Сарманлылар ифтар ашлары үткәрәләр

23 июль 2014 ел 11:46

Ра­ма­зан ае – Ал­ла­һы Тә­га­ләнең кол­ла­ры­на күрсәт­кән чик­сез рәх­мәт-нигъ­мәт­ләре­нең иң әһәми­ят­ле­лә­рен­нән бер­се. Ра­ма­зан ае – Коръ­ән ае, Ра­ма­зан ае – рух-бәдән­не пакъ­ләү ае, Ра­ма­зан ае – рәх­мәт, мәгъ­ри­фәт, тәү­бә ае, Ра­ма­зан ае – са­быр­лык ае. Ра­ма­зан аен­да кыл­ган һәр­бер из­ге­лек өчен Ал­ла­һы Тә­га­лә әҗер­не мең­лә­гән мәр­тә­бә арт­ты­рып би­рә. Шу­ңа кү­рә мө­сел­ман­нар Ра­ма­зан аен­да күб­рәк из­ге­лек­ләр кы­лыр­га ом­ты­ла­лар.

Без­нең Шәр­лә­рә­мә авылы хал­кы да Ра­ма­зан аен зур өмет­ләр бе­лән, са­гы­нып кө­теп ала. Бу ай­да авы­лым­ның күп­че­лек ке­ше­лә­ре ура­за то­та­лар, әйт­кән сүз­лә­ре­нә, бер-бер­се­нә ка­ра­та игъ­ти­бар­лы­рак бу­лыр­га ты­ры­ша­лар, хәрәм­нән мөм­кин ка­дәр ерак­ла­ша­лар. Мә­чет­тән һәр­көн­не, биш ва­кыт на­маз­га ча­кы­рып, азан әй­те­лә. Өл­кән ке­ше­ләр бе­лән бер­рәт­тән ур­та яшь­тә­ге­ләр һәм ба­ла­лар да мә­чет­кә җы­е­лы­шып, на­маз укый­лар, иф­тар аш­ла­ры үт­кә­рә­ләр, ан­нан соң тә­рә­вих на­ма­зы укы­ла. Әнәс хәз­рәт җы­ел­ган ха­лык­ка вә­газь­ләр сөй­ли, ан­нан соң Коръ­ән укы­ла. Авыз ач­кан­нан соң на­маз укы­лып, өс­тәл ар­тын­да иф­тар ашы үт­кә­ре­лә. Мә­чет­кә 40-50 ке­ше җы­е­лып, шө­ке­ра­на итеп до­га кы­ла­лар. Тән­нә­ре­без бу ай­да сә­ла­мәт­лә­неп ки­тә. Шу­лай ук ура­за­да тәр­тип­кә, ри­зык­ның ка­де­рен бе­лер­гә, аңа ка­ра­та сак­чыл бу­лыр­га, ач­лык­ның нин­ди яман нәр­сә икә­нен аң­лар­га өй­рә­нә­без, ач ке­ше­нең хә­ле­нә ке­рер­гә ки­рәк­ле­ген аң­лый­быз.

Без­нең авыл мә­че­тен­дә һәр­көн­не иф­тар ашы үт­кә­ре­лә. Авыл хал­кы ал­дан чи­рат­ка язы­ла. Ри­зык пе­ше­рү өчен бө­тен мөм­кин­лек­ләр ту­ды­рыл­ган. Ике пе­шек­че – Ман­су­ро­ва Дил­бәр, Шәй­дул­ли­на Гөл­на­ра көн­нән-көн тәм­ле ри­зык­лар әзер­ләп, кил­гән ха­лык­ны хөр­мәт­ли­ләр. Мә­чет­кә ян ко­рыл­ма­да 50 ке­ше сы­яр­лык урын әзер­лән­гән. Иф­тар аш­ла­рын мон­да баш­ка авыл­лар­дан, Сө­лек, Кор­маш­тан, ки­леп тә үт­кә­рә­ләр.

Хәз­рәт Әнәс Гыйз­дә­тул­лин – бик ты­рыш, ал­ны-ял­ны бел­ми­чә, ха­лык­ка хез­мәт итү­че, ура­за­ның фай­да­сын, на­маз­ның ди­не­без­нең те­рә­ге икә­нен һәр­да­им аң­ла­ту­чы, юга­ры әх­лак­лы бу­лыр­га ча­кы­ру­чы ке­ше.

Бил­ге­ле, мә­чет­кә ура­за то­ту­чы­лар гы­на җы­ел­мый. Авы­ру­чы, бик олы яшь­тә­ге­ләр, ба­лигъ бул­ма­ган­нар да ки­лә. Хәз­рәт алар­ны да ачык йөз бе­лән кар­шы ала. Шу­ңа кү­рә мә­чет­кә бик күп ке­ше җы­е­ла, күб­рәк гый­ба­дәт кы­лыр­га те­ли. Ра­ма­зан ае­ның ка­де­рен бел­гән ке­бек, һәр­бер көн­нең, һәр­бер сә­гать, ми­нут­ның ка­де­рен бе­леп, аны са­рыф итү­е­без ха­кын­да со­рау­га әзер бу­лып үт­кәр­сәк иде көн­нә­ре­без­не.

 

Ро­за Шәй­гар­да­но­ва,

Шәр­лә­рә­мә авылы

sarman-rt.ru

 

Башка журналлар

KAZANSUMMIT: Мөселман булмаганнар да хәләл продукциягә өстенлек бирә

“Хәләл” сүзен без күп очракта азык-төлеккә карата гына кулланабыз. Әмма соңгы елларда хәләл...

20 май 2016 ел 12:55

Татарстан мөфтие ветераннар белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. “Туган...

10 май 2016 ел 11:15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана