Хөрмәтле мөгаллимнәр - хезмәттәшләребез! Сезнең күбегез, уку йортына нигез салынган еллардан бирле, биредә хезмәт итә. Сез мөселман интеллигенциясенең яңа буынын формалаштыруга, укымышлы, белемле шәкертләр әзерләүгә, ислам динен таратуга зур өлешегезне кертәсез. Хезмәтегез, тырышлыгыгыз алдында баш иябез һәм сезнең барыгызга да күтәренке рух, сәламәтлек, иминлек, мул тормыш һәм чиксез бәхет телибез. Якыннарыгызның җан җылысын тоеп, һәр көнгә шатланып-куанып, тормыштан ямь табып яшәргә һәм иң мөһиме – бергәләп Ислам уку йортын яңа дәрәҗәләргә күтәрергә насыйп булсын!
Ислам уку йортым минем
Аллаһ сүзе – Коръән моңы
Һәр тарафтан ишетелә.
Моңга тартыл, кагыл, шәкерт,
Уку йортым ишегенә.
Бусаганы атлау белән,
Күңленә нур, сафлык иңәр.
Кочып алган кебек булыр
Фәрештәләр сине иңнән.
Һәр бүлмәдә китап тотып
Укымышлы остаз көтәр
Ислам уку йорты сине
Белемле, зыялы итәр.
Әбү Хәнифә мәзһәбен
Биеклеккә күтәрерсең.
Күңелеңне изгелеккә,
Игелеккә юнәлтерсең.
Бар дөньяга иң хак динне -
Ислам динен таратырсың.
Изге Коръән сүрәләрен,
Хәдисләрне аңлатырсың.
Ислам уку йортым минем,
Каерып ач ишегеңне!
Һәр шәкертең кадерләсен
Уку йортым – бишегемне...
Уку йортының юбилее белән кайнар котлап, уку-укыту бүлеге хезмәткәрләре исеменнән Нәзирә Гыйззәтуллина
P.S. Кеше Ана телендә генә күңелендәге иң изге хисләрен җиткерә аладыр, мөгаен... Шуңа котлавым да татарча.