Кукмарада "Мөселманнар җыены" кысаларында вәгазь кичәсе үткәрелде

07 апрель 2014 ел 11:01

3 апрельдә Кукмара Үзәк мәчетендә ай саен үткәрелә торган “Мөселманнар җыены” кысаларында чираттагы вәгазь кичәсе үткәрелде. Анда Казандагы “Ярдәм” мәчетеннән килгән Фәнис хәзрәт Мингәрәев чыгыш ясады.

   Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә билгеле булган “Ярдәм” мәчете  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үзенчәлекле рухи мохит тудыручы тернәкләндерү үзәге булып тора. 6 яшеннән якты дөньяны күрү мөмкинлегеннән мәхрүм булган Фәнис тә шушы үзәктә үзе шикелле күрмәүчеләр өчен остаз вазыйфаларын үти, аларны Брайль системасы буенча гарәпчә Коръән укырга өйрәтә, шулай ук компьютер белән эш итү алымнарын да үзләштерергә ярдәм итә.

   Кукмарада сөйләнгән “Күңел күзе” дип аталган вәгазьне күпсанлы тыңлаучылар бик җылы кабул иттеләр (мәчетнең икенче катындагы зур залында, кем әйтмешли, алма төшәрлек тә урын юк иде). Тормыштан алынган хикәяләр, гыйбрәтле хәлләр белән баетылган, Коръән аятьләре һәм мөбарәк хәдисләр илә тулыландырылган әлеге вәгазь күпләргә тормышка яңача карарга, Аллаһ бүләк иткән нигъмәтләрнең кадерен аңлый башларга  ярдәм иткәндер.

   Шәһәрдә туып  үскән егет булуына карамастан, Фәнис үз туган телен бик яхшы белә. Аның төпле дини белемгә ия булуы да игътибарга лаек. Ул Казан ислам көллиятенең көндезге, “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсенең кичке бүлеген тәмамлаган, хәзер исә Россия ислам университетында читтән торып уку бүлегенең 4 курсында белем ала. Кукмаралыларны кунакның әдәпле, зирәк,аралашучан булуы, бернигә дә карамый күңел төшенкелегенә бирешмәве дә сокландырды.

   Мөхтәсибәт үтенече буенча, Фәнис хәзрәт икенче көнне Кукмара Үзәк мәчетендә җомга намазына килүчеләр алдында да тәкъдир темасына багышланган тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде.

   Алдагы тормышында да аңа ислам динебезне ныгыту юлында армый-талмый хезмәт итәргә, хакыйкатьне таба алмый йөрүче кешеләргә гыйбрәтле нәсыйхәтләрен җиткереп торырга язсын, гамәл-гыйбадәте кабул булып, бакыйлыкта яп-якты, нурлы Фирдәвес җәннәте матурлыгы белән хозурланырга насыйп әйләсен.

Ришат Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире.

Башка журналлар

Актанышта Рамазан бәйрәме үтте

Ураза гаетенең икенче көнендә – 6 июльдә Җәмигъ мәчете каршында районкүләм чара үтте быел...

11 июль 2016 ел 11:32

“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды...

24 июнь 2016 ел 14:30

Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен...

23 июнь 2016 ел 15:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана