Лашманда укытучылар хөрмәтенә ифтар мәҗлесе үткәрделәр

23 июль 2014 ел 12:05

Лашман урта мәктәбен 1977 нче елда тәмамлаучылар авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрделәр һәм анда укытучыларны чакырдылар. Бу чараны укытучы Фаиз Билалов оештырды. Төрле яклардан кайткан классташлар алдында авыл имамы Гариф Гатин, Елховой имамы Искәндәр хәзрәт һәм башкалар вәгазь сөйләде, намаз укылды. Барча халык инде вафат булган укытучылар һәм классташлар, мәрхүм-мәрхүмәләр рухына багышлап дога кылдылар. Соңыннан мәчетнең мәдрәсә өлешендә көйләнгән табын артында тәмле ашлар белән сыйладылар.

- Изге Рамазан аенда безгә карата шундый хөрмәт күрсәткән укытучыларыбызга зур рәхмәт, - ди ветеран укытучы Миңнегөл Гыйматдинова. Башкалар да шундый фикердә.

Мондый мәҗлес киләчәктә матур традициягә әвереләчәк. Классташлар шулай килеште.

 

 

 


Кадыйр Гомәров

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Хатын-кыз эчсә, нәтиҗәсе күпкә аянычрак»

Узган елны республикада аракы эчеп үлүчеләрнең саны 356га җиткән. Әле бу үлүчеләр генә, хәмер эчү...

29 гыйнвар 2016 ел 13:03

Борындыкта – бәйрәм

Кайбыч районының Борындык авылында бу атнада бик истәлекле вакыйга булды. 120 еллык тарихка ия Таш...

22 гыйнвар 2016 ел 17:11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана