Чын хаҗиның хаҗы

28 октябрь 2011 ел 14:13

Тугры хәлифәләрнең бишенчесе Гомәр ибне Габделгазиз хаҗ сәфәренә кузгала. Аның ике дөясе һәм хаҗга барып кайтырлык мал-туары була. Ләкин Гомәр Кәгъбәтуллага хәтле барып җитә алмый. Ул су буена утырып хәл алырга ниятли. Ашап-эчеп, ял итеп ятканда ул бер хатын-кызны күреп ала. Әлеге хатын яр буеннан ашыгып барып, елгадан нәрсәдер алмакчы була икән. Гомәр ибне Габделгазиз бераз күтәрелеп караса, ни күрсен, суда тавык үләксәсе ята. Ул хатынга болай ди:

–  Әй, мөэминә! Сез белмисезмени мөселман кешесенә үләксә ите ашау хәрам икәнлеген!

Әлеге хатын башын бераз күтәреп:

– И, мосафир, мин сезне белмим, танымыйм, – ди. – Мин галимә дә түгел, җитәрлек гыйлемем дә юк. Әмма хәзрәтләр авызыннан: “Өйдә бер (хәләл) ризык та булмаганда, үтереп ашыйсы килгән чакта, җанны саклап калу өчен мәет итен дә ашау ярый”, – дигән сүзләрне ишеткәнем бар иде. Өченче көн китте инде, минем өемә бернинди дә ризык кергәне юк. Ирем (хәләл җефетем) вафат булды. Бер күкрәк сөте имгән, моннан тыш, тагын өч һәм алты яшьләрдәге балаларым бар. Ирем һәр көнгә җитәрлек ризык алып кайта иде. Мин әлеге үләксә тавыкны “бәлки бу безнең бүген ризыгыбыз булыр”, дип алмакчы идем. Аны ашарга ярамаганлыкны яхшы аңлыйм, әмма нишлим соң инде, бүтән чара юк бит?! – ди.

Бу сүзләрне әйткәч, хатын-кызның күзләреннән яшьләр ага башлый. Хаҗга юнәлгән Гомәр бер дөясен, юл чыгымнарын капларга җитәрлек булган бөтен мал-туарын шушы апага тапшыра.

– Әй, мөэминә! Син минем кебек бер зәгыйфь бәндәгә дога кыл, – дип әйтә Гомәр.

Бу хатын-кызның шатлыгы дөньяга сыймый. Ул бик тә куанып, күз яшьләре белән Ходайга ялварып дога кыла:

–  Синең кем икәнлегеңне дә белмим, ләкин Аллаһ бәндәсе бул, әүлиялардан бул. Син бик нык ярдәм иттең безгә, – ди.

Һәм Гомәр монда килгән дөясе белән бернинди ризыксыз кире кайтып китә, хаҗга бармый. Ул өенә кайтып, йорт эшләрен дәвам иттерә. Хаҗга киткәннәр әкренләп кайта башлыйлар. Кайтучыларның һәммәсе Гомәргә болай дип әйтә икән:

– Йә, Гомәр, Аллаһы Тәгалә синең хаҗыңны кабул кылсын!

– Мин бит хаҗга бармадым, – дип җавап бирә Гомәр.

– Әй, безне алдалама инде. Булдың бит...

Башта бер-ике кеше, аннан соң күпләгән халык: “Йә, Гомәр, хаҗың кабул булсын!” – дип дәшә башлагач, Гомәр үзе дә гаҗәпкә кала.

– Ни сөйлисез соң сез? Бәлки, сез мине кем белән булса да бутыйсыздыр. Мин бармадым бит, ярты юлдан әйләнеп кайттым, – дип җавап кайтара торган була ул.  

–  Юкны сөйләмә. Безнең белән корбан чалдың, безнең белән Бәйтулла тарафына тәваф кылдың.

Бу сүзләрдән соң Гомәр хәйран кала. Ястү намазын укыганнан соң да йокыга китә алмыйча ята. Кинәт кенә тирән йокыга чума да, төш күрә. Һәм шул төшендә бер тавыш ишетә. Шул аваз әлеге бәндәнең акылына, җанына, рухына эндәшә икән:

–  Йә, Гомәр! Синең хаҗ кылмыйча, юлыңа очраган фәкыйрь, мескен, мохтаҗ хатын-кызны һәм аның сабый балаларын шатландырганың, бар байлыгыңны аларга тапшырып, ярты юлдан әйләнеп кайтканың өчен Аллаһы Тәгалә быел барлык хаҗиларның да хаҗларын кабул итте. Ул синең сурәтеңдәге бер фәрештәне иңдерде. Фәрештә исә сезнең өчен корбан чалды, Кәгъбатулла, Сафа-Мәрва тирәсен дә әйләнде. Һәм агымдагы елда хаҗ кылучыларның хаҗлары синең шушы гамәл-адымың хөрмәтенә кабул ителде.

Гомәр уянып киткәннән соң төштә ниләр күргәнлеген аңлый, анализлый һәм бу хәлне башкаларга да сөйли.

Мөхтәрәм кардәшләрем! Әлбәттә, хаҗ кылу – фарыз гамәл, ул бик тә саваплы эш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә хаҗ кылып кайтучылар турында болай ди: “Хаҗ кылып кайткан кеше хаҗ вакытында буш, бозык сүзләр сөйләмәсә һәм бозыклыклар кылмаса, ул яңа туган сабый бала кебек, гөнаһларыннан арынып, пакьләнеп, чистарынып калыр”.

Ислам динендәге барлык гамәлләр дә саваплы. Хаҗ гамәлен үтәү адәм баласын нинди олы дәрәҗәләргә ирештерсә, шулай ук намаз уку, ураза тоту, бүтән кардәшләреңә авызыңдагы телең, кулың яисә малың белән ярдәм итү – боларның һәммәсе дә кешегә шундый ук дәрәҗәләр бирер. Әмма шушы изгелекләр бакчасында йөргән вакытта акыллы һәм зирәк мөселман кешесе, урынына һәм вакытына карап, Гомәр ибне Габделгазиз кебек изгелекнең иң кирәклесен сайлый белергә тиеш. Гомәрнең дә хаҗга юнәлүе изге эш иде. Әмма юлында очраган тол, мохтаҗ хатынга ярдәм кулы сузып, ул хаҗын кылмыйча, аның бөтен малын шушы мохтаҗ кешегә тапшырып, өенә кайтып китүе – тагын да зуррак, изгерәк гамәл булып чыкты. Ягъни, бер генә сүз белән әйткәндә, Гомәр – ихлас күңелле мөселман булганга күрә, ике изге эш арасыннан үтә дә әһәмиятлесен, моннан да файдалырагын, изгерәген сайлап ала белгән, дип нәтиҗә ясый алабыз.

Ни гаҗәп, хәзерге вакытта мөселманнар арасында бик сәер күренешкә тап булырга мөмкин. Алар: “Хаҗга бару – иң саваплы эш”, – дип, әллә ничәшәр тапкыр хаҗга барып кайтулары белән мактанырга тотына. Һәм үзләрен бик тә саваплы, дәрәҗәле мөэминнәр дип хис итәләр. Бу – ялгыш фикер. Беренчедән, кайбер вакытта, хаҗ кылучыларны читтән күзәтеп торганда, аларның хаҗга барып кайтулары белән горурлану-масаю хисләрен уртаклашуларына да юлыгасың. Бу – бер дә дөрес түгел. Икенчедән, хаҗ гамәле сәламәтлеге, малы, мөмкинлеге булган кешеләргә генә фарыз. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Әй, мөэминнәр, бурычка кереп булса да хаҗга барыгыз”, – дип әйтмәде. Тагын бер мәртәбә шунысына да басым ясап узасым килә: хаҗ гыйбадәтен үтәү – сәламәтлеге, малы, юлы имин булган кешегә гомерендә бер генә тапкыр фарыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “ Хаҗ кылу – мөмкинлеге булган кешегә генә тиешле”, – дип әйткән. Өченчедән, хаҗ гыйбадәте ислам дине кушкан барлык изгелекләр арасында иң беренче урында торып, иң изге гамәл булып саналса, Аллаһы Тәгаләнең иң сөекле бәндәсе Мөхәммәд (с.г.в.) гомерендә бер тапкыр гына хаҗ кылу белән чикләнмәгән булыр иде.

Кардәшләрем! Акыллы вә зирәк булырга Аллаһ Раббыбыз һәммәбезгә дә насыйп итсә иде. Күңелеңдә булган диндарлыгыңа таянып, Гомәр ибне Габделгазиз кебек изге гамәлләр арасыннан саваплырагын таба белергә язсын! Бер мәртәбә хаҗга барган булсагыз, икенче тапкырында үз урыныңа бүтән кешене җибәрегез яки хаҗ кылырга җитәрлек малыңны Гомәр кебек файдалы җирләргә сарыф итегез. Аллаһы Тәгалә үз ярдәменнән ташламаса иде!

Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН,

Казан шәһәре казые,

“Шамил” мәчете имам-хатыйбы 

Фотолар islam.ru сайтыннан алынды

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Зирәклек патшалыгы

09 апрель 2012 ел 10:45

Кышкар авылы мәчете

30 март 2012 ел 14:00
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы