Ураза гаете мөбарәк: республика ифтарын үткәрергә ярдәмчеләр кирәк

30 май 2016 ел 17:25

Озакламый рамазан аена аяк басачакбыз, ә “Казан Арена” стадионында авыз ачу мәҗлесен оештыру җәһәтеннән очрашулар, фикер алышулар башланды инде. Быел күмәк намаз уку стадион эчендә, ягъни футбол кырында узачак. Ун мең кешене урнаштыру, аларга тиешле урыннарын күрсәтү кирәк. Һәр килгән кунак үзен иркен тотсын өчен өстәлләр ике этажда әзерләнелер, дип көтелә.

Татарстан Диния нәзарәтендә Республикакүләм ифтар мәҗлесенә хәстәрләнү эшләре күптән башланып китте. Мәгълүм булганча, үткән елны ифтар мәҗлесендә биш меңгә якын кеше катнашкан иде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп узганча, быел ифтар ашына 10 мең кеше килер, дигән фаразлар бар. Бирегә Татарстанның дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар да чакырыла.

Мәҗлесне оештыруда волонтерларның роле дә зур булуын истән чыгармаска кирәк. Узган ел стадионда 230 волонтер эшләгән булса, быел  аларның саны күбрәк булу сорала. Татарстан Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова: “Яшьләр бүлеге булгач, безгә волонтерларны туплау мәсьәләсе йөкләнә. Быел җәмгысе 700 чамасы волонтер кирәк булачак. Алар Казаннан гына түгел, республикабызның төрле районнарыннан килерләр дип өмет итәбез”, – ди.

Волонтерларны туплау өчен яшьләр оешмалары, дини уку йортларында белем алучыларга да мөрәҗәгать итәргә җыеналар. Ифтар мәҗлесенә ярдәм итәргә теләүчеләр арасында яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бик теләп катнаша икән. 14 яшьтән алып 70 яшькә чаклы булганнар үз ярдәмен тәкъдим итә ала. Айгөл сүзләренә караганда, аларга аерым катгый шартлар куелмый. Араларында шәригать кануннары буенча яшәүчеләр дә бар, шулай  ук диннән ерак торганнары да очрый. Ипле, игътибарлы, хезмәт сөючән, матур киенгән булса, без барысына да шат, ди яшьләр җитәкчесе.

Татарстан районнарында гомер итүче яшьләр, өлкәннәр дә Казанда узачак дини чарадан читтә калмый. Мәсәлән узган ел, Кукмара районы сөендергән. “Кукмараны аерым телгә алып узасы килә, чөнки монда яше-карты – бөтенесе җыелып килгән иде. Араларында тулы гаиләләре белән дә килеп ярдәм күрсәтүчеләр булды. Ерак район дип тормадылар, Бөгелмә, Мөслимнән дә булышчыларыбыз булды. Питрәч, Чирмешән, Яшел Үзән дә үз волонтерларын безгә җибәрде. Быел әле менә Чистайдан зур төркем килер дип көтәбез. Шулай ук Казанның хәрби училищесында белем алучыларны җәлеп итәргә уйлап торабыз. Ике катта оештырылгач, аларның ярдәменә мохтаҗ без. Егетләр озатып, күрсәтеп торучылар буларак хезмәт күрсәтер дип исәпләп торабыз. Безгә, гадәттә, 14 яшьтән 70 яшькә чаклы кешеләр килә. Руслан исемле бер абый күптән безгә шалтыратып куйды инде. “Ифтарга сезгә булышырга киләм”, – ди. Олы яшьтә булуына карамастан, узган ел ифтардан соң өстәлләр ташып йөргән иде. Менә андый алтын волонтерларыбыз булганда, Инша Алла, барысын да башкарып чыгачакбыз. Шулай да ярдәмчеләребез күбрәк булуын телибез”, – ди Айгөл Биктимерова.

Аллаһының ризалыгы өчен авыз ачкан кешене ашатып, үзе дә ураза тоткан кешенең савабына ирешергә теләүчеләр булса, түбәндәге телефон аша мәгълүмат алырга мөмкин: 89274533000, яки Татарстан Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Мөршидә КЫЯМОВА

Башка журналлар

KAZANSUMMIT: Мөселман булмаганнар да хәләл продукциягә өстенлек бирә

“Хәләл” сүзен без күп очракта азык-төлеккә карата гына кулланабыз. Әмма соңгы елларда хәләл...

20 май 2016 ел 12:55

Татарстан мөфтие ветераннар белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. “Туган...

10 май 2016 ел 11:15

Остазларның каберен бел

Башкалабыздагы “Ал мәчет” җитәкчелеге 2 май көнне, дин әһелләрен һәм зыялыларыбызны җыеп, Иске татар...

10 май 2016 ел 11:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана