Без яшәгән йортта берәү вафат булды. Аны җиренә җиткереп, соңгы юлга озаттылар. Өчесен дә, җидесен дә, кырыгын да хатыны оештырды, хөрмәтле Фәүзия ханым абыстайны, хатынкызларны чакырып, Коръән укытты.
Берничә көн узуга, Фәүзия ханым безгә атылып килеп керде дә ашыга-ашыга сөйли башлады: – Каенанамны төшемдә күр-дем. Ул миңа әйтә: “Фәүзия, шушы ук подъездда бер дога укучы бар. Шуны табып, Коръән укыт”, – ди. Мин үзебездәге кешеләрдән сораштым, сезнең хакта әйттеләр. Каенанамның исеме – Минҗиһан. Ирем Камилгә һәм каенанам Минҗиһанга дога кылуыгызны сорыйм.
Шул көннән мин Минҗиһанга, Фәүзиянең иренә, аның әтисе Хәлиуллага, Камилнең вафат булган 4 улына да дога кыла башладым.
Көннәрдән беркөнне Фәүзия ханым белән баскычта очраштык. Ул мине кочып алды да елый ук башлады. “Ирем Камилне төшемдә күрдем. Өстендә ап-ак кием. “Фәүзия, минем кара киемнәремне акка алыштырдылар”, – диде ул елмаеп. Менә шулай Камилем белән очраштым бит әле”, – диде Фәүзия.
– Фәүзия, Раббыбыз догаларыбызны кабул итә бит, бу хәлгә бергәләп шатланыйк, – дидем аңа.
– Үзем дә Коръән укырга, дога кылырга өйрәнәм әле. Иртәгә үк якындагы мәчеткә намаз тәртипләренә төшенү өчен барам, – диде ул ныклы карарга килеп.
Мин чираттагы ялга киттем. Туган якларымнан әйләнеп кайтуга, Фәүзия ханым тагын очрады. “Зөлхияттәй, Коръән, намаз укырга, дога кылырга өйрәнеп киләм инде. Хәзер без Болгарда вафат булган әби-бабаларыбыз, Казанны яклап шәһит киткәннәр, нәселләре киселгәннәр, догага мохтаҗ булганнар, әти-әниләребез ягыннан 70 буын әби-бабаларыбыз рухына да бергәләп дога кылабыз”, – диде Фәүзия ханым зур шатлыгын уртаклашып.
Менә шулай, дусларым! Кем кайчан Раббыбыз күрсәткән юлга чыга бит! Кешеләр дөньяга ни өчен килүләре, кая барулары, мәңгелеккә нәрсә алып китүе хакында да уйланалар. Менә күрәсезме, кардәшләрем, Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең кушканнарын үтәүгә күчү беркайчан да соң түгел. Болар турында ныгытып уйланыйк, җәмәгать. Раббыбыз зирәк зиһен бирсен барчабызга!
Зөлхия ХӘЛИЛОВА, Бөгелмә