, әгәр ул ит кисәге бозылса, бөтен тән бозылыр. Ул ит кисәге – йөрәктер”, – дип белдерде, ягъни төрле әгъзалардагы чирләрнең күңелдәге уйлар, калебтәге хисләр нәтиҗәсе икәнен аңлатты. Онкологик чирләрне дәвалаучы Америка табибы Берни Сигл: “Рух сәламәтлеге – тән сәламәтлеге”, – дип игълан итте һәм шул исемдәге китап язып бастырды. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән әйтемне киресенә әйләндерде.

Югарыда китерелгән саннар материалистик җәмгыятьнең даими депрессия хәлендә булуы, стресс кичереп яшәве турында сөйли. Бу – Аллаһны онытканнар өчен котылгысыз халәт. Аллаһы Тәгалә Үзе бу хакта Коръәннең 103 нче “Гасыр” сүрәсенең 2-3 нче аятендә ачык итеп аңлата (тәфсир): “...Дөреслектә, адәм баласы хәсрәттәдер, кадерле гомерен дөнья өчен генә әрәм итеп зур зарарланудадыр. Мәгәр Коръән өйрәткәнчә, дөрес юл белән чын иман китереп, Ислам динен кабул иткән, һәрвакыт изге гамәлләр кылган, Коръән дәлилләре белән, хактан һич тә аерылмаска бер-берсен өндәшкән һәм тормыш, дин мәшәкатьләренә, килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга сабыр итәргә, чыдамлы булырга бер-берсен өндәшкән хак мөэминнәр генә зарарлануда, кимчелектә, хәсрәттә булмаслар”. (Ногмани тәфсиреннән)

Күңел төшенкелегенең чыганагын һәм депрессиядән котылуның универсаль ысулларын аңлата адәм баласына бу сүрәдә Аллаһы Тәгалә. Стрессның төп нигезе – материализм, бу дөньяга табынып, аны бар итүчене кире кагу яисә оныту. Депрессиядән котылуның төп ысулы – Коръән өйрәткән юл белән яшәү, изге гамәлләр кылу, мөэминнәрнең бер-берсен авырлыкларга чыдам булырга өндәүләре.

Мәскәүдә Инна Шот дигән редактор бар, ул балалар өчен журнал чыгара. Күреп таныш булмасак та, Facebook.com cайты аша аның белән еш аралашабыз. Инна минем рус телендә язганнарымны укый һәм ошатуын белдерә, аның фәлсәфи фикерләре миндә дә бик еш теләктәшлек таба. Бу табигый, чөнки Инна – мөслимә хатын. Тормыш авырлыклары тудырган хәсрәт тойгысыннан котылу юллары турында да еш искәртә ул. Күптән түгел генә диварына “Күк күкрәү” сүрәсеннән йөрәкләрнең бары тик Аллаһы Тәгаләне искә төшергәндә генә тынычлык табулары турындагы аятьнең тәфсирен язып куйган иде. Гомумән, сабырлык, проблема килеп туганда ярдәм сорап Хак Тәгаләгә мөрәҗәгать итү турында Инна еш яза һәм язганнарын рухи кардәшләренә юллый. Мөэминнәрнең нәкъ менә шул рәвешле бер-берсен үгетләүләре, өндәүләре хәсрәттән котылуның бер юлы икәнлеген искәртә бит Аллаһы Тәгалә дә “Гасыр” сүрәсендә.

Күңел төшенкелегеннән котылу өчен аның табигатен, нилектән килеп чыгуын өйрәнү мөһим. Мин үзем стрессның өч төп сәбәбен аерып чыгарам. Беренчесе – киләчәк өчен курку, үз алдыңда торган проблеманы хәл итә алмам дип гаҗизләнү. Без еш кына таза-сау һәм кулыннан эш килә торган кешеләрнең иртәгесе көнгә ышаныч юк дип зарлануларына юлыгабыз. Бу зарлану артында эшсез калырмын, малсыз калырмын, ризыксыз калырмын дигән курку ята. Шул курку хәсрәткә сала адәм баласын, стресс кичерергә мәҗбүр итә. Ярты гомерен шул хәсрәт белән үткәргәннәргә мөрәҗәгать итеп, бер нәрсәне искәртер идем. Хәсрәтегезнең кысыр хәсрәт икәнен аңлау өчен, артыгызга борылып карагыз: үткән гомерегездә күпме булды андый куркулар, барысы да үтте, ризыгыгыз киселмәде, үзегез үлмәдегез. Киләчәктә дә нәкъ шулай булачак: әҗәләгез җитмәсә, ризыгыгыз киселмәс. Бу дөньядагы проблемаларның барысы да – үтүче проблемалар. Күңел төшенкелеге алда торган киртәне үтәргә булышмый, эшне кыенлаштыра гына. Ә инде ризык һәм мал мәсьәләсенә килсәк, Аллаһы Тәгалә Коръәндә аларның үзеннән икәнен ачык итеп аңлата һәм һәртөрле тереклек иясен ризыкландырырга вәгъдә бирә. Шушы вәгъдәгә иман китерү адәм баласын иртәгесе көн өчен хәсрәт утында булудан коткара. Иман китермәгәннәр өчен исә чара юк, алар даими стресста булачаклар. Әгәр дә инде үзен мөселман дип атаучы да, иртәгесе көн өчен кайгырып, күңел төшенкелеге кичерә икән, иманын тикшерсен, димәк, иманда кимчелек бар. Бу кимчелек ике төрле сәбәптән булырга мөмкин: беренчесе – белем җитмәү, икенчесе – монафыйклык (икейөзлелек). Ризык (мал) проблемасын аңлауда ислам дине кешеләрне бишкә бүлә. Бу урында мин шуларның икесен генә китереп үтәм. Берәүләр ризыкны Аллаһы Тәгаләдән дип белә, ләкин бирәме-юкмы икәнен белми, болар – шик кылучы монафыйклар. Ризык хәсрәте боларны да читләтеп үтмәячәк. Икенчеләре ризыкны (малны) Аллаһтан дип белә һәм кәсеп итүне ризыкның сәбәбе дип таный һәм, сәбәп дөньясында яшәгәнлектән, ризык табу юлында тырышлык күрсәтә, Аллаһның вәгъдәсенә берсүзсез ышана. Болары – мөселманнар. Менә шулар кальбендә күңел тынычлыгы хакимлек итә дә инде. Тулы тынычлыкка ирешү өчен, мондыйларга ризыкның хакын чыгару, ягъни зәкят һәм гошер түләү генә кирәк.

Стрессның икенче зур сәбәбе – көнчелек. Көнчелекнең ни икәнен аңлатып тору кирәк микән? Үзенә карата башкаларның көнчелеген тоймаган кешене табу кыен, аннан да бигрәк үз кальбендә бүтәннәргә карата көнчелек хисе уянмаган бәндәне табу катлаулырак. Әмма хөсетлек – тыелган сыйфат. Пәйгамбәребез (сгв) әйтә: “Кинә белән көнчелек изгелекләрне ут утынны ашаган кебек ашыйлар”, – ди. Бәс, шулай булгач, мөэмин кешегә калебтәге бу хисне авызлыклау тиешле. Шуңа ирешә алмыйсың икән, стресс котылгысыз. Көнләшкән өчен адәм баласы биш төрле җәза ала. Беренчесе – киселми торган кайгы, ягъни даими стресс. Икенчесе – хәсрәте өчен әҗернең булмавы, ягъни стресс нәтиҗәсендә кичергән авырлыкның савап бирмәве. Өченчесе – хурлыкка калу, дүртенчесе – Аллаһы Тәгаләнең ачуына дучар булу, бишенчесе – бу кеше өчен тәүфыйк ишекләренең бикләнүе.

Адәм баласын депрессиягә китерә торган өченче сәбәп – бирелгәнгә риза булмау, шөкер итмәү. Өр-яңа өй салып чыккан, эш урынына ия, дүрт саны да сау-сәламәт булган бер танышымның мал кимлегеннән, хезмәт хакының азлыгыннан, байларның бай булуыннан даими зарлануыннан туйгач, мин аңа бервакыт: “Рөхсәт ит, Аллаһы Тәгаләдән сиңа аяксыз-кулсызларга, йортсыз-җирсезләргә биргәнне бирүен сорап дога кылыйм”, – дидем. Ул шунда кинәт сискәнеп китте, үз хәленең нигъмәт икәнен аңлап алды, тәүбә итте. Хәлебез авыр дип уйлаганда, бу дөньяда бездән күп тапкыр авыррак хәлдәге миллионнар бар икәнен искә төшерү, шөкер итеп, стресстан котылырга булыша. Шөкер итүче күңел стресс кичерми, бу – абсолют хакыйкать.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ,

филология фәннәре кандидаты

Чыганак: “Дин вә мәгыйшәт” газетасы

 

Башка журналлар

Зирәклек патшалыгы

09 апрель 2012 ел 10:45

Кышкар авылы мәчете

30 март 2012 ел 14:00
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы