Ташкентта татар шамаилләре күргәзмәсе ачылды

18 декабрь 2013 ел 09:54

17 декабрьдә Ташкентның «Заркайнар» милли сәнгать үзәгендә «XIX — XX гасырларда татар шамаиле. Сүз һәм сурәт» исемле күргәзмә ачылды.

Күргәзмә Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм итү һәм үстерү фонды  (Фонд поддержки и развития научных и культурных программ им.Ш.Марджани) тарафыннан әзерләнде. Аны оештыруга РФ нең Үзбәкстандагы илчелеге һәм Россотрудничество бүлекчәсе зур булышлык күрсәтте.

Күргәзмәгә Ш.Мәрҗани фондында сакланучы 51 шамаил куелган. Шамаил сәнгате татарлар арасында нык таралган булган, Ташкентка алып киленгән җыелмада бу сәнгатьнең төрле юнәлешләрен һәм формаларын күрсәтүче әсәрләр тупланган.

Күргәзмәне РФ нең Үзбәкстандагы илчесе Владимир Турденев ачып җибәрде. Ш.Мәрҗани фонды рәисе Рөстәм Сөләйманов оешмалары белән таныштырып китте, башкарылган эшләре турында сөйләде, аеруча әлеге проектка тукталды. Күргәзмә Ташкентта 18-27 декабрьдә эшләячәк, соңыннан аны Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан тамашачылары да күрә алачак. Мондый төр күргәзмә Үзәк Азия илләрендә беренче мәртәбә үткәрелә.

Ачылыш тантанасына дипломатлар, шул исәптән Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы даими вәкиллектән килгәннәр, сәнгатькәрләр, рәссамнар, Ташкентның татар мәдәни үзәге һәм татар яшьләре оешмаларыннан вәкилләр җыелган иде.

Әлфия Миңнуллина, http://tatar-congress.org

Башка журналлар

KAZANSUMMIT: Мөселман булмаганнар да хәләл продукциягә өстенлек бирә

“Хәләл” сүзен без күп очракта азык-төлеккә карата гына кулланабыз. Әмма соңгы елларда хәләл...

20 май 2016 ел 12:55

Татарстан мөфтие ветераннар белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. “Туган...

10 май 2016 ел 11:15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана