Коръән укучыга – өч яшь

14 апрель 2014 ел 10:13

Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Чишмәдән өч яшьлек Нуриман Корбанов, изге китаптан берничә сүрәне яттан укып, жюри әгъзаларын таң калдырды.

 

Яхшылыкта узыштылар
Бәйгегә Әгерҗедән, Иж-Бубый, Тирсә, Хор.Ключ, Чишмә авылларыннан 21 яшь кардәшебез килгән иде. Әле узган ел гына Ямурзада ачылган мәдрәсәдә гыйлем алучы балалар бәйгедә күзәтүче буларак катнаштылар. Алдагы елларда алар да бәйгечеләр булырлар, иншаллаһ.
Башка еллар белән чагыштырганда, катнашучылар азрак иде быел. Ә менә үз көчен сынарга килүчеләрнең Коръәнне зур теләк белән укырга өйрәнүләрен бәйге башланганчы ук аңлавы авыр булмады.
– Мин бик күп догалар беләм, аларны әнием Гүзәл өйрәтә. Икенче бәйгегә тагын да күбрәк өйрәнеп килермен, – диде бәйгенең тагын бер нәни катнашучысы, Иж-Бубыйдан 6 яшьлек Камил Сәләхиев. Жюри әгъзалары каршында ул үзе белгән сүрәне, әбиләр әйтмешли, “шаулатып“ укып бирде. 
Ә менә Тирсәдән 15 яшьлек Илнар Закиров күптән түгел Коръәнне гарәп алфавиты нигезендә  укый башлаган.
– Изге китаптан берничә сүрәне ятлаган идем инде. Ә менә хәзер мөгаллимәм Роза апа Корбанская ярдәме белән гарәпчә укый башладым. Коръәнне йөгерек һәм бөтен кагыйдәләренә туры китереп укырга өйрәнү – иң зур хыялым, – диде Илнар.
Хор.Ключтан Гүзәл Сәлимгәрәеваның алдагы елларда да мондый бәйгеләрдә катнашканы булган инде. Кырындыда узган бәйгедә җиңү дә яулады ул. Бу юлы да яшьтәшләре арасында I урынны алды. Гүзәл бүген Кичкетаң мәктәбенең 8 сыйныфында укый, бер үк вакытта Чаллының Ак мәчет мәдрәсәсендә дә белем ала. Ә бу бәйгегә әтисе Рифат, сеңлесе Исламия белән килгән.
–  Мине башлангыч дини гыйлемнәргә өйрәтүче – Кырынды мәчете мөгаллимәсе Рәйсә апа Кәримуллина. Ә Чаллы мәдрәсәсенә апам Миләүшә үрнәгендә укырга кердем. Җәйге, кышкы сессияләргә әтием йөртә. Үзем белгәннәрне сеңлем Исламиягә дә бик теләп өйрәтәм. Ә намазны бөтен гаиләбез белән бергә укыйбыз, – диде Гүзәл.                  
Башка дини чаралар кебек үк, бу бәйге дә  Коръән укудан башланып китте.
– Аллаһы Тәгалә Коръәндә “Яхшылыкта узышыгыз“ дип боера. Хезмәттә, спортта, төрле бәйгеләрдә ярышу – мөселманнар өчен бик күркәм. Шуңа Коръән укучылар бәйгесе дәвамлы булырга тиеш. Мондый чаралар аша үзебезгә алмашчылар әзерлибез, – диде район имам-мөхтәсибе хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт.
Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов бәйгене оештыручыларга зур рәхмәтен җиткерде һәм балаларга уңышлар теләде.
Аннан бәйге башланып китте. Балалар үз көчләрен төрле яшь төркемнәрендә сынадылар. Ә жюри әгъзалары бәя биргәндә аларның Коръәнне укыганда тәҗвид кагыйдәләрен куллануларын, көйләп укый белү-белмәүләрен, ничә сүрәне яттан сөйләүләрен исәпкә алдылар. Шулай ук киенү әдәбенә, үз-үзләрен тотышларына да игътибар бирделәр. Киенү дигәннән, күп кенә кызларның бәйгегә мөселман әдәбе буенча киенеп килмәүләре балларының кимүенә сәбәпче булгандыр. Алдагы елларда яшь мөселманнарыбыз Ислам әдәбе буенча киенеп килүне исләреннән чыгармасыннар иде. Бу  – үзе үк тәрбиялелек билгесе бит. 

Җиңүчеләр
7-10 яшьлекләр төркемендә Әгерҗедән Зөфәр Закирҗанов һәм Гөлсем Нуретдинова,  11-14 яшьлекләр арасында Хор.Ключтан Гүзәл Сәлимгәрәева һәм Чишмәдән Абделмәлик Корбанов, 15-17 яшьлекләр арасында Әгерҗедән Илсаф Зәйнуллин бәйге җиңүчеләре булдылар. Призлы урын алучылар намазлык, Коръән кебек дини бүләкләр алу бәхетенә ирештеләр. Һәр бәйгечегә дини китаплар бүләк ителде.
Чишмә авылында гомер кичерүче Ринат–Энҗе Корбановлар бәйгегә гаиләләре белән килгән иде. Алты бала тәрбияләүче бу гаиләне, чын мәгънәсендә, үрнәк дини гаилә дип атарга була. Бу бәйгедә катнашкан Абделмәлик, Җәннәт, Нуриман өчесе дә призлы урыннар яуладылар. Өч яшьлек Нуриманның аһәң белән Коръән укуын өлкән кардәшләребез дә сокланып тыңлады. Моңлы җырлаучы бала турында, гадәттә, “теле җырлап ачылган“, диләр. Ә бу баланың теле Коръән укып ачылгандыр, мөгаен.
Коръән укучылар бәйгесе күңелдә матур тәэсирләр калдырды. Алдагы елларда дин учагында тагын да күбрәк балаларны күрәсе иде. Мондый бәйгеләр – үзе бер яхшы тәрбия чарасы бит.   

agryz-rt.ru

Башка журналлар

Актанышта Рамазан бәйрәме үтте

Ураза гаетенең икенче көнендә – 6 июльдә Җәмигъ мәчете каршында районкүләм чара үтте быел...

11 июль 2016 ел 11:32

“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды...

24 июнь 2016 ел 14:30

Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен...

23 июнь 2016 ел 15:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана