Түбән Якый авылында яңа мәчет ачылды

17 октябрь 2013 ел 13:53

Халык соравы буенча, мәчете юк авылларда мөселман гыйбадәтханәләре төзү районыбызда күркәм гадәткә әверелде.Түбән Якыйда яңа мәчет ачылу авыл халкы өчен Корбан гаетенә зур бүләк булды.

– Кыска вакыт эчендә, ел ярым дигәндә, җирле үзидарә органнары, депутатлар, халыкның уртак көче белән биредә мәчет бинасы калкып чыкты. Эшләгән изгелекләре аларга меңе белән кайтсын, – дип теләде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм имам-хатыйб Сәхипҗан Шакировка истәлекле бүләк – алтын төсендәге җепләр белән Коръән аятьләре чигелгән зур шәмаил тапшырды.

– Яңа мәчет ачу тантанасының барлык мөселман халкы өчен изге саналган җомга көнендә узуы аеруча куанычлы. Ул һәрвакыт тулы булсын иде, яше дә, карты да шушында килеп, җомга хөтбәләре тыңласын, намазлар укысын, динен өйрәнеп, Коръән аятьләре тыңлап Аллаһка якынайсын, күңел тынычлыгына ирешсен иде, – дип теләде Азнакай имам-мөхтәсибе Әмирҗан Якупов. Ул Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның котлау сүзләрен җиткерде, халыкларның, төрле дин вәкилләренең тату яшәүләрен, илебез, республикабыз, районыбызга бәрәкәт сорап дога кылды.

Рәхмәт сүзе белән Яр Чаллыдан килгән Ягъфәр Гарипов үз чыгышында авылдашларын бәйрәм белән котлап, тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, мул тормыш теләде.

Түбән Якый авылы халкы озак вакыт мәчетсез яшәгән. Яңа гыйбадәтханә исә авылның үзәгендә зур булмаган бер калкулыкта урнашкан.

Төзү һәм төзекләндерү эшләре белән Сәмигулла Шәйдуллин таныштырды. Бу изге эшнең һәр этабын ул яхшы белә, чөнки баштан алып ахыргача мәчет төзүне Сәмигулла абый җитәкләде. Имам-хатыйб Сәхипҗан Шакиров гыйбадәтханә төзергә булышкан һәркемнең исемен атады.

Авылдашларының бәхетен уртаклашырга Бөгелмәдән мәртәбәле кунак – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевнең әнисе Тәслимә апа кайткан.

Мәчет ачылу символы – яшел тасманы Марсель Шәйдуллин, Сәхипҗан Шакиров һәм Сәмигулла Шәйдуллин кистеләр. Авыл халкы һәм кунаклар түргә узып, намаз укыдылар.

Борынгы заманнарда сәүдәгәрләр, юлларында манаралы авыл күрсә, анда керми калмаганнар. Мәчетле авылда хәлле, бай кешеләр яши, ә сәүдә, һичшиксез, керем китерәчәк дип саналган. Түбән Якыйда салынган яңа мәчет тә авылның яңарыш символы булыр дип ышанып калабыз.

Айгөл ШӘРИПОВА, aznakaevo-rt.ru

Башка журналлар

KAZANSUMMIT: Мөселман булмаганнар да хәләл продукциягә өстенлек бирә

“Хәләл” сүзен без күп очракта азык-төлеккә карата гына кулланабыз. Әмма соңгы елларда хәләл...

20 май 2016 ел 12:55

Татарстан мөфтие ветераннар белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. “Туган...

10 май 2016 ел 11:15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана