Игелекле эшләребез турында гына уйлыйбыз

04 июль 2014 ел 15:50

Ел саен рамазан аен зарыгып көтеп алабыз. Мин соңгы елларда рамазан аеның һәр көнендә дә ураза тотам. Элек, күнекмәгәнлектән, юлда булганда тота алмый идек. Рамазан аен без үзебезнең яшәү рәвешебезгә керттек. Көнебез бәрәкәтле булсын, дибез. Ашау турында уйламыйбыз, игелекле эшләребез турында гына уйлыйбыз. Дуслар – мөселманнар – белән җыелып ифтар кылабыз. Бу – безнең өчен зур шатлык инде. Беренче көннәргә килгәндә, ифтарны өйдә үткәрдек, дусларымны чакырдым. 30 нчы июнь көнне Ярдәм мәчетендә булдым. 20 нче июль көнне, Аллаһ теләсә, Ярдәм мәчетендә зурлап ифтар үткәрергә ниятләп торам. Анда көн саен ифтар уздырыла торган 500-600 кешелек палатка (шатёр) бар. Быелгы рамазан буенча планнарны әле төгәл генә әйтә алмыйм, чөнки рамазан ае әле башланып кына китте. Мәрҗани мәчетендә дә былтыр бик матур итеп авыз ачтыру мәҗлесе үткәргән идек. Анда үзебезнең зыялыларыбызны, язучыларыбызны чакырып, аларны дингә күбрәк тартырга дигән максат куябыз. Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә дә матур гына итеп ифтар үткәреп киләбез. Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин белән узган елны меценат Әсгать Галимҗанов, танылган җырчыбыз Илһам ага Шакиров та килде, шулай ук академик-профессорларны да чакырырга тырышабыз. Быел мәдрәсәдә ифтар 5 нче июльдә узачак. Шәкертләр татар шәхесләрен белсеннәр, ә татар интеллигенциясе бүгенге мәдрәсәләрне, шәкертләрне, анда эшләгән мөгаллимнәрне күрсеннәр, шәкертләр белән аралашсыннар, дибез. Чөнки милләт белән дин бергә булырга тиеш.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлегенә килгәндә, безнең, Аллага шөкер, эшләребез яхшы гына бара. Районнарда да актив эшләп киләбез. Бу юнәлештә берничә ел эшләгәнлектән, администрация вәкилләре безгә нинди дә булса эштә катнашырга тәкъдим итә. Шулай ук татар теле укытучылары, завучлар белән дә тыгыз хезмәттәшлектә торабыз. Төрле оешма эшләрендә катнашабыз. Аларга да бергә булу кирәктер, дип уйлыйм. Безнең Казан бүлеге аз булса да күп эшли. Иҗтимагый оешма буларак эшләве җиңел түгел ул. Монда актив, инициатив кешеләр булу безне шатландыра. Әйтергә кирәк, ул безгә ышаныч бирә. Ниндидер бер эшне, нәрсәне дә булса күрсәтер өчен түгел, Казан Думасы депутаты булганда да, бигрәк тә дини, милли мәсьәләләрдә эшләүне үземнең бурычым дип саныйм. Дин ул – дәүләттән аерылган булса да, халыктан аерылмаган. Бу – бик кирәкле эш. Ул миңа бик тә ошый. Үзләренең фикере, тормыш тәҗрибәләре булган кешеләр белән эшләү кызыклы. Шуның өчен бик тырышып эшләргә кирәк. Өлкән буын зыялыларыбыз белән эшләү, киңәш тоту – үзенчә бер табыш.

Фәрит МИФТАХОВ,

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты

Башка журналлар

Актанышта Рамазан бәйрәме үтте

Ураза гаетенең икенче көнендә – 6 июльдә Җәмигъ мәчете каршында районкүләм чара үтте быел...

11 июль 2016 ел 11:32

“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды...

24 июнь 2016 ел 14:30

Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен...

23 июнь 2016 ел 15:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана