Мамадыш мәдрәсәсендә - өченче чыгарылыш

02 июнь 2014 ел 09:40

З0 май көнне Мамадышта шатлыклы вакыйга булды– дүрт ел ел дәвамында гыйлем эстәгән 19 шәкерт укуларын тәмамлады. Матур көмеш айлы, мәһабәт бинасы белән шәһәребез үзәгенең бизәге булып тирә-юньгә нур чәчеп торган күркәм, мәдрәсәбездә бәхетле шәкертләрнең шатлыкларын мин дә уртаклаштым. Кемдер шушы вакытны ничек уздырырга белми аптырагандыр, кайберәүләр бер дә файдасызга үткәргәндер. Ә менә дүрт ел элек Мамадыш мәдрәсәсенә гыйлем алырга килгән 19 шәкерт, һич тә икеләнмичә: “Безнең бу еллар заяга узмады”,- дип әйтә ала. Бик авыр чакларда адәм баласы Аллаһ ярдәменә өмет итә. Ә аның ярдәме белән дини гыйлемнәр үзләштерергә насыйп булган икән, димәк, сез - Раббыбызның яраткан коллары. Шөкер итә белгән кешегә - Аллага шөкер. Мамадышыбызда бу бинаның булуы - барыбыз өчен дә үзе бер бәхет. Күпме кеше биредә белем, икенче төрле тәрбия ала! Күпме балалар кечкенәдән үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәнә! Бу бина озак еллар халкыбызга хезмәт итсен! Әгәр шәһәребез халкының 30 проценты гына да шулай иманнарын ныгытып, шушы бинага килеп, белемнәрен арттырса, шулкадәр тыныч, бәрәкәтле тормыш башланыр иде кебек тоела миңа. Инде мөгаллимнәргә бик зур рәхмәтемне әйтер идем, чөнки аларның тырышлыгы бик зур. Башлангыч дини белемне шунда алдым. Соңгы елларда никадәр Аллаһының ярдәменә мохтаҗ кешеләр булуыбызны аңладым, кесә тулы акчаларың белән башларыңны ташларга бәрсәң дә, бер нәрсә эшләп булмый. Самолётка утырып, әллә кайларга очарга була, ләкин үз-үзеңнән кача алмыйсың. Шуның өчен иманга килик. Коръәнне күбрәк укыйк. Әгәр без үскән вакытта шундый мәдрәсәләр булып, мәчетләрдән азан әйткән тавышлар ишетелсә, бәлки без дә икенче төрлерәк булган булыр идек. Аллага шөкер, ул гомерләр артта калды.

Тантаналы вакыйгага мәдрәсәбез мөгалимнәре, районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт чакырылган иде.

Иң хәерле сүз–Раббыбыз сүзе. Шуңа күрә бәйрәмдә Коръән аятьләре яңгыравы гаҗәп түгел. Аларны бик тә моңлы итеп мәдрәсәнең директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин көйләде. Ул : “Сез - чыгарылыш. Ягъни сез - безнең мәдрәсәнең төсе, безнең мәдрәсәнең йөзе. Сезнең кыяфәтегездән, әхлагыгыздан, сезнең алган гыйлемнәрне куллануыгыздан шушы мәдрәсәнең һәм, гомумән, динебезнең шушы төбәктә булган дәрәҗәсе тора. Дәрәҗә һәм хөрмәт дигән төшенчә бар. Әгәр кеше гайбәт саткан килеш дингә килгән икән һәм шушы гайбәт сатуын туктатмый икән, Аллаһы Тәгалә аны шушы бөек Ислам динендә мөселман булдырып та, аның дәрәҗәсен кайтармый, хөрмәт бирми. Әгәр дә динебез дәрәҗәле булсын дибез икән, ул тулысынча бездән һәм сездән тора”– дип ассызыклады.

Районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев : “Җомга көннәре мөбарәк булсын. Сезгә бүген лаеклы рәвештә диплом тапшырыла. Бер караганда ул кәгазь генә, ләкин сезне башлангыч дини мөгаллим-мөгаллимәләре дип тә атарга мөмкин. Мәдрәсәдә дүрт ел укып, башлангыч дини гыйлем алдыгыз. Бу - һәрберебез өчен фарыз. Чөнки һәр мөселман намаз, Коръән укый белергә тиеш. Тик гыйлемле булуыбыз “мин күпне беләм” дип күкрәк киереп йөрү мөмкинлеген бирми. Болай фикерләүчеләр Аллаһы Тәгаләнең ачуын гына чыгарачак. Тәкәбберлек – мөселманга хас сыйфат түгел, Аллаһ сакласын. Алган гыйлемнәр, тормышта кулланылырга тиеш. Иң беренче чиратта, үзебезнең гамәлләрдә кулланырга кирәк. Һәм инде халкыбызга, милләтебезгә, районыбызга хезмәт итәргә тиешбез, чөнки моңа Аллаһы Тәгаләнең әмере бар. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сезнең арагыздан шундый төркем кеше - башкаларны яхшылыкка өндәп, начарлыктан тыючылар булсын». Аллаһы Тәгалә барчабызга да шушы яхшылыкка өндәүче төркемнәрдән булырга насыйп итсә иде” – диде.

Нурислам хәзрәт Газизов : ”Кеше гыйлем ала, ала да аннан артка тәгәри башлый. Алган гыйлемнәрегез хәерле булсын”, - диде.

Шуннан соң 19 кешенең һәммәсенә диплом тапшырдылар һәм алар ихлас күңелдән рәхмәтләрен, теләкләрен әйттеләр. Шәкертләр, үз чиратларында, аларга белем биргән Венера абыстай, Эльвира ханымнарга, Габдрахман, Ранил, Илнур, Нурислам, Айнур, Альберт хәзрәтләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Аллаһы Тәгаләнең: “Минем сүземне адәм балаларына җиткерүчедән дә сөйкемле кеше юк”, дигән сүзләре бар. Бу мөгаллимнәребез дә вакытларын, сабырлыкларын кызганмыйча башкаларга белем бирү бәрабәренә олы саваплы булырлар, иншаллаһ. “Белем алу бишектән алып ләхеткә кадәр тиеш”,–дигән Пәйгамбәребез. Диплом алучылар арасында да төрле яшьтәгеләр бар иде. Авыллардан “попутка”ларда мәдрәсәгә йөрү җиңел булмагандыр. “Укырга барганда бервакытта да машина көтеп торганыбыз булмады. Игелекле бәндәләр очрап кына торды”, – диделәр Югары Соннан Лена Сәләхиева, Минзифа Мөхтәрова, Түбән Ушмадан Вәсилә Әхмәтҗанова.

Котлау сүзләре белән Әлфия Зарипова, Әминә чыктылар.

Диплом алганнар арасында бердәнбер ир-ат бар иде. Ул Мөхәммәтнур Миннегалиев. Ул алган гыйлемнәре белән никах укуын, башка дини йолаларны үтәвен билгеләп үтте.

Диплом алганнар хисабына динебез киңәеп, тармакланып, тагын да үсеп, Мамадышыбыз чын мөселман шәһәре булса иде.

Фирая Мингалиева

Мамадыш шәһәре

Башка журналлар

Актанышта Рамазан бәйрәме үтте

Ураза гаетенең икенче көнендә – 6 июльдә Җәмигъ мәчете каршында районкүләм чара үтте быел...

11 июль 2016 ел 11:32

“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды...

24 июнь 2016 ел 14:30

Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен...

23 июнь 2016 ел 15:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана