Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ: “Аулак урында гына хайван суярга рөхсәт итәр идем”

11 ноябрь 2011 ел 18:08

– Кызганыч, быел корбан чалырга өлгерә алмадым. Мосафир булдым, дип акланасым килми: әлеге дини йоланы үти алмыйча калуымның төп сәбәбе – корбанлык турында алдан  сөйләшеп куярга җитешмәвемдә. Мин, гадәттә, корбан чалуны авылда үти идем. Быел, көне җитәрәк кенә авылдашларыма шалтыратып карадым, юк, нихәл итәсең, сарык табылмады. Казан мәчетләрендә дә корбанлык турында алдан килешеп куярга кирәк икән. Шәһәрдән тапкан булсам да, аны кеше тулы машинада авылга алып кайтып йөрүләре, аннан соң суючысын табуы – шулай ук җиңел эш түгел. Хәер, без акланырга оста. Гафу үтенәм, быел уйламадым. Ә узган ел корбан гаете вакытында больницада идем. Шунысын да уйлап куйдым әле: былтыр миңа Корбан бәйрәме алдыннан операция ясаганнар иде, шул чакта да корбан чалырга җитешкән идем...

Шунысы гаҗәп: узган елны корбан итен кая куярга белмичә аптырап беткән идек, быел без чалмагангамы, күчтәнәч итеп корбан ите китерүчеләр дә аз булды. Мөгаен, әнием исән-сау булганда аңа дип китергәннәрдер инде. Өстәвенә, корбан итенә аерым игътибар булырга тиеш дип саныйм: аны теләсә кайда таушалдырып йөртергә ярамый. Без гаиләбез белән моңа җаваплы карыйбыз: суыткычта аны аерым урынга куябыз, бүтән итләр белән (калганнары да хәләл булса да) бутамаска тырышабыз. Ә болай мин һәрдаим “Казан нуры” мәчетенә йөрим. (Тик, төзелеш сәбәпле, мәчет әйләнә-тирәсендә казу эшләре алып барылганлыктан, машина белән килүчеләргә бераз кыенлыклар туа башлады.)

Казанда быел теләсә кайда корбан чалырга рөхсәт булмады. Әлбәттә, бу шулай булырга тиеш, тәртип кирәк. Санитария таләбе үтәлү-үтәлмәү бер читтә торсын... Әмма, шәхсән үзем, яше-каршы, балалар каршында, кеше күзе алдында хайван сую процессы баруны бөтенләй аңламыйм. Ә бит бу европалыларда алай түгел. Әби-бабаларыбыз да елның бу вакытында каз өмәләре уздырган. Җир туңдыргач, эре терлек суйган. Ә бит алар мондый эшне аулак урында, кеше күрми торган җирдә башкарган. Мал-туарның каны, биологик калдыклары туфрак белән күмеп куелган. Безнең әле күп нәрсәгә өйрәнәсебез бар. Мисал өчен, Төркиядә теләсә кем корбан чала алмый, бу эшне башкарырга алынам дигән кеше анда махсус курсларда укып, имтихан тапшырып, сертификат алырга тиеш. Ә бездә мал суючыларның хәтта медкнижкалары да юк, һәрхәлдә, аны таләп итәргә кирәк, дигән сүзнең булганы да юк. Югыйсә, бүгенге көндә медкнижкасыз кибеткә азык-төлек ташучы булып та урнашып булмый, ә корбан чалучы булып йөреп була. Мәчетләргә корбан чалучылар туплаганда шунысына да игътибар итсәләр иде. Минем “санитария таләбе” дигән төшенчәне катлауландырасым килми, әмма шулай да бер сарык чалган өчен биш йөз сумга кадәр акча сорыйлар икән, барысы да наят булырга тиеш. Акча түлисе килмәгән кеше авылына алып кайтып чалсын! Үз күзе белән күреп килсен: анда да бит теләсә кайда чалмыйлар. Авылда кеше бер-берсен яхшы белгәч, бу эшне дә пөхтә, чиста, оста, җиренә җиткереп башкарган кешегә әйтергә тырышалар.

Гомумән алганда, ислам дине әдәбе буенча, теләсә кайда мал чалырга ярамый (аеруча, бу эшне агым су, кое-чишмә, зират яннарында үтәүдән сак булырга кирәк). Мин, мәсәлән, үзем мал чалганны карап тормаска тырышам, хайванны бик тә жәллим. Кайчагында телевизор экраннарыннан, газета битләреннән мал-туар каны коелу мизгелен күрсәтәләр икән, моңа, әлбәттә, без – журналистлар гына гаепле. Бигрәк тә моннан карагруһ, ультрашовинистик темага эшли торган массакүләм мәгълүмат чаралары бик оста файдалана. Без аларга ирек бирмәскә тиеш. Менә шул хакыйкатьне аңлату җитми безгә һәм корбан чалу процессын балалар, әлеге күренешне йөрәге, күңеле аша уздыра алмаган кешеләр күрмәслек итеп эшләргә акылыбыз, көчебез, тәрбиябез җитми дип әйтер идем. Шул ук корбан чалуны безнең көннәрдә “вәхшилек” дип күрсәтергә омтылыш ясаучылар да бар. Мин бу фикерне шушы атнада чыккан “Безнең гәҗит”тә дә бирергә тырыштым. Интернетта корбан бәйрәме темасына багышланган форумнарда утырсаң чәчләр үрә тора. Без үзебез дә үзебезнең газеталарыбызда кулга кул тотынышып яшәүче башка кардәшләребезгә Корбан бәйрәменең кайбер нечкәлекләрен аңлата алмыйбыз. Минем үземнең дә кайбер чиста рус кешесенең базарларда хәләл ит сорап йөргәннәренә шаһит булганым бар. “Хәләл” сүзе бүгенге көндә бар халык өчен дә “чиста” сүзе белән аваздаш. Ә нәрсә, безнең Корбан бәйрәме көннәрендә чалган малларыбыз хәләл түгелмени? Димәк, без гаеттә дә мөселман булмаганнарга хәләл, чиста ит таратуыбызны, бәйрәм көннәрендә дә пакьлек-сафлыкка тагын да якынаюыбызны аңлатырга тиешбез. Ә бит, уйлап карасаң, ит комбинатларында малны кот очарлык итеп үтерәләр, минем, хәтта, укыганым бар, бүгенге көндә кешеләрнең кансызлана баруы – шушы ит комбинатлары аркасында. Анда чират көтеп торучы мал «коллегасының» үлгәнен карап торып, курку инстинкты ит күзәгенә дә кереп сеңеп кала икән. Шушы итне ашаган кеше яисә җанвар буыннан-буынга кырыслана, вәхшиләнә бара, дип укыганым бар һәм мин моңа ышанам. Чөнки ислам дине кануннары буенча малны тыныч кына, кычкырмыйча, сыйпап кына, сиздермичә генә, иркәләп кенә чалырга кирәк. Мал чалганда хайваннар бер-берсен күрергә тиеш түгел. Хәтта бу кагыйдә тавык, каз кебек кошлар суйганда да үтәлергә тиеш.

Мин беркайчан да – газетада да, телевидениедә эшләгән вакытта да – мал сую процессын тасвирламадым, фотога да төшермәдем. Мин экраннардан корбан чалуны күрсәтү яклы түгел. Малны чалып җибәргән вакытны махсус күрсәтәләр бит. Бу хәлне тыярга тиешләр. Чөнки канга кеше күнегә башлый. Ул экранда да, рәсемдә дә күренергә тиеш түгел. Малны бугазлаган вакытны күрсәтү – мәгънәсезлек. Гомумән алганда, мин мөселманнарга аулак урында гына хайван суярга киңәш итәр идем.

Нияз САБИРҖАНОВ язып алды

Фото business-gazeta сайтыннан алынды

“Дин вә мәгыйшәт” газетасыннан

          

Башка журналлар

Зирәклек патшалыгы

09 апрель 2012 ел 10:45

Кышкар авылы мәчете

30 март 2012 ел 14:00
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы