Гасыр мулласы - Габделхак хәзрәт Саматов

11 октябрь 2013 ел 16:30

Динебезгә, татар милләтенә зур афәтләр, һәлакәтләр китергән алласызлык дәвере, ниһаять, төгәлләнеп килә. Авыр вакытларда да халкыбызда динне сакларга омтылучы ихлас диндарлар табылды. Төрле кысуларга, янауларга да карамастан, алар халыкны ислам дине белән таныштырды, иман нурын таратты. Шул фидакарьләр арасында Габделхак хәзрәт Саматов та бар. Исеме дә, фамилиясе дә җисеменә туры килгән ләбаса. “Габдел” сүзе гарәпчәдән Аллаһ колы, Аллаһ бәндәсе, “Хак” – чын, хак, дөреслек мәгьнәләрен аңлата. “Самат” – мәңге яшәүче зат. Башлык дигән мәгънәгә туры килә. Кыйбланы алыштырмыйча, шушы исемнәргә лаек булып яшәү Саматовлар гаиләсендә исламның әһәмиятле урында булуына ачык дәлил.

Габделхак хәзрәт Саматовка дин әһеле буларак Татарстанда һәм төрле төбәкләрдә диннең күтәрелеп китүе өчен шактый гамәлләр кылырга язган. Ул авыр елларда да күпме кешене иманлы, кыйблалы итеп, халкыбызның рухый мирасын сакларга тырышты. Югарыдан кисәтүләргә карамастан, күп мәшәкатьләр белән Үзбәкстанның Бохара шәһәрендәге “Мир-Араб” мәдрәсәсендә дини гыйлем ала алды. 1980 нче елда аны Казанның Мәрҗани мәчетенә имам итеп куйдылар.

Ул галим, имам-хатыйб, казый, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен оештыручы һәм аның беренче директоры, мөгаллиме һәм тәрбиячесе дә әле. Ислам диненә, милли тарихка кагылышлы, шәригать хөкемнәре буенча күп төрле сорауларга җитди җаваплар тупланган китапларның авторы да ул иде. Дин, милләт, халык өчен көрәшкә һәрчак әзер иде. Әмма хәзрәтебез Татарстанда баш мөхтәсибәтнең идарә башлыгы вазыйфаларын үтәгән чакта халыкларны сабырлыкка, тынычлыкка чакырды, беркайчан да сәяси сугыш-талашларда катнашмады, һәрвакыт төрле каршылык һөҗүмнәренә сабырлык белән җавап бирде. Татарстанда аерым яшәп килгән диния нәзарәтләре берләшкәч, халык имамнары Габделхак хәзрәтне берләшкән Диния нәзарәтенә Баш казый итеп сайлап куйды.

Татарстанның Баш казые вазыйфасын үтәгәндә, Габделхак хәзрәт “Баш казый хөкемнәре” дигән дини аңлатмалар әзерләде. Ул текстлар югары сыйфатлы илаһият казанышлары булып тора. Остазыбыз гаҗәеп китаплар язып калдырды. “Сорау-җавап” китабын карагыз сез, гади халык, дин белән кызыксыну һәркем аңларлык итеп бирелгән андагы җаваплар. Ә “Шәригать” дигән өч томлык китабы халкыбызга нинди зур белем хәзинәсе булып иреште. “Милләтебездә ислам дине” китабы милләтебезнең ислам динен кабул иткәннән башлап бүгенге көнгә кадәр булган дин әһелләрен барлап язган искиткеч бай мәгълүматлы тарихый яктан бәһасез хезмәт. Хәзрәтнең  ислам  динебез кушканча яшәргә теләүчеләргә кушыла торган исемнәр хакындагы китабы һәм башка китаплары да киләчәк буыннарга өстәл китабы булырлык хәзинә. “Дөреслектә галимнәр пәйгамбәрләрнең варислары һәм галимнәр мирас итеп дирһәм дә, динар да калдырмыйлар, ә гыйлемне мирас итеп калдыралар”, – диелә бит хәдистә дә.

Габделхак хәзрәтнең иң соклангыч сыйфатлары – аның түбәнчелекле, ләкин батыр булуы. Аллаһ диненә мәхәббәте шулкадәр көчле, Коръәни-Кәримне бик олылый иде. Мәҗлесләрдә сәгатьләр буе вәгазь сөйли, халык аны тыңлап туймый иде. Ул гомере буе халыкта Аллаһка, Аллаһның хак илчесенә, динебезгә мәхәббәт тәрбияләде.

Мәшһүр шәхес Габделхак хәзрәт Саматов безгә үзеннән соң зур мирас калдырды. Сүзем Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә турында.

Габделхак хәзрәт Саматов 1990 нчы елда Чистай шәһәрендә мәдрәсә ачуга ирешә. Чистайда бер ел укыткач, мәдрәсәнең башкалабызда булуын теләп, үзенең шәкертләре белән Казанга күчә. Мәдрәсә ”Кабан арты” мәчетендә урнаша һәм шулай итеп, 1991-1992 нче уку елы Казанда башланып китә... Ә инде 1998 нче елда мәдрәсә Яңа татар бистәсендәге Ал мәчет бинасына күчә һәм 1998-1999 нчы уку елын ошбу мәчеттә башлап җибәрә һәм бүген дә шул урында эшләвен дәвам итә. Моны  хөрмәтле Габделхак хәзрәтебезнең батырлыгы дими ни дисең?!

Күренекле дин галиме, энциклопедист, мәгърифәтче Шиһабеддин Мәрҗани үзенең “Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” дигән китабында ислам тәгълиматының әһәмияте турында болай ди:

         “Гыйлем һәм мәгърифәт белән шөгыльләнү, акыл белемен һәм камиллекне өйрәнү һәр сәламәт акыл, аек аң каршында, һичшиксез, кирәкле сыйфат, ә бу өлкәдә тырышлык һәм бер-беренә киң ярдәм күрсәтү, берсүзсез, күркәм эш. Зирәк шәхесләр һәм акыл ияләре карашынча, хаклыгы ачык гыйлем – ул иң кадерле сыйфатларның берсе, камиллекнең иң мактаулысы, ә гыйлем өйрәнү – рәхәтлекнең һәм бәхетнең иң югары дәрәҗәсе икәнлеге ачык”.

...Бу сүзләр, әйтерсең лә, остазыбыз, мәгърифәтче, галим, сәясәтче Габделхак хәзрәт Саматовны күздә тотып язылган.

Ибраһим хәзрәт ШАМИЛОВ,

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллиме,

кичке уку бүлеге җитәкчесе

Башка журналлар

Актанышта Рамазан бәйрәме үтте

Ураза гаетенең икенче көнендә – 6 июльдә Җәмигъ мәчете каршында районкүләм чара үтте быел...

11 июль 2016 ел 11:32

“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды...

24 июнь 2016 ел 14:30

Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен...

23 июнь 2016 ел 15:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана