Нурлат мөхтәсибе: “Районыбызда ваһһабчылыкның тамырын корыта алдык”

18 ноябрь 2011 ел 14:42

"Мин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз тәкъдиме һәм районыбыз башлыгы Наил Шәрапов фатихасы белән 12 майда узган Нурлат районы имамнары җыелышында имам-мөхтәсиб итеп сайландым. Шул ук көнне Нурлатның “Минсалих” мәчетенә имам-хатыйб итеп сайландым. Әлеге мәчет янында яңа мәчет төзелеп килә, аны киләсе елга ачарбыз, дип уйлыйм. 12 ноябрьдә эшли башлавыма алты ай тулды”, – дип башлады үз сүзен Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов. 

– Мөхтәсиб итеп сайлануга ук, үз алдыгызга нинди бурыч-максатлар куйдыгыз?

– Безнең мөхтәсибәтебездәге мәчетләргә “ваһһабчылык авыруы” үтеп керә башлаган иде. Ләкин, Аллаһның рәхмәте белән, ул безнең Нурлат шәһәре мәчетләреннән әллә ни җәелә алмады. Ерак авылларга сәләфиләр үтеп керә алмаган иде әле. Шуңа күрә, эшли башлавымның иң беренче көннәреннән үк, дәгъват белән шөгыльләнергә туры килде. Хәзерге Нурлат шәһәре «посёлок»ларын да кертеп санасаң, безнең тугыз мәчетебез бар. (Мөхтәсибәтебездә барлыгы 40 мәчет.) Ә шәһәр “үзәге”ндәге мәчетләр саны – бишәү. (Соңгы елларда Нурлатка терәлеп торган авыллар да рәсми рәвештә Нурлат шәһәренә кертеп карала башлады.)

– Нурлатның кайсы мәчетләрендә “ваһһабчылык авыруы” нык таралган иде?

– “Нефтьчеләр”, “Тимерьюлчылар”, Шикәр заводы бистәсе мәчетләренә бу зәхмәт бик тә тирән үтеп кергән иде. Нигездә, ваһһабчылык йогынтысына яшьләр бирелә. Аннан соң, мин әле әйтеп узган кырык мәхәлләнең ун-унбишләбендә яшь имамнар эшли, шулар арасында да бу авыру барлыкка килгән иде. Алар белән индивидуаль шөгыльләнергә туры килде, сөйләшүләр, аңлатулар, фикер алышулар алып барылды. Һәрберсе белән икешәр-өчәр сәгать утырган чаклар да булды. Шул мәчетләргә барып берәр сәгать, сәгать ярым вәгазьләр сөйләргә туры килде. Мисал өчен, ислам диненең каян килеп чыкканы, бабаларыбыз ислам динен кайчан керткәне, ни өчен бабаларыбыз иң авыр вакытларда да хәнәфи мәзһәбен алып барганы турында сөйләдек. Хәнәфи мәзһәбе белән ваһһабчылык арасында нинди аермалар бар? Нәрсә ул мәзһәбләр, фиркаләр? Боларның һәммәсен бәйнә-бәйнә сөйләргә, аңлатырга туры килде. Шушы ун-унбиш яшь мулланың икесе генә безнең туры юлдан китмәде. “Сезгә, ягъни хәнәфи мәзһәбенә буйсынмыйбыз”, – дип, ачыктан-ачык әйтеп киттеләр. Әлбәттә, алар хәзер безнең мөхтәсибәттә эшләми, имам булып тормый, яшь имамнар үз теләкләре белән китте. Алар урынына бүтән кешеләрне билгеләдек. Ә калган имамнар белән матур гына итеп, аңлашулар алып барабыз. Алар хәзергесе вакытта ярыйсы гына эшләп килә. Яшьләр, мәдрәсә укытучылары арасында таралган шушы “авыру”га каршы көрәшү өчен төрле юллар эзләдек. Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән сөйләшеп, мәчет мәдрәсәләре укытучыларын җыеп, Нурлатта бер ай укытулар оештырдык. Әбү Хәнифә һәм аның мәзһәбе турында шактый дәресләр үткәреп, ректор үзе килеп, имтиханнар алып, аттестация үткәреп, шәһадәтнамәләр биреп китте. Бүгенге көндә утыз укытучының бер-икесе генә фикерләреннән бөтенләй кайтып бетмәде.

– Шулай да, Сезгә эш барышында нинди каршылыклар белән очрашырга туры килде?

– Хәзерге вакытта укытучыларыбыз мөфтият биргән уку-укыту план-программалары белән балаларга дәрес бирү белән шөгыльләнә. Укуларга өлкәннәр дә йөри. Бәхәсләр билгеле бер дәрәҗәдә тынып калды, дисәк тә була. Аннан соң, имамнарыбызны җыеп,  аларның бер төркемен Казанда укытып кайтардык. Тагын ике төркем калды әле. Аннан соң, зур тырышлыгыбыз ислам динен кабул иткән көн – Изге Болгар җыенына баруларны оештырдык. Ул шулай ук бик күп фикер каршылыклары, аңлатулар белән үтте. (Аны әйтүе генә җиңел.) Күп кенә мәчетләребездә аңлату эшләре алып барырга туры килде, чөнки менә шушы фиркане оештыручылар Болгар, Биләр кебек тарихи урыннарга баруны “бидгать”, “көферлек” дип саный. Шулай ук, радио-телевидение, матбугат аша да күп эшләр алып бардык. Бу – бидгать түгел. Сезнең уйлавыгызча, Болгарга бару – “хаҗ кылу” булса, безнеңчә хаҗ – Мәккәдә генә ул, дип аңлаттык. Болгар, Биләр җирлегенә баруның изге гамәл булуына төшендерергә тырыштык. Нинди генә авырлыклар булуга карамастан, 1400 ел дәвамында динебезне алып килгән бабаларыбызның Аллаһы Тәгаләдән гөнаһлары гафу ителүен сорап, һәр кеше үзенең теләкләрен, Аллаһтан сорыйсы килгәнен сорарга җыела, дип төшендерергә тырыштык. Без изгеләрнең каберен зиярат итәбез. “Монда нинди гөнаһ бар?” дигән сорауга хәдисләр китерергә туры килде, чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: “Кем дә кем изгеләр зиратында Аллаһы Тәгаләдән шушы изгеләрнең гөнаһлары гафу ителүен сорап, үзенең дә хаҗәтләрен сораса, бу догалар Аллаһы Тәгаләгә тиз барып җитәр”, дип әйтә. Шундый хәдисләр китердек. Ягъни, без Болгарга хаҗ кылырга түгел, зиярат кылырга барабыз, дип кат-кат аңлаттык. Хаҗның һәм зияратның аермасын аңлату нәтиҗәсез булмады, Аллаһка шөкер, биш автобуста ике йөз иллеләп кеше Болгарга барды.

– Болгарга барудан тыш, тагын нинди каршылыкларга еш юлыга идегез?

– Намаз укыганда да төрле каршылыклар белән еш очрашырга туры килә иде. Намазларның фарызын укыганнан соң, сөннәтен укымыйча чыгып китүчеләр күп иде. Әлбәттә, бүгенге көндә бу күренеш бөтенләй бетте, дип әйтеп булмый. Яшьләр арасында хәзер ачыктан-ачык дәгъват кылучылар юк, алар бераз тынып калды. Әлбәттә, болар минем тырышлык кына түгел. Моңа район башлыгы Наил Шакировичның да ярдәме зур булды. Көч структураларына: “Әлегә егетләргә тимәгез, алар адашканнар гына. Бәлки, Аллаһның рәхмәте белән кабаттан шушы туры юлга кайтырлар”, – дип әйткән идем. Ни генә дисәң дә, аларны ялгышучылар, дип әйтәсе килә бит инде. Мин аларны яклап калдым. Бүгенге көндә мондый “авыру” йөртүчеләр бетте, дип әйтеп булмый. Гади халык инде терелде, имамнар барысы да хәзер хәнәфи мәзһәбе буенча бара, шуңа күрә, алар арасында ачыктан-ачык дәгъват булмаса да, әле намазларда кайбер мәчетләрдә сөннәтне укымыйча чыгып китүчеләр бар. Бу – нигездә, шәһәрдә, авылда мондый күренеш юк, дип әйтсәң дә була.

– Алты ай эчендә тагын нәрсәләр эшләдегез, нинди чаралар үткәрдегез? Бүгенге көндә ниләр белән мәшгульсез?

– Май аеннан бирле имамнарны аена бер мәртәбә җыеп, җыелыш үткәрәбез. Уйлашып-киңәшеп эшлибез. Беренчедән, дәгъват буенча зур эшләр алып барырга тырышабыз. Икенчедән, кадрлар мәсьәләсенә игътибарыбызны арттырдык. Өченчедән, мәчетләрнең документларын рәткә китерү буенча күп кенә эшләр башкарабыз. Мәчетләрне кышка әзерләү, газ, электр ялгау буенча да күп кенә мәсьәләләрне хәл иттек. Бүгенге көндә барлык мәчетләребез дә газ белән тәэмин ителгән. Алай гына да түгел, киләсе елдан газ бирүне бер дә туктатмаска, дип, газ оешмасы белән килештек. (Ә бит газны яңадан ялгау мәчеткә 4500 сумга төшә иде.) Хәзерге вакытта килешүләр төзү белән мәшгульбез. Бикүле һәм Иске авыл мәчетләре янган иде, аларны яңадан сафка бастырып киләбез. Бүкүледәге мәчетнең түбәсен генә ябасы калды инде. Яшьләр белән Рамазан аенда актив эшләдек. Көн саен ифтар ашлары оештырдык. Авыллардагы инвесторларны да җәлеп иттек. Аннан соң, монда безнең шушы районда элек гает намазларын бер мәчеттә бер көнне, икенче бер мәчеттә бүтән көнне үтә торган булган. Бу нәрсәгә быел нокта куелды. Корбан бәйрәмен дә матур гына үткәреп җибәрдек. Инвесторлар, Фатыйх Сибагатуллин, Әхтәм Сөләйманов кебек шәхесләр корбан чалу өчен матди яктан ярдәм күрсәтте, корбан ашлары оештырды. Иң шатлыклысы – миннән яшь эшмәкәрләр килеп: “7 ноябрьдә Шикәр заводы бистәсендәге мәчеттә 200 кешелек корбан ашы үткәрик әле”, – дип сорады. Биш сарык суеп, мәчетнең эченә дә, тышына да өстәлләр әзерләп, халыкны чакырып, мәҗлес үткәрдек, вәгазьләр сөйләдек. Бик матур Коръән ашы булды бу, мин бик тә шатландым. Ул көнне мәчеткә барлыгы өч йөзләп кеше килгән иде. Килә алмаучыларга егетләр ит таратты. Менә шундый чаралар уздырдык. Моннан тыш, документация эшен билгеле бер тәртипкә салдык. Декабрь айларына мәчетләрне теркәү эшен төгәлләрбез, дип уйлыйм. Иң куанычлысы – яшьләр, үзләре теләп, тынычлыкны яклап, бердәмлекне сайлап, мәхәлләләребезне ныгытырга, үз тәҗрибәләрен арттырырга, дигән фикер белән килеште. Булган белемнәрен кулланып, өммәтебез өчен эшләргә әзер булуларын җиткерде. Моннан тыш, районыбыз укытучыларының август киңәшмәсендә катнаштым, тарих укытучылары секциясендә чыгыш ясау мөмкинлеге туды. Нәтиҗәдә, быелның 1 нче сентябреннән Нурлат районындагы 33 мәктәпнең унөчендә “Диннәр тарихы һәм мәдәнияте” дип аталган дәресләр кертелде. Укытучылар Аллаһ ризалыгы өчен әлеге дәресләрне алып бара башлады. Район башлыгы, җитәкчеләр һәм мөхтәсибәт тырышлыгы белән районда 15 татар мәктәбен һәм татар балалар бакчаларын саклап кала алдык... Без – өлкәннәр, булган тәҗрибәбез белән яшьләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.

– Нурлат мәдрәсәсендә эшләр ничек бара?

         – Май аеда мөфти белән очрашуда бинаның түбәсен ябып, ишек-тәрәзәләрен куярбыз, дип әйткән идем. Вәгъдәбездә тордык, бинаның эчке эшләрен генә эшләп бетерәсе калды. Киләсе елга ут-су, газ кертербез, дип уйлыйм. Быел иске мәдрәсәдә укулар оештырдык. Теләге булганнарга яшь буенча бернинди дә чик куелмаган. Мәдрәсә турындагы негатив фикерләрне бетерү өстендә эшлибез, аның начар даны чыгу сәбәпле, торып укырга кеше җибәрүчеләр әле сирәк. Заманында елына 35-40 шәкерт тәрбияләп чыгарган мәдрәсә, “ваһһабчылык авыруы” нәтиҗәсендә, район халкы балаларын җибәрергә теләми. Аллаһ боерса, эшебез җайланыр, дип уйлыйм. Халык арасында дәгъват алып барабыз. Мәдрәсәдә эшне яңача, заманча оештырырга телибез.

– Тагын нинди хыялларыгыз бар?

– Хыяллар күп. Мәдрәсәне төзеп бетереп, Казандагы аграр университет (яки аның колледжы) филиалы белән берлектә шәкертләргә дини һәм дөньяви белем бирәсе иде. Яшь дин белгече авылга килгәч, мәчеттә эшләү белән беррәттән я фермер, я умартачы яисә авыл хуҗалыгының башка өлкәләрендә эшләүче белгеч була алыр иде. Моның өчен мәдрәсәнең дәүләт карамагында булуы кирәк һәм мәдрәсәнең җире булырга тиеш. Әгәр дә без муллаларның сәдака акчасына гына яшәмәүләрен, бер-беребез арасында татулык, тынычлык булуын телибез икән, без боларны эшләргә тиеш. Әлбәттә, моның өчен яшьләрдә әхлаклылык, белемгә омтылу кебек сыйфатларны тәрбияләү кирәк.

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Уңышлар Сезгә!   

 

Әңгәмәдәш – Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

 

Башка журналлар

Халык белән бергә

16 февраль 2012 ел 15:35

Хәзрәт сүзе – үтемле

16 февраль 2012 ел 15:33
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы