Мәккә-Мәдинә Хаҗилары безнең хәләл тавыкларны татыячак

01 сентябрь 2011 ел 15:41

23 июнь көнне, Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов тарафыннан, Динар Садыйков диния нәзарәтенең Хәләл Комитеты рәисе дип билгеләнә. Динар Илсур улы Садыйков тумышы белән Балык Бистәсе якларыннан. 1979 елда туган һәм 7 сыйныфка тикле Балык Бистәсе мәктәбендә укыган. 1992 елда укучылар төркеменә ияреп, Төркиягә укырга китә.

Анда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Университетта укып чыгып, берничә ел эшләп, Татарстанга кире әйләнеп кайта. Монда кайтканнан соң, сату-алу өлкәсендә, төзелештә эшләп алырга туры килә аңа. 2007 елда инде ул Татарстан диния нәзарәтенең Хәләл Комитетына эшкә килә. Күз ачып йомган арада 4 ел уза да китә. Шул уңайдан без Динар Садыйков белән очрашып, хәләл индустриясенең үсеше, таралышы, мәгънәсе турында сөйләштек.

Хәләл ризык нигә кыйммәт?

Хәләл ризык, гадәттә, гадәти ризыктан аерыла. Аның эчендә хәләл иттән тыш, төрле катнашмалар, химик матдәләр, тәмләткечләрнең өлеше мөмкин кадәр аз була. Хәләл казылыкта итнең өлеше зур була. Без бары тик үзебез тикшергән җитештерүчеләр өчен генә җавап бирә алабыз.

Безгә еш кына сатып алучылар, нигә хәләл ризыклар, башка гадәти ризыклар белән чагыштырганды кыйммәтрәк дип шикаять итә. Аны әлбәттә арзан итеп тә эшләп була ул. Бүгенге көндә химиклар бит бик яхшы эшли, алар ничек итеп 100 грамм иттән, төрле химик мәтдаләр кушып, сезгә 1 килограмм ит ясап бирәлә.

Бу очракта инде аның составы хәтерне калдырыр дәрәжәдә булачак. Менә кибетләрдә 100 сумга бер килограмм сосиска сатып алып була.Бу нинди сосиска була инде, бәлки аның исе белән тәме генә бардыр? Шуңа да, хәләл казылык итле булганга күрә, аның бәясе дә артыграк була.

Киләчәктә хәләл ризыкны премиум классына гына туры килә торган итеп тугел, шулай ук, эконом классына да туры китереп җитештерү күзалланыла. Безгә арзан бәягә хәләл кирәк диючеләргә, без инде аңлатма ясаячакбыз, менә сезгә арзан хәләл, тик анда тәмләткечләр, катнашмалар, химик матдәләр күп.

Чөнки башкача аны ясап булмый. Бүгенге көндә сыер итенең бәясе күпләп сатучыларда да 150 сумнан ким тугел, соңыннан итне сөякләреннән чистартсаң, итнең бәясе 250 сумга күтәрелә. Менә бу 250 сумлык иттән ничек итеп 100 сумлык колбаса ясап булсын соң? Кеше үзе базардан сөякле итне килосы 170 сумга сатып ала, уйлап карасыннар иде бераз. Шул юнәлештә халыкка аңлатмалар булачак.

Хәләл җитештерүченең чыгымнары?

Эре мөгезле хайваннардан башласак, анда электр тогы кулланылмый, хайванны егып, кыйбла тарафына юнәлдереп, кул белән бисмилләһ әйтеп чалына. Бер сәгать эчендә 1-2 сыер урынына, җитештерүче гадәти ысул белән 10 сыерны эшкәртә алыр иде, күбрәк акча эшләр иде.

Өстәмә чыгымнарны да истә тотарга кирәк: эшләмәсә дә электр тогы өчен түләргә, аерым эшчеләр тотарга, аларга хезмәт хакы түләргә кирәк һәм башкалар. Икътисад якларына килсәк, ул аерма 5-6 сумга гына түгел, ә 20-30 сумга да җитәр иде.

Ләкин җитештерүчеләр моңа бармый, чөнки хәләл юнәлеше аларга өстәмә керем ясый, дәрәҗәсен арттыра. Без үзебез дә, ничек итеп хәләл ризыкның бәяләрен тагын да киметеп була микән дип төрле мәсьәләләр чишеп карыйбыз. Намуслы хәләл ит җитештерүчеләр безгә, менә бит, карагыз, ничек итеп без тагын да арзанрак ясыйбыз, без бит үләксә итен куллана алмыйбыз диләр.

Киләчәктә нинди юнәлештә эшләячәксез?

Тикшеренүләр катлауландырылды. Хәзер тикшеренүләр тирәнгә китте. Без, бүгенге көндә ит, сую тәртибләрен тикшерү белән генә чикләнмибез, шулай ук кушылмалар, тәмләткечләрне җентекләп тикшерәбез.

Шул ук соя аксымын гына алыйк. Табигый үсемле булса да, анда ГМО булуы бар. Ә ул безнең көндә хәрам санала. Күпләре аны хәләл, табигый дип бара. Ләкин без бүген ГМО га каршы да көрәшәбез, ул безнең ризыкларыбызда булмаска тиеш. Әгәр дә анализлау вакытында ГМО табыла икән, без аны хәләл ризыклар янына китерә алмыйбыз. ГМО бүгенге көндә дин белән генә бәйле түгел, бу бер яктан дәүләт тарафыннан эшләнә торган эш.

Бигрәк тә чит илдән килә торган ризыкларны тикшерәбез. Менә коры катнашма казылыкка кушыла, анда нинди сөяк нәрсәсе кертелгән, нинди үсемлек матдәсе катнашкан, кем белә? Мәгълүмат өчен, бүгенге ароматизаторларнын кайберларенда дуңгыз мае бар. Аны гадәти кеше белми да, кулланмый да, ә менә җитештерүчеләргә килгәндә, без инде аларга бу хакта аңлатмалар, кисәтүләр ясап җибәрәбез.

Сатучыларга белешмәләр таратылачак.

Сату дөрес алып барылмый. Сатучы хәләлне сата, әмма ысулын, тәртибен белми. Хәләл ризык үзенең вакуум төргәгендә булырга тиеш. Сатучы аны төргәксез булган килеш сатырга тиеш түгел. Кем белә, аның бит махсус тышлыгы булмаса, хәләл тамгасы күренмәсә, нәрсә сатып алганыңны белмисең, ул яктан аңлатмалар ясыйбыз. Шулай ук аның аерып кисә торган пычагы, тактасы булырга тиеш. Монда кеше факторы бар: сатучы ашыкканда онытып та җибәрә, әле генә дуңгыз колбасасын кискән иде, хәләлне дә шул пычак белән кисеп бирүе бар.

Әгәр дә хәләл кибете булса хәл башка, анда бар да хәләл. Бу кибетләрдә казылыкларны кисеп бирү рөхсәт ителәчәк, ә менә гади кибетләрдә, хәләл казылыклар бары тик үз төргәгендә генә сатылачак, кисеп бирү булмаячак.

Халык белән житди эш алып барачакбыз

Бездә кеше гариза яза белми, хокук кысаларында зарлана белми, хакларын белми.Әгәр дә белсә, алдаулар да булмас иде.

Аларның нинди хокуклары бар, нинди документлар таләп итәргә тиеш, алдаласалар инде, кайда барып гариза язарга, кемгә мөрәжәгать итәргә-шуны аңлатачакбыз. Менә миңа шалтыратып әйтә ул кешеләр, фәлән җирдә хәләл түгел дип, әмма гариза язмый. Мин дәүләт баскычларын таптыйм, кулымда кәгазь булмагач, нишлим? Син үзең өчен килдеңмени, чөнки халыктан таләп юк бит диләр.

Безнең Комитетка килеп гариза язсалар, без бу җитештерүчене барып тикшерәбез, хәтта хәләл җитештерүдән мәҗбүри рәвештә туктата алабыз.

Шулай ук миңа ата-аналар шалтырата, Казанда нинди балалар бакчасында, мәктәпләрдә хәләл ризык бар дип сорый. Мин беркайда да юк дип җавап бирәм. Нигә юк диләр? Чөнки таләп сездән юк дип аңлатам. Узен хәләл дип атаучылар булса да, аларның дөреслеге расланмаган.

Менә бит КФУ студентлары хәләл ризык булдыру өчен кул жыя. Аларның хәрәкәте нәтиҗәсез калмас дип уйлыйм, чөнки аларның саны бик күп.

Хәләл җитештерүчеләр өчен яңа шартлар

Хәзерге җитештерүчеләргә аерым хәләл линия булдыру шарт. Бу инде бер комбинатта җитештерелә торган башка ризыклар белән буталмас өчен кертелә. Әгәр дә ул бу шартларны булдыра алмый икән, аннан тыш, дуңгыз белән дә эш итә икән, аны без кабул итә алмыйбыз. Хәзер барлык шартларны туры китереп эшләүчеләр бик күп, бөтенләй хәләлгә генә күчкән эшкуарларыбыз бихисап.

Хәзер хәләл юнәлешендә эшләргә теләк белдерүчеләр шактый, без җитешә алмыйбыз.

Комитетның штаты киңәя

Тагын да бер яңа юнәлеш — штатыбызны киңәйтәбез. Комитет тагын 3-4 кешега артачак.

Эксперт нинди булырга тиеш?

Беренчедән аның дини белеме булырга, биш вакыт намазын калдырмаска тиеш. Документлары тәртиптә булырга тиеш. Шулай ук намуслы, тирән иманлы булырга тиеш. Без бу таләпләрне күктән алып куймыйбыз. Эш вакытында төрле хәлләр килеп чыга, бары тик иманы нык кеше генә нәфес теләкләренә каршы тора ала.

Без ширкәтләргә, Комитет тарафыннан, бәйсез экспертлар бүлеп бирәбез. Эксперт үзе чалмый, ул бары тик йөреп, тикшереп, ничә хайван суелган, ул иттән нинди күләм казылык чыккан, ничәсе сатылган — шул статистиканы язып бара. Баштан алып ахырына хәтле таләпләрнен үтәлгәнен-үтәлмәгәнен тикшереп тора. Чөнки без үзебез билгеләнгән күләм өчен җавап бирәбез.

Мондый шарт куймасаң, кем белә, бәлки ул бер тонна ризыкны хәләл дип сата, ә ул хәләл булып чыкмый. Җитештерүче экспертка, менә сиңа акча, йом күзеңне дип әйтә алмый, чөнки бәйсез эксперт Комитеттан акча ала. Ай азагында безгә эксперт статистиканы китерә, без карыйбыз, күләмнәрен тикшерәбез. Әгәр дә инде артыгы белән сатыла икән, бу очракта четерекле хәл килеп чыга. Бу күрәләтә алдау булып чыга. Элегрәк экспертларның кайберәүләре ширкәтләрдән хезмәт хакы алса, хәзер инде бу практика юк ителә.

Хәләлне бары тик Диния нәзарәтләре генә раслый ала

Хәләлне бары тик Диния Нәзаратлары гына раслый ала, яки алар тарафыннан расланган, билгеләнгән һәм аның тарафыннан оештырылган оешмалар гына. Безнең Комитетның оештыручысы — Диния нәзарәте. Бездә дә, чит илләрдәге кебек, төрле хәрәкәтләр барлыкка килә башлады. Без бу хәләлне алабыз да, үзебез тикшерәбез диючеләр бар. Чит илдә ул күптәннән эшләнелә, күп очракта ул оешмаларның мөфти белән бернинди дә мөнәсәбәтләре юк, шуңа да без чит илдән килгән әллә кемне кабул итмәячәкбез. Бары тик андагы дини нәзарәтләр тарафыннан билгеләнгән оешманың документ нәтиҗәләре буенча гына.

Чит илдән килә торган хәләлне ничек раслыйсыз?

Бүгенге көндә таможняга документлар әзерләнә, килгән һәрбер ризыкны безнең экспертлар тикшерәчәк. Шуннан чыгып, безнең кешеләребез чит илдән килгән документларны раслаячак, бу хәләл безнең илгә керә ала дигән документ бирәчәк.

Килгән ризыкның иң беренче, дәүләт тарафыннан расланган шаһадәтнамәсе һәм өстәмә рәвештә хәләл сертификаты була. Безнең илдә үз кануннарыбыз бар, шуларга туры килү шарт. Менә без чит илгә чыга башласак җиңел генә чыга алабызмы — юк шул!

Чит ил базарына чыгу алгоритмы?

Безгә чит илгә чыгар өчен күпме шарт куялар. Менә безнең илдә яңа гына ИСО дигән стандартлар кертелде. Дөньякүләмендә алар күптәннән эшли. Кем чит ил базарына чыгам ди икән, аңа дөньякүләм эшли торган барлык документларны булдыру тиеш.

Иң мөһиме, синең чит ил таләп иткән дәүләт стандартларына туры килүең кирәк, бу шартлар үтәлмәсә, синең булган 5-6 хәләл сертификатың да ярдәм итмәячәк, чит илгә чыга алмыйсың.

Икенче баскыч — ул хәләл сертификатларны карау.Ул ил безнең шаһадәтнамәне кабул итәргә мөмкин. Андый илләр дә бар., без менә инглизчә хәләл дип язабыз да, бүгенге көндә БДБ илләренә җибәрәбез.

Ә Согуд Гарәбстанына ничек чыгып була?

Согуд Гарәбстаны, белгәнегезчә ИКО илләренә керә. Алар исә үзләре раслаган документлардан тыш, бернинди дә документ кабул итми, аларның үз стандартлары бар. Әгәр дә син ул илләр базарына чыгарга ниятлисең икән, гариза язасың. Аларның үз экспертлары монда килә, тикшерә, барлык шартлары туры килсә генә, сиңа рөхсәт бирелә.

Менә «Акашевская» ААҖ кош ите җитештерүче ширкәтнең Бәхрәйн, Согуд Гарәбстаны базарына чыгу нәтижәсе нәрсә белән бәйле? Безнең катнашлык юк монда дип әйтә алмыйбыз.

Безнең тикшерү ысулларын охшаттылар, дөрес дип таптылар, бу — чит илгә чыгу өчен беренче адым. Бу — безнең өчен зур горурлык! Безнең тавыкларны Мәдинә, Мәккә шәһәрләре хаҗилары татып караячак. Бу — күрсәткечнең иң зур дәрәҗәсе. Әгәр дә кош итен кабул иттеләр икән, димәк, киләчәктә башка ризыкларны да кабул итерләр дигән өмет бар.

Сез мөселманнар каршында үтә дә җаваплы булдыгыз. Беренче көндә нинди хисләр кичерәсез?

Мин үземне югары дәрәжәдә җаваплы дип саныйм. Кайбер кешеләр, анда эшләү җиңел, акчасы килеп тора, дип өйтә. Ә башкача бу эшне ничек әйләндерергә кирәк. Комитетны тотар өчен күпме эксперт кирәк, һәрбер ширкәткә кирәк бит ул, аларның саны 50 дән артык хәзер. Төрле тикшеренүләр, анализлар ясатырга кирәк, сәфәрләре, хезмәт хакларын түләүне кушсаң, шактый күләмдәге бюджет килеп чыга.

Берсе дә менә сиңа берничә миллион сум, алма предприятияләрдән акча дими. Хәләл өчен без җавап бирәбез, җитештерүче дә, сатып алучы да түгел.Ул хата ясый икән, аның гөнаһы безгә килә. Шуңа күрә, җитәкче буларак, бу — бик авыр вазифа.

Минем халыкка да мөрәҗәгать итәсем килә. Без дөрес юлдан барабызмы, хаталар ясамыйбызмы — шуны әйтсеннәр иде. Безгә килеп, киңәш бирсеннәр, проблемаларын сөйләсеннәр, гаризалар язсыннар иде.

Кайбер абый-апалар шалтыратып, каты бәрелеп тә ала. Рәхмәт аларга, соңыннан гади сатып алучы күзлегеннән күп кенә мәсьәләләрнең асылына төшенә башлыйсың. Кай вакыт мактап алсалар да була, чөнки эшләгән эшләребез дә аз түгел. Эшләгәндә вак хаталар була инде, эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Бүген безнең яңартыла торган сайтыбыз бар, анда барлык хәләл җитештерүчеләр хакында кирәкле мәгълүматны табып була.

Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Әңгәмәдәш Рузилә Гәрәева

 

Чыганак: tatar-islam.ru

Башка журналлар

Зирәклек патшалыгы

09 апрель 2012 ел 10:45

Кышкар авылы мәчете

30 март 2012 ел 14:00
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы