“Фазаиле-ш-шөһүр яки саваплы гамәлләр” китабы басылганга 160 ел

17 июнь 2014 ел 09:52
2014 ел илебездә һәм республикабызда  Мәдәният һәм сәнгать елы буларак игълан ителде. Шулай ук быел якташыбыз Җамалетдин Бикташиның “Фазаиле-ш-шөһүр яки саваплы гамәлләр” китабы басылып чыгуына да 160 ел тула икән.
 
Җамалетдин Бикташи хәзрәт 1803 елда Мәмәшир авылында туган. Мәмәшир, Мәчкәрә, Көек мәдрәсәләрендә гыйлем алгач, ул Мамадыш өязенең Шәдче авылында имам булып урнаша һәм бу вазыйфаны 1873 елга кадәр башкарып вафат була. Бүгенге көндә аның нәсел дәвамчылары Казан, Мәскәү шәһәрләрендә яши һәм алар арасында фән кандидатлары, эшмәкәрләр бар. Заманында күренекле галим, тарихчы, дин эшлеклесе Риза Фәхретдинов та аны “Бөтен Русия мөселманнарының гомуми остазы” дип атаган. Бикташи эшчәнлегенең әһәмияте шунда –  ХIХ йөз уртасында ул татарлар өчен туган телләрендә  “Фазаиле-ш-шөһүр яки саваплы гамәлләр” дигән дәреслек язуга ирешкән. Бу дәреслектә тормышның тискәре яклары, кешенең җитешсез сыйфатлары коры тәнкыйть аша түгел, ә бәлки тирән мәгънәле кыйссалар, гыйбрәтле, зирәк вакыйгалар аша бәян ителә. Берәү үзенең малы күп булмаса да, ятим-мохтаҗ кешегә сәдака бирә. Шул вакыт сәдакага биргән мал телгә килеп әйтә: “Син мине бу дөньяда саклый идең, ләкин үзеңнән өзеп булса да, сәдака итеп бирдең. Инде мин сине дөньялыкта афәт-бәладән, ахирәттә җәһәннәм утыннан саклармын”, - дигән юллар бар әлеге китапта. Барлык ихласы белән дин тоткан татар кешесе өчен мондый хикәятләрнең тәэсире бик көчле булган.
 
Дәреслек иң беренче тапкыр 1854 елда, ягъни моннан 160 ел элек Казанда басылып чыга. ХХ йөз башларына кадәр зур тиражлар белән кат-кат басылып, халкыбыз арасында таралып бетә бара. Шунысы сөенечле: 1994 елда 25 мең тираж белән кабаттан басылып чыккан әлеге китап тиз арада сатылып та бетә. 2010 елда 2 мең тираж белән басылып чыккан нөсхәләре дә үз укучысын таба. Димәк, бүгенге көндә дә мондый әдәбиятка ихтыяҗ бар икән. Җамалетдин Бикташи хәзрәтнең “Фазаиле-ш-шөһүр яки саваплыгамәлләр” китабы  җәмгыятебездә баш калкыткан тискәре күренешләрдән халкыбызны, бигрәк тә яшьләребезне саклаучы бер калкан булсын иде дип телисе килә.
 
Мәүлит ШАКИРОВ,
Кукмара, Мәмәшир
 
kukmor-rt.ru

Башка журналлар

KAZANSUMMIT: Мөселман булмаганнар да хәләл продукциягә өстенлек бирә

“Хәләл” сүзен без күп очракта азык-төлеккә карата гына кулланабыз. Әмма соңгы елларда хәләл...

20 май 2016 ел 12:55

Татарстан мөфтие ветераннар белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. “Туган...

10 май 2016 ел 11:15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана