Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы”

19 июль 2016 ел 14:47

Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – яшьлек максимализмы чагылышы. Бүген КФУда уздырылган “Яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм идеологиясе таралуга каршы көрәш формалары һәм ысуллары. Белем бирү оешмалары роле һәм бурычлары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы алдыннан журналистлар белән әңгәмәсендә РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин әнә шул хакта әйтте.

 Чарада шулай ук РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт хезмәте, кадрлар һәм эшләр белән идарә департаменты директоры Владимир Голубовский, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТРда терроризмга каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б. рәсми затлар катнашты.

“Яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүе – бик күп факторларга бәйле катлаулы күренеш. Ул белем җитмәү, җәмгыятьнең аларга карата тискәре карашы, эшсезлек, башка социаль мәсьәләләрнең хәл итемәве, ислам дине турында объектив белем алуга мөмкинлекләр тудырылмау һәм башка сәбәпләрне колачларга мөмкин. Яшьләр үзләрен кайдадыр бик тиз генә күрсәтергә тырыша. Бу – аларга хас максимализм чагылышы.”, – дип билеләп үтте Рәфыйк Мөхәмәтшин.

КФУ ректоры Илшат Гафуров хәзерге вакытта конфессияара аерманы, каршылыкларны үзләренең сәяси максатларында файдаланучы көчләр барлыгын әйтте. Аларның еш кына ислам дине риторикасына мөрәҗәгать итүенә игътибарны юнәлтте.

“Махсус хезмәтләр мәгълүматларына караганда, “Хизб ут-Таһрир әл-Ислами”, “Әл-Такъфир вә әл-Хиджра” һәм Россиядә тыелган башка халыкара террористик оешмалар, радикаль дини берләшмәләр тарафдарлары Татарстан территориясендә дә яши. Яшьләрнең формаль булмаган радикаль группировкалары эшчәнлегендә Казан вузлары, республиканың Кама аръягы төбәге студентларының да катнашуы аяныч”, – дип сөйләде КФУ ректоры.

Аның фикеренчә, яшьләр арасында эктремизм һәм терроризм идеяләрен таратуда Интернет челтәренең роле гаять зур. Интерактивлыгы, уңайлылыгы һәм универсиальлеге белән ул күпчелек егетләргә, кызларга гадәти массакүләм мәгълүмат чараларын алыштырды, диде Илшат Гафуров.

ТРда терроризмга каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев сүзләренчә, яшьләрнең эктремистик агымнарга иярүенә юл куймас өчен аларга социаль лифтлар мөмкинлекләрен киңәйтү, ял һәм камилләшү өчен мәйданчыклар, белем бирү мохитендә уңай психологик фон булдыру, яшьләр оешмалары белән актив эшләү зарур.

“Яшьләрнең радикаль оешмаларга керүенең сәбәпләре балачакта алынган психологик травмаларга, гаиләдәге проблемаларга, әти-әниләрнең баланы тәрбияләүгә җавапсыз карашына бәйле булырга мөмкин. Әйләнә-тирәдәгеләрнең битарафлыгы да дөньяга карата нәфрәтне арттырырга һәм ялгыш юлга  этәрергә мөмкин”, – диде ул.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Владимир Голубовский күптән түгел үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә таянып, россиялеләрнең терроризм проблемасы уңаеннан борчу дәрәҗәсенең, 2015 елның мае белән чагыштырганда, бермә-бер артуын әйтте. Бу соңгы вакытта террористик оешмалар эшчәнлегенең массакүләм мәгълүмат чараларында, интертетта актив яктыртылуы белән дип саный ул. Сораштырылганнарның яртысыннан күбрәге терроризмга каршы нәтиҗәле көрәшү өчен, иң беренче чиратта, террористик эшчәнлек, аны пропагандалаган, террористларга ярдәм иткән һәм аларны яшереп тоткан өчен җәзаны катгыйландырырга кирәк дигән фикер әйткән.

Искәртеп үтик: конференцияне РФ Мәгариф һәм фән министрылыгы, Россиянең терроризмга каршы илкүләм комитеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КФУ оештыра. 2 көн дәвам итәчәк әлеге фәнни чарада 300ләп кеше катнашачагы билгеле. Аның кысаларында 4 секция һәм 3 семинар оештыру каралган. 

Татар-информ”, Ләйсән Исхакова

Башка журналлар

Ипотекалы кеше зәкят түләми

Бирсәң – савап, бирмәсәң гөнаһы юк. Сәдака бу. Сәдака-бүләкнең мәҗбүрие дә бар. Ансын зәкят диләр...

18 март 2016 ел 10:42

Бәхеттә узган гомер

17 март 2016 ел 17:53

Зәкят түләсәң, тыныч йокларсың...

Билгеле булганча, ислам дине биш баганадан тора – Аллаһны тану һәм аның берлегенә ышану, намаз уку...

17 март 2016 ел 17:48

Һөнәрле - ком өстеннән көймә йөргезә

Халкыбыз элек-электән оста куллы, һөнәрле кешеләргә дан җырлаган, аларны хөрмәтләгән. Чулпан...

14 март 2016 ел 10:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана