Чаллы мөхтәсибәте ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котлады

08 май 2014 ел 14:45
8 майда Чаллының “Нур-Ихлас” мәчетендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаенан мәхәллә ветераннарын хөрмәтләү мәҗлесе булып узды. Ошбу мәхәлләдә сугыш ветераннарыннан Әсхәт ага Нәбиуллин гына исән. Ул әле аягында йөри, шуңа күрә мәҗлеснең түрендә булды. Ветераннарны котлау чыгышында мәчет имам-хатыйбы, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин моннан 20 ел элек мәхәллә әгъзалары арасында 15 сугыш ветераны булуын искә алды. “Хәзер инде тыл хезмәтчәннәре саны да әзәя бара. 
Ветераннарыбыз даими кайгырту астында булырга, яшь буын аларга зур хөрмәт күрсәтеп яшәргә тиеш,”- диде ул. Әлфәс хәзрәт мәҗлестә сугыш һәм тыл ветераннарына мәчетнең истәлекле бүләкләрен тапшырды. 
 
Котлау сүзләренә шәһәрнең “Ак мәчет”е имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли дә кушылды. Ул да ветераннарга озын гомер, саулык-сәламәтлек теләде, өлкән буын вәкилләренә хөрмәт күрсәтүнең мөселманнар өчен изге бурыч булганлыгын искәртте.

Башка журналлар

KAZANSUMMIT: Мөселман булмаганнар да хәләл продукциягә өстенлек бирә

“Хәләл” сүзен без күп очракта азык-төлеккә карата гына кулланабыз. Әмма соңгы елларда хәләл...

20 май 2016 ел 12:55

Татарстан мөфтие ветераннар белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. “Туган...

10 май 2016 ел 11:15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана